Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
17.03.2026

Тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы кысаларында мәктәбебезнең “Җиңү волонтёрлары” һәм “Беренчеләр хәрәкәте” вәкилләре укучыларны “Өчпочмаклы солдат хатлары” белән таныштырдылар.
Фронт хатлары... Сугыш елларында күпме язылган һәм җибәрелгән алар?! Кыска гына тынлык вакытларында солдатлар язган, вакыт үтү белән уңып һәм саргаеп бетсәләр дә, бу бәяләп бетергесез документлар - “дәһшәтле кырыгынчы” елларның кырыс истәлеген саклаган Бөек Ватан сугышы елъязмасының үенчәлекле беренчел чыганаклары.
#Минпросвещения #НавигаторыДетства
#Росдетцентр #НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяООШимГКамала -
17.03.2026

Һәр ел саен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе уздыра. "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең проза өлешендә 8 нче класс укучысы Шәрәфиева Алинә Артур кызы катнашты. Ул I тур җиңүчесе дигән сертификатка ия булды. Киләчәктә Алинәгә уңышлар телибез.
-
16.03.2026

Мәктәбебездә тарих, җәмгыять белеме атналыклары башланып китте. Һәр фән атналыгы укучылар өчен кызыклы, мавыктыргыч чаралар белән үрелеп бара. Бүген Россия Федерациясе Конституциясе турында мәгълүматлар тупланган күргәзмә оештырылды.
#Минпросвещения #НавигаторыДетства
#Росдетцентр #НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяООШимГКамала -
16.03.2026

16нчы март - төсле карандашлар көне. Карандашлар - балаларның яраткан дусты. Рәсем ясау - баланың кул бармакларын үсешен яхшырта, иҗат итү сәләтен, фантазиясен арттыра.
#Минпросвещения #НавигаторыДетства
#Росдетцентр #НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяООШимГКамала -
Чаңгы ярышлары 13.03.2026

Бүген укучыларыбыз физик тәрбия укытучысы Нәбиуллин Р.Р. җитәкчелегендә Арча муниципаль районы беренчелегенә багышланган чаңгы ярышларының кышкы ябылу сезонында катнаштылар. Укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясап, команда ярышларында 2 нче урынга лаек булдылар һәм грамота белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызга һәм аларны ярышларга әзерләүче хезмәттәшебез Нәбиуллин Разил Расиповичка алга таба да зур уңышлар телибез!
#Минпросвещения#Навигаторыдетства#Росдетцентр#НавигаторыДетства16#МинОбрНаукиРТ#КомандаВоспитанияРТ#КомандаВоспитанияАрска#СикертанскаяООШимГКамала
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 12.03.2026

Бүген мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта әти-әниләр алдында Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча балигъ булмаганнар эшләре инспекторы полиция лейтенанты Гатауллина Миләүшә Радик кызы катнашты һәм районда балалар һәм яшьүсмерләр арасында күзәтелгән тәртип бозулар, җинаятьләр, аларны кисәтү чаралары турында чыгыш ясады, сорауларга җаваплар бирде. Әти-әниләр шушы темага кагылышлы видеороликлар карадылар, фикер алышуда катнаштылар.
Икенче көн тәртибе буенча укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нигъмәтҗанова Г.Г. апрель-май айларында узачак Бөтенрәсәй тикшерү эшләре турында чыгыш ясады. Соңыннан сөйләшүләр классларда дәвам итте.
.#Минпросвещения #НавигаторыДетства
#Росдетцентр #НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяООШимГКамала -
ТатАрча экология 11.03.2026

Бүген мәктәбебездә 7 - 9 нчы сыйныф укучылары, Яңа Кырлай урта мәктәбе тарафыннан Арча районы мәктәпләре өчен оештырылган экологик олимпиадада катнаштылар.
#Минпросвещения #НавигаторыДетства
#Росдетцентр #НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяООШимГКамала
#ТатАрчаЭкология -
Арчада чаңгы туризмы буенча республика ярышлары 10.03.2026

6 марттан 8 мартка кадәр Арча шәһәрендә Татарстан Республикасы укучылары арасында Х Туриада (спартакиада) исәбенә чаңгы туризмы буенча 56 нчы республика слет-ярышлары узды, анда безнең мәктәп туристлары Арча районы составында ярышларда актив катнаштылар. Ярышлар бай эчтәлекле булды. Катнашучылар чаңгы дистанцияләрендә өч яшь төркемендә көч сынаштылар: шәхси зачетта, бәйләнештә, команда зачетында. Солтанов Рәмзилгә, Шәймәрданов Илсафка, Әсхәдуллина Алинәгә алдагы ярышларда да уңышлар телибез #Минпросвещения #НавигаторыДетства
#Росдетцентр #НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяОООимГКамала -
Халыкара хатын-кызлар көне белән! 08.03.2026

Кадерле хатын-кызлар, Халыкара хатын-кызлар көне белән! Яз урамда гына түгел, күңелләрегездә дә чәчәк атсын, ә матурлыгыгыз тирә-юньдәгеләрне сөендерсен. Сезгә бәхет, иминлек һәм уңышлар юлдаш булсын. Сезнең барлык көннәрегез дә кояшлы, якты һәм истә калырлык булсын, гаиләләрдә татулык хөкем сөрсен, тормышларыгыз матур булсын. 8 Март белән тәбрик итәбез!
-
06.03.2026

Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә математика атналыгы дәвам итә. 5-9 нчы класс укучыларына Сәгыйдулина Ч.Р. “Математик КВН” үткәрде. Укучылар ике командага бүленеп логик фикерләүгә мәсьәләләр чиштеләр, телдән мисаллар исәпләделәр, фигуралар төзеп мәсьәләләр эшләделәр. "Математик КВН"да математика буенча белемнәрен күрсәттеләр.
#Минпросвещения#НавигаторыДетства
#Росдетцентр#НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ#КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяООШимГКамала











