Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
Год основания учреждения: | 2003 |
У нас учатся: | 28 |
У нас учат: | 12 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
“Татарча диктант” акциясе 08.11.2024
Бүген мәктәбебездә укытучылар, укучылар, техник хезмәткәрләр, “Карлыгач” балалар бакчасы хезмәткәрләре “Татарча диктант” акциясенә катнаштылар. Әлеге акция туган телгә игътибарны җәлеп итү, татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, ана телендә сөйләшүчеләрне арттыру максатыннан оештырыла. Быел диктант тексты Шәриф Камалның “Матур туганда” әсәреннән алынган иде.
-
Начало 2 четверти! 07.11.2024
Вот и закончились осенние каникулы. Поздравляем Вас с началом второй четверти! Желаем коллегам - творческих успехов; родителям - терпенья; ученикам - хороших отметок и прочных знаний.
Начинается 2 четверть. Мы рады видеть Вас, отдохнувшими и полными решимости окончить самую короткую учебную четверть отлично!
Дорогие ребята и учителя! Желаем всем творческих успехов, оптимизма, побед! Творите, дерзайте. ПОБЕЖДАЙТЕ!!!
Побольше солнечных дней, всем крепкого здоровья и отличного настроения! -
01.11.2024
Якташ язучыбыз, күренекле галим Мөхәммәт Мәһдиевнең 95 яшьлек юбилее якынлаша. Шул уңайдан мәктәбебездә бу күркәм чарага әзерлек эшләре башланды.
-
29.10.2024
Мәктәбебездә көз темасына рәсем һәм класслар арасында кул эшләнмәләре конкурслары булып узды. Әлеге конкурсларда укучылар бик теләп катнашты. Балаларның эшләре бик эчтәлекле, уңышлы һәм уйланылып эшләнгән иде.
-
Көзге уңыш бәйрәме 28.10.2024
26 нчы октябрь көнне мәктәптә көзге уңыш бәйрәме узды. Укучылар концерт номерлары, кызыклы уеннар әзерләде. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Туган телем сагында 24.10.2024
“Туган телем сагында” акциясе кысаларында бүген 6 нчы сыйныф укучылары белән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Кәримова Л.Г. “Туган телем” дигән темага әңгәмә үткәрде. Максаты: төрле чорда иҗат итүче шагыйрьләрнең туган телгә багышланган шигырьләрен тирәнтен өйрәнү. Укучылар әңгәмә барышында татар шагыйрьләренең туган телгә багышланган шигырьләрен укыдылар, шигырьләрдә чагылган уй-фикерләрне аңлаттылар. Балалар туган телеңне белү, ярату ул үз халкыңны, туган илеңне ярату, хөрмәтләү икәнлеген аңладылар.
-
Районный фестиваль-конкурс английской песни “We are the world” 24.10.2024
23 октября в МБОУ “Многопрофильный лицей им. Г.Курсави” прошел районный фестиваль-конкурс английской песни “We are the world”. В нем принял активное участие творческий коллектив нашей школы под руководством учителя английского языка Нигаметзяновой Г.Г. и был награждён грамотой за 3 место. Выражаем благодарность участникам конкурса и желаем дальнейших успехов!
-
"Йөзгә бер” уены 23.10.2024
Бүген мәктәбебездә юл йөрү кагыйдәләре буенча “Йөзгә бер” дип аталган чара үткәрелде. Әлеге чарада Арча районы юл хәрәкәте иминлеге буенча профилактика бүлеге җитәкчесе Мөхәммәтҗанова Энҗе Газиз кызы, әти-әниләр һәм укучылар катнашты. “ЮИД” һәм “Светофор” командалары үзара көчләрен сынаштылар, юл йөрү кагыйдәләре буенча сорауларга җавап бирделәр. Әлеге ярышта “Светофор” командасы җиңү яулады. Энҗе Газиз кызы катнашучыларга изге теләкләрен җиткерде һәм бүләкләр тапшырды.
-
22.10.2024
Татарстанның Арча районы «Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы” хезмәткәрләре мәктәбебездә укучылар өчен агачтан эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Агач белән эшләү бик файдалы, ул иҗади күнекмәләрне дә, кулларның мотор осталыгын да үстерә. Кул эшенең үз энергетикасы бар. Агач эшләнмәләренең бигрәк тә. Бу бит тере организм – аңа кул җылысы да өстәлсә, күз явын алырлык кирәк-яраклар барлыкка килә. -
Һөнәри бәйрәмегез котлы булсын, пешекчеләр! 21.10.2024
Тәмле ашарга барыбыз да яратабыз. Ә менә телләреңне йотарлык итеп ашарга әзерли белү... монысы инде һәркемнең уңганлыгына, тырышлыгына бәйле. Әнә шул осталыкка яхшы кәеф, күңел җылысын да өстәгән пешекчеләр әзерләгән ризыкны ашаган саен ашыйсы килә. Мәктәбебез ашханәсендә дистә елдан артык пешекче булып эшләүче Шәфыйкова Гөлүсә Гәрәй кызына әлеге билгеләмә бик туры килеп тора. Мәгариф системасына керткән өлеше һәм күпъеллык хезмәте өчен, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, Гөлүсә Гәрәй кызы Арча районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Мөхәмәдияров Рамил Данил улы һәм Арча мәгариф идарәсенең башлангыч профсоюз оешмасы тарафыннан Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Барлык пешекчеләрне 20 октябрьдә билгеләнүче һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез! Сезнең һәрберегезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телибез. Ил-көнегез тыныч, барыр юлларыгыз киң, туар таңнарыгыз имин, йортларыгызда иминлек, гаиләләрегездә тынычлык, муллык булсын!