Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
Год основания учреждения: | 2003 |
У нас учатся: | 28 |
У нас учат: | 12 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
Укытучылар бәйрәме 03.10.2024
Көз матур бәйрәмнәргә бик бай. Шуларның иң күңелдә кала торганы - укытучылар көне. Бүген районыбызда укытучыларыбызны зурлап бәйрәм чарасы үткәрелде. Анда директорыбыз Шәүкәт Җәүдәтович җитәкчелегендә безнең мәктәбебез укытучылары да катнашты. Күп еллар, мәктәбебездә эшләүче, укучыларга белем бирүдә, төрле конкурсларда, спорт ярышларында бөтен көчен куйган рус теле һәм әдәбияты укытучысы Каримова Лилия Госман кызын шушы бәйрәмдә котлаулары бик шатлыклы вакыйга булды. Лилия ханымга районыбыз җитәкчесенең мактау кәгазе тапшырылды. Шушы җиңүе белән аны котлыйбыз, алда һаман да уңышлар елмайсын! Барлык укытучыларны да бәйрәм белән котлыйбыз!
-
Өлкәннәрнәр – безнең тормышны бизәүчеләр. 02.10.2024
Өлкәннәр көне көз фасылына туры килүе очраклы түгел. Алтын көзге чорда без бөтен көчен һәм белемен халкына багышлаган, яшь буынга якты тормыш бүләк иткән кешеләрне хөрмәтлибез.
Бәйрәм тарихы узган гасырга барып тоташа. Башта Өлкәннәр көнен – Европада, аннары – Америкада, ә 80 нче еллар ахырында бөтен дөньяда билгеләп үтә башлыйлар. Ләкин бәйрәмгә нигез салучы ил булып Япония санала. 5 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары әбиләренең һәм бабайларының тормыш юлларын өйрәнеп, “Безнең әбиләр һәм бабайлар” темасына инша яздылар.
Ләкин әби-бабаларыбыз, гомерләренең «көмеш» чорына кергән апа-абыйларыбыз бәйрәм көнне генә түгел, ә һәрвакыт игътибарга, яратуга, назга мохтаҗ. Аларга рәхмәт белдереп, хөрмәт күрсәтик! -
1 октябрь – Өлкәннәр көне! 01.10.2024
Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. 1990 нчы елның 14 декабрендә 1 нче октябрь “Өлкәннәр көне” итеп игълан ителә. Иң беренче бу бәйрәмне Европада, аннан Америкада, ә инде 80 нче елның ахырында бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар. Әби-бабайлы кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала белә.Алар булмаса, өйдә, гомумән, тормышта ямь калмас иде. Аларны рәнҗетү, берүзләрен ялгыз калдырып китү, алар белән дорфа мөгамәләдә булу зур гөнаһ булыр иде. Әби-бабаларыбызны хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк.
Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, хезмәт юлын лаеклы узган ветераннарыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Безнең халыкта элек–электән өлкәннәргә хөрмәт һәм ярдәм итү изге эш дип саналган. Тәрбия эшендә дә без моны үзебезнең максатыбыз һәм бурычыбыз итеп саныйбыз. Бүген мәктәбебез укытучылары һәм укучылары өлкәннәребез белән аралашып, аларның хәлләрен белделәр. Укучыларыбыз үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. -
30.09.2024
Мәктәбебез укучылары спорт белән актив шөгыльләнә, район һәм мәктәп күләмендә үткәрелгән ярышларда да еш кына алдынгылыкны яулый. Үсеп килүче яшь буынның физик сәламәтлеген яхшырту - мәктәбебезнең төп бурычларының берсе булып тора. Бүгенге көндә 8 нче сыйныф укучыбыз Актаныш районында уздырылган Татарстан Республикасының беренче президенты, Россия Федерациясе хезмәт герое Минтимер Шәрип улы Шәймиев кубогына яшүсмерләр арасында төбәкара милли көрәш бәйгесендә катнашты. Аны котлыйбыз.
-
“Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?” 28.09.2024
Бүген башлангыч классларда “Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?” дип аталган класс сәгате үткәрелде. Әңгәмәнең максаты-балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү. Класс җитәкчесе укучыларга юлларда, җәяүлеләр кичүләрендә һәм җәмәгать транспортында үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында сөйләде һәм велосипедта йөрү кагыйдәләре белән таныштырды. Велосипедчы-юл хәрәкәте катнашучысы, ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиеш.
-
26.09.2024
Авыл мәктәбе шартларында экологик белем һәм тәрбия бирүнең максатчан, теоретик белемнәрнең практик кулланылыш белән нык бәйләнгән формасын оештыру мөмкинлекләре бар. Безнең Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә укучыларның җәйге чорда мәктәп яны тәҗрибә мәйданчыгында практика узуларына элек-электән зур игътибар бирелә. Биредә укучылар уку елы дәвамында алган теоретик белемнәрен практикада кулланырга өйрәнәләр, авыл хуҗалыгы белгечлекләре буенча үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап, бергәләшеп күмәк эшчәнлекнең нәтиҗәсен күреп хезмәт тәрбиясе алалар. Хәзерге вакытта бакчаны чистартып, көзге культураларны утырту эшләре башкарыла.
-
Көзге кросс 25.09.2024
Мәгариф оешмалары профсоюз членнары арасында көзге кросс узды. Әлеге ярышларда мәктәбебез укытучылары да актив катнашты. Кроссның максаты – спортка җәлеп итү һәм сәламәт рәвешен пропагандалау. Катнашучыларның барысына да рәхмәтебезне белдерәбез һәм алга таба уңышлар телибез!
-
23.09.2024
Атнаның дүшәмбе көнендә, 2024 елның 23 сентябрендә, безнең мәктәптә бу уку елында дүртенче «мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дәресе узды, ул «Бөртек юлы»исемен алды. Ашлыкның чәчүдән икмәк пешерүгә кадәрге юлы-бик күп кешеләрнең хезмәтен үз эченә алган катлаулы процесс. Кечкенә генә ипи кисәгендә күп кешеләрнең зур хезмәте ята. Шуңа күрә икмәкнең кадерен белергә, халыкның икмәк белән бәйле гореф-гадәтләренә хөрмәт күрсәтергә кирәк. Укучылар бөртекле культуралар һәм Россиянең төп төбәкләре - игенлекләр турында гына түгел, ә төрле культураларның килеп чыгышы, шулай ук ашлык җитештерүнең этаплары: чәчү, тәрбияләп үстерү, өлгергән уңышны җыеп алу, эшкәртү, саклау турында да белделәр. Укучылар төбәкләрендә нинди продуктлар җитештерелүе, шулай ук илнең социаль-икътисадый өлкәсе өчен аларның әһәмияте турында да мәгълүмат алдылар.
-
Туристларыбыз экскурсиядә 21.09.2024
Ел фасылының иң матур чоры - алтын көз җитте. Бар дөнья сихри матурлыкка күмелде. Шундый матур көннәрдә табигатькә чыгасы, аның матурлыгына сокланасы килә. Менә бүген Арча укучылар сараеның, мәктәбебездә эшләп килүче туризм түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар, укытучылары Нәбиуллин Разил Расип улы белән көзге табигатькә экскурсиягә чыктылар, тирә-юньдәге үзгәрешләрне күзәттеләр, әңгәмә үткәрделәр, кызыклы уеннар уйнадылар. Беренче тукталышны яшь туристларыбыз Г.Камал музеенда үткәрделәр. Музейдан чыгып юлларын дәвам иткәндә Г.Камал исемен йөртүче Сикертән төп мәктәбе укучылары үзләрендә тагын да күп горурлык хисе тойды. Сикертән сабантуй мәйданында төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Юлларын Гөберчәк авылында урнашкан М.Мәһдиев музеена дәвам иттеләр. Музейда Казан шәһәреннән кунакка килгән шагыйрьләр белән дә очраштылар. Экскурсия бик файдалы һәм мавыктыргыч булды. Сәяхәт укучыларга бик ошады.
-
Татарстанның табигый тарих музеена экскурсия. 20.09.2024
9 нчы класс укучылары Пушкин картасы буенча Казанга Татарстанның табигый тарих музеена һәм эрмитажга экскурсиягә бардылар. Экскурсовод укучыларга тарихи чорлар турында җентекләп сөйләде һәм укучылар үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр. Казан Кремленә оештырылган интерактив экскурсия укучыларга бик ошады.