Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Агач утырту 26.09.2026

Бүген Сикертән мәктәбе командасы изге эшләрнең берсе булган - агач утырту эшендә катнашты. Агач утырту – ул бары тик табигатьне яшелләндерү генә түгел, ә киләчәк буыннарга олы бүләк ясау, туган якка булган мәхәббәтне гамәлдә күрсәтү дигән сүз.
Утыртылган һәрбер үсенте – ул яңа тормыш, яңа сулыш, безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе. -
Томан тозагында ниләр бар... 25.09.2026

Томан тозагында ниләр бар...
Бүген Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә әдәбият сөючеләр өчен бик мәгънәле һәм истәлекле вакыйга булып узды. Мәктәбебездә язучы, прозаик, әдәбият галиме, филология фәннәре кандидаты, Россия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе иясе Рәҗәп Фәтхетдин улы Бәдретдинов белән "Томан артында ниләр бар?" дип исемләнгән иҗади очрашу кичәсе үтте.
Әлеге мәдәни чараны Гөберчәк авылындагы М. Мәһдиев музее мөдире Габидуллина Халидә Кыям кызы оештырды һәм югары дәрәҗәдә алып барды. Очрашуның төп максаты – укучыларны татар әдәбиятының бай мирасы белән таныштыру, язучы иҗатына кызыксыну уяту һәм яшь буында әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү иде.
Кичә бик җанлы һәм матур формада узды, милли җырлар, матур биюләр белән үрелеп барды. Укытучылар һәм укучылар авторның "Томан тозагында" әсәре буенча үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар. Әсәрнең тирән серләренә төшенделәр, геройларның эчке дөньясын аңларга тырыштылар, язучының иҗади эшчәнлеге, әсәрләрнең язылу тарихы, идеяләре һәм киләчәк планнары турында кызыклы мәгълүматлар алдылар.
Кунагыбыз белән җанлы әңгәмә шулкадәр мавыктыргыч булды ки, вакытның ничек үткәнен сизми дә калдык. Әлеге чараны оештыручыларга, ерак араларны якын итеп кайткан язучыбызга чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Киләчәктә дә мондый матур чаралар булып торсын, әдәбият юлы безнең йөрәкләрне берләштерсен иде. -
Татарстан кроссы - 2026 24.09.2026

Татарстан кроссы - 2026
Бүген Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбе укучыларыннан торган
команда (Р.Р.Набиуллин җитәкчелегендә) Арча үзәк стадионында Рәсәйдә Халыклар бердәмлеге елына багышланган Бөтенрәсәй йөгерешчеләр көне уңаеннан уздырылган “Милләтләр кросс”ында катнашты.
Сегодня команда Сикертанской основной общеобразовательной школы имени Г. Камала под руководством Р. Р. Набиуллина приняла участие во Всероссийском “Кроссе нации”, посвященном Году Народного единства в России. Кросс прошёл на центральном стадионе города Арска.
-
Агач утырт - яхшы эз калдыр! 23.09.2026

Агач утырт - яхшы эз калдыр!
Бүген, 2026 нче елның 23 нче сентябрендә, МБГБУ “Сикертән төп гомуми белем мәктәбе" укучылары һәм укытучылары "Агач утырт - яхшы эз калдыр!» акциясендә катнаштылар. Чара укытучылар А. Р. Шәймәрданова һәм А. И. Сөнгатова җитәкчелегендә узды. Хәзер мәктәбебез территориясе тагын да матурланды. Читтә калмаган һәм игелекле эшкә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәтебезне җиткерәбез! Бакчабыз чәчәк атсын, мул уңыш һәм шатлык китерсен!
Посади дерево — оставь добрый след!
Сегодня, 23 сентября 2026 года, учащиеся и педагоги МБОУ «Сикертанская основная общеобразовательная школа им. Г.Камала» приняли участие в акции «Посади дерево - оставь добрый след!» Мероприятие прошло под руководством учителей Шаймардановой А.Р. и Сунгатовой А.И. Спасибо каждому, кто не остался в стороне и внёс свой вклад в доброе дело! Пусть наш сад цветёт и приносит радость! -
Учебная эвакуация 22.09.2026

Жизнь полна неожиданностей, и важно научить ребенка сохранять спокойствие в сложных чрезвычайных ситуациях, находить из неё выходы. Одной из главных задач школы является обеспечение безопасности обучающихся. В школах республики проходит месячник безопасности. В этот период в образовательных учреждениях проводятся дополнительные инструктажи по соблюдению мер безопасности с руководителями образовательных учреждений, педагогами и учащимися. Спасатели проводят беседы, лекции, практические тренировки по эвакуации.
22 сентября состоялась плановая учебная тренировка по эвакуации людей из здания МБОУ «Сикертанская ООШ им.Г.Камала» на случай пожара в школе, которую провели сотрудники по пожарному надзору Сизинской пожарно-спасательной части Арского района.
В ходе тренировки были успешно отработаны действия учащихся, учителей и администрации школы на случай экстренной ситуации, требующей эвакуации всех детей и сотрудников из здания школы. Мероприятие прошло организованно.
Тормыш көтелмәгән хәлләр белән тулы. Баланы катлаулы, гадәттән тыш хәлләрдә тынычлык сакларга, аннан чыгу юлларын табарга өйрәтү мөһим. Мәктәпнең төп бурычларыннан берсе - укучыларның иминлеген тәэмин итү. Республикабыз мәктәпләрендә иминлек айлыгы уза. Бу чорда мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлык чараларын үтәү буенча мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, укытучылар, укучылар белән өстәмә инструктажлар уздырыла. Коткаручылар әңгәмәләр, эвакуация буенча практик күнегүләр үткәрделәр.
22 нче сентябрьдә Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбе бинасыннан кешеләрне эвакуацияләү буенча планлы укыту тренировкасы булды. Эвакуация барышында укучыларны, укытучыларны һәм техник хезмәткәрләрне тиешле таләпләрне үтәргә өйрәттеләр. Бу чараны Арча районы Сеҗе янгын-коткару бүлекчәсе хезмәткәрләре оештырды һәм үткәрде. -
Һәйкәл янын чистарту 21.09.2026

"Көзге мәрхәмәтлелек" акциясе кысаларында Сикертән мәктәбе укучылары авылыбыздагы Батырлар истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен чистарту эшендә актив катнаштылар. Бу изге эш яшь буынның үз тарихына, бабаларыбызның батырлыгына тирән хөрмәтен һәм ихтирамын чагылдыра.
-
«Көзге мәрхәмәтлек» акциясе 19.09.2026

«Көзге мәрхәмәтлек» акциясе безнең мәктәп тормышында якты бер вакыйга булып уздырылып бара. Бу юлы безнең укучылар туган ягыбызның иң матур урыннарын – чишмә һәм елга кырыйларын рәткә китерделәр.
-
Музейларга сәяхәт. 18.09.2026

Мәктәптә сайлау урыны булганлыктан, укучыларыбыз бүген музейларга сәяхәт кылдылар. Гөберчәк авылы укучылары һәм укытучылары Мөхәммәт Мәһдиев музеена килделәр, Сикертән авылының балалары һәм укытучылары Г.Камал музеенда булдылар. Ике музейда да сәяхәт укучылар өчен танып-белү ягыннан бик бай һәм тәэсирле булды. Балалар үз фикерләре белән уртаклаштылар, күргәннәре турында сөйләделәр, киләчәктә тагын мондый чараларда катнашырга теләк белдерделәр. Бу көн укучыларыбызның рухи дөньясын баетты, туган якка мәхәббәт тәрбияләде, әдәбиятка кызыксыну уятты.
-
Дару үләннәрен җыю - бик файдалы шөгыль! 17.09.2026

Җәйге каникул вакытында Сикертән мәктәбе укучылары ялларын бик файдалы итеп үткәрделәр. Табигать кочагында шифалы дару үләннәрен җыю эшендә актив катнаштылар. Аларны дөрес итеп киптерү серләренә төшенделәр. Бу эш балаларга табигатьне яратырга, аны сакларга һәм хезмәткә ихтирам тәрбияләргә ярдәм итте.
Во время летних каникул учащиеся Сикертанской школы с пользой провели своё время. Они принимали активное участие в сборе целебных лекарственных растений. Они постигли секреты их правильной сушки. Эта работа помогла детям любить природу, беречь ее и воспитывать уважение к труду.
-
Волонтёры Победы 17.09.2026

«Волонтёры Победы» — это движение, целью которого является сохранение исторической правды и помощь ветеранам. Это люди, которые добровольно принимают участие в различных инициативах и мероприятиях, направленных на сохранение памяти о Великой Отечественной войне и увековечивание подвигов ветеранов.
Участие «Волонтеров Победы» особенно важно в современном обществе, где история часто забывается или искажается. Именно они помогают поддерживать живым историческое наследие, передавая знания о подвигах военных и жертвах, принесённых для свободы нашей страны. Они также помогают старшему поколению ветеранов, которым нужна помощь и поддержка.
В Сикертанской основной общеобразовательной школе им. Г. Камала было создано добровольное объединение учащихся, изъявивших желание бескорыстно оказывать помощь и поддержку различным социальным категориям населения.
Ребята из отряда «Волонтёры Победы» регулярно организуют и проводят образовательные, оздоровительные и воспитательные мероприятия, являются активными участниками акций и проектов экологической, социальной и других направленностей. Все мероприятия, организованные волонтёрами, освещаются на школьном сайте. Обучающиеся, объединённые волонтёрским движением, создают буклеты, листовки профилактической и информационно-пропагандистской направленности, самостоятельно находят дополнительную информацию для подготовки различных мероприятий через СМИ и интернет-сайты.











