Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
Год основания учреждения: | 2003 |
У нас учатся: | 33 |
У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
Күңелле каникуллар! 03.01.2024
Җыелып бергә
Тауга чыгабыз.
Шаулатып, анда
Чана шуабыз. -
Шахмат – акыл ярышы. 02.01.2024
Укучыларның кышкы каникулларын файдалы һәм кызыклы итеп оештырырга тырышабыз. Шау-гөр килеп чыршы бәйрәмнәре узып бара. Бүген исә укучыларыбыз акыл ярышы булган шахмат турнирына җыелды. Балалар тагын бер кат үзләренең көчләрен сынап, бер-берсенең уен алымнарын анализлап, дусларча турнирда катнаштылар.
-
Бал-маскарад 01.01.2024
Сикертән күп функцияле үзәгендә бал-маскарад булып узды. Әлеге чарада укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз да катнашты.
-
Яңа ел белән! 31.12.2023
-
Пробный экзамен по математике 30.12.2023
В школе прошел пробный экзамен по математике. Пробный экзамен делается для тренировки перед важным, настоящим экзаменом, который определяет будущее школьников. Девятиклассники усердно готовились и старались выполнить все задания добросовестно.
-
Шашка-шахмат ярышлары 29.12.2023
28 нче декабрь көнне Курса-Почмак урта мәктәбендә зона буенча шашка-шахмат ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда 8 команда көч сынашты. Мәктәбебез укытучылары да әлеге ярышларда матур күрсәткечләргә ирештеләр. Шахмат ярышларында физик тәрбия укытучысы Нәбиуллин Разил Расип улы 1 нче урынга, укыту эшләре буенча директор урынбасары Шәмсемөхәмәтова Гөлназ Фирдүс кызы 2 нче урынга лаек булдылар. Укытучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Чыршы бәйрәме 27.12.2023
Бүген мәктәбебездә укучыларыбыз тарафыннан әзерләнгән Яңа ел бәйрәме булып үтте. Һәр класс узенчәлекле костюмнар һәм чыгышлар әзерләделәр, бик матур концерт номерлары да тәкъдим иттеләр. Бәйрәмдә чирекне “4”ле һәм “5”ле билгеләренә тәмамлаган укучыларга, җәмәгать эшләрендә актив катнашучыларга, төрле бәйгеләрнең җиңүчеләренә мактау грамоталары тапшырылды. Башлангыч класс укучылары чыршы тирәсендә шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, уйнадылар. Кыш бабай белән Кар кызына һөнәрләрен күрсәттеләр. Яңа ел бәйрәме һәркем күңелендә кызыклы тамашалары белән истә калды. Соңыннан һәр балага бүләкләр тапшырылды.
-
Район хакимияте башлыгы чыршысы 26.12.2023
Бүген район мәдәният йортында муниципаль район хакимияте башлыгы чыршысы үткәрелде. Чарада махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәүче ир-егетләребезнең энеләре Гобәев Рәдис һәм Вафин Ильяр катнашты.
-
Яңа ел якынлаша 25.12.2023
Менә һәр кешенең көтеп алган бәйрәме - Яңа ел якынлаша. Мәктәбебездә балалар, бик тырышып, шушы бәйрәмгә әзерләнәләр. Чөнки ел ахырында тырышып укыган, төрле чараларда катнашкан балаларны чыршы астында бүләкләр көтә.
Кытай календаре буенча, Яңа 2024 ел — яшел агач Аждаһа елы. Шул уңайдан һәр классның рәссамнары плакатлар ясадылар. Әлбәттә инде аларда ел символы булган яшел Аждаһа сурәтләнгән. Бу — үсү һәм чәчәк ату символы. Яшел төс яшәешне, үсешне һәм яңарышны тасвирлый, ә агач тотрыклылыкны, көчне һәм ныклыкны гәүдәләндерә. Шулай итеп, яшел Аждаһа елы безгә тормышта уңай үзгәрешләр вәгъдә итәр дип ышанасы килә.
Аждаһа, еш кына борынгы белемнәрне һәм хәзинәләрне саклаучы көчле җан иясе буларак, хакимлек, зирәклек символы да булып тора. Димәк, Яңа елда бездән тәвәккәл гамәлләр, акыллы фикерләр көтелә.
Вот и наступает долгожданный праздник каждого человека - Новый год. В нашей школе ребята старательно готовятся к этому празднику. Ведь в конце года ребятишек, которые усердно учились, участвовали в различных мероприятиях, под елкой ждут подарки.
По китайскому календарю Новый 2024 год - год зеленого древовидного Дракона. По этому случаю художники каждого класса создали плакаты. На них изображен зеленый Дракон - символ года. Это символ роста и процветания. Зеленый цвет символизирует жизнь, рост и возрождение, а дерево символизирует стабильность, силу и прочность. Хочется верить, что год зеленого Дракона принесёт нам позитивные перемены в жизни. Дракон как могущественное существо, часто хранящее древние знания и сокровища, также является символом власти, мудрости. Значит, в новом году от нас ждут решительных действий, мудрых суждений. -
Татар милли ризыклары
23.12.2023
Татар халкы үз милли ашлары белән бик бай һәм бөтен дөньяга үз ризыклары белән мәшһүр. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле. “Туган телем сагында” акциясе кысаларында Шәймәрданова А.Р. 5 нче классларда “Татар милли ризыклары” дип исемләнгән дәрес үткәрде. Милли ашларның үзенчәлеге, татар милли ризыклары тарихы, чәйнең шифалы эчемлек булуы турында сөйләде.