МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
Год основания учреждения: | 1929 |
У нас учатся: | 41, из них иностранных граждан -1 Бездә укыйлар: 41 укучы |
У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Урок мужества – «Афганистан – незаживающая рана» 15.02.2025
В школе прошли уроки мужества, посвященные выводу советских войск из Афганистана: «Афганистан – незаживающая рана», с целью сохранения исторической памяти о подвиге солдат и офицеров, воспитания молодого поколения в духе патриотизма и любви к Родине. 15 февраля – День памяти о россиянах, исполнявших служебный долг за пределами Отечества. Именно в этот день, 36 лет назад, последняя колонна советских войск покинула территорию Афганистана. На уроке памяти присутствующие познакомились с историей Афганской войны, узнали о причинах начала никем необъявленной Афганской войны и ее продолжительности, о невосполнимых потерях советских войск, о наших земляках, которым судьба предначертала жестокую участь – сгореть в огне чужой войны и которым уже никогда не суждено переступить порог родного дома.
-
Муса Җәлил иҗаты - мәңгелек 15.02.2025
Мәмсә мәктәбендә герой - шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган әдәби- музыкаль кичә үткәрелде. Презентация буенча шагыйрьнең тормыш юлы, иҗатына күзәтү ясалды. Шигырьләре сөйләнде, аның сүзләренә язылган җырлар җырланды.Муса Җәлил шигырьләренә укучылар ясап килгән рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды. Муса Җәлил иҗаты - мәңгелек. Безнең аны онытырга хакыбыз юк.
-
Муса Җәлилгә- 119 яшь 15.02.2025
15 февраль, герой шагыйрь - Муса Җәлилнең туган көне. Моннан 119 ел элек татар халкын бөтен дөньяга танытачак татар малае дөньяга килә. Ул бары 38 ел гына яшәсә дә, үлгәннән соң да үлмәслек итеп яши белде. М. Җәлил исеме һәр татар кешесенә, һәр мәктәп баласына яхшы таныш. Ул халык йөрәгендә Ватанга тугрылык, үлемсезлек, батырлык һәм каһарманлык символына әверелде. Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты. М. Җәлилнең исеме бөтен планетабызга билгеле.
-
Выставка «15 февраля день вывода Советских войск с Афганистана» 15.02.2025
15 февраля – день вывода советских войск из Афганистана, день памяти воинов - интернационалистов. Много бед и страданий принесли нашему народу эти девять лет сражений в чужом краю. Афганистан стал для многих рубежом, разделившим их жизнь на две половины, до и после. На афганской земле, каждый солдат честно выполнил свой долг, был верен присяге, в ожесточенных боях проявил стойкость и мужество, прославился несгибаемым боевым духом и храбростью.
К этой дате в школьной библиотеке оформили тематическо-информационную выставку. Особое внимание уделено нашим землякам, воевавшим в Афганистане. Наши воины с честью и достоинством выполнили долг перед Отечеством, которому давали присягу, и мы должны помнить о них.
Афганистан – незаживающая рана… Память о нём не должна оборваться, её нужно передавать из поколения в поколение. В Афганской войне наша страна потеряла 15 тысяч солдат и офицеров. Эта боль легла рубцом на сердце. Эта память – ещё одна горькая страничка в истории нашей страны. Будем помнить всегда… -
“Халкым уеннары – күңелем түрендә” 14.02.2025
Туган илгә,милли йолаларыбызга,халык уеннарына карата кызыксыну һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан укучыларны халык уеннары, аларның үзенчәлекләре белән таныштыру үткәрелде.
-
Патриотик айлык дәвам итә 14.02.2025
Мәктәбебезнең “Юнармия” отряды членнары Әфган сугышында катнашкан Валиев В.В.нен каберен кардан арындырдылар.
Члены Юнармейского отряда школы очистили от снега могилу участника Афганской войны Валеева В.В.
-
Инглиз теле атналыгы 14.02.2025
Инглиз теле атналыгы кысаларында Хуҗиева А.Н. 6нчы класста ачык дәрес үткәрде.
-
Әфганчылар белән очрашу “Әфганстан-йөрәк ярасы” 14.02.2025
1989 елның 15 феврале илебез тарихына мәңгелеккә кереп калды. Бу көнне совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарылды. Бу әфганчы ир-егетләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу, аларның якыннарының хәлен белү көне булып тарихка кереп калды. Әфган бәрелешләрендә газиз улларын югалтып, күпме аналар канлы күз яшьләре түктеләр. Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 36 ел тулу уңаеннан мәктәптә әфганчы егетләр белән очрашу уздырылды. Алар үзләренең солдат хезмәте турында сөйләделәр.Безнең мәктәп укучылары: яшьармиячеләр, җиңү волонтерлары, алдынгылар хәрәкәте, укучылар әфганчы якташларын бәйрәм белән котладылар.
Сугыш хәрәкәте ветераннарына, сугышчы интернационалистларга, Ватанны саклаучыларга батырлыклары өчен рәхмәт. Сезгә чын куңелдән сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм тыныч тормыш телибез! -
Күренекле галим, укытучы, педагог һәм әдип Каюм Насыйриның тууына 200 ел ( 1825 - 1902) 14.02.2025
Мәгърифәтче, тарихчы,этнограф,тел галиме, һәм язучы, әдип, педагог Каюм (Габделкаюм ) Габденнасыйр улы Насыйри 1825 елның 14 февралендә элеккеге Казан губернасы Олы Шырдан (Яшел Үзән) авылында мулла гаиләсендә туа.Башлангыч белемне әтисеннән ала."Касыймия" мәдрәсәсендә укый.Казан дәүләт университетына ирекле тыңлаучы буларак лекцияләргә йөри, үзлегеннән укый, аерым галимнәрдән белем ала.1855-1872 елларда ул Казан руханилар училищесында һәм Казан руханилар семинариясендә татар теле укыта.1871 елда Казанда үз мәктәбен оештыра.1879 елдан иҗади һәм фәнни эш белән шөгыльләнә.40 еллык иҗади эшчәнлеге чорында (1859-1899) барысы 37 исемдә әсәр яза, 30 календарь төзи . Басылган китаплары 4 мең, календарьлары 1200- 5200 биткә җыела.Китап һәм календарьларының басма саны 100 гә тула , күләме 350 басма табактан арта.Аның хезмәтләрен рус галимнәре профессор Григорьев, Смирнов, Соловьев. Готвальд, татарлардан М.Гайнуллин, Х.Мәхмүтов,М.Гайнетдинов өйрәнгән, зур-зур мәкаләләр язганнар. Каюм Насыйри халкыбызда горурлык хисе уятучы шәхес.
-
"Әфган сугышчылары арасында - минем якташларым" 13.02.2025
Мәмсә мәктәбендә "Әфган сугышчылары арасында - минем якташларым" дигән исем астына әфганчы- сугышчыларны искә алу сәгате үткәрелде.Укучыларга Әфган сугышы турында видео күрсәтелде.9 ел 51көнгә сузылган бу сугыш безнең халык өчен 15меңгә якын кургаш табут, 50мең яралы, 312мең хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайтуы турында сөйләнде."Безнең якташларыбыз - әфганчылар" турында презентация күрсәтелде. Әфганстанның шомлы җилләре Мәмсә авылын да урап үтмәгән. Безнең авылдан дүрт егеткә - Сәмигуллин Рафил Габделбәр улы, Гайфиев Радик Рафаэль улы, Шәрифҗанов Рифкать Равил улы, Вәлиев Вәис Вәдүт улына( мәрхүм) дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып, ут астына керергә туры килә. Хәрби хезмәтләрен Әфганстанда үткән бу солдатларга туган авылыбызга исән- сау әйләнеп кайтырга насыйп була. Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын, яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен иде дигән теләктә, без Әфганстан сугышында һәлак булган һәм кайтып үлгән әфганчы- сугышчыларны 1минутлык тынлык белән искә алдык. Аларның исеме, онытылмас батырлыклары, якты маяк булып, буыннардан буыннарга күчсен!