Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 ( 169 ) 170 >>
-
Туган телем-татар теле 16.02.2018

Мәктәптә туган тел айлыгы дәвам итә. Укучылар туган телебезгә багышланган шигырьләр өйрәнәләр, юбиляр язучыларның иҗаты белән танышалар. Класс җитәкчеләре "Без туган телебезне яратабыз" дигән девиз астында тәрбия сәгатьләре үткәрделәр.
Асыл сүзләреңне, туган телем,
Биреп торчы миңа аз гына.
Бөтенләйгә түгел- вакытлыча,
Тик җитәрлек гомер азагыма.
Синнән алган һәрбер сүземне мин
Күз карасы кебек саклар идем.
Ул сүзләрнең затлыларын сайлап
Дога итеп кенә ятлар идем!
-
Күңелле стартлар 15.02.2018

Хәрби-патриотик айлыгы кысаларында бүген башлангыч класс укучылары белән "Күңелле стартлар" уены уздырылды.
-
15 февраль - Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2018

Бүген, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, 6 нчы класс укучылары Нәгыймова Р.Р. җитәкчелегендә ачык тәрбия сәгате күрсәттеләр. Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты барыбыз өчен дә үрнәк.
-
Яшь әфганчылар көне. 15.02.2018

15 нче февраль - Яшь әфганчылар көне. Әфганчылар безнең җирлектә дә бар. Аларның үзләре һәм гаиләләре белән мәктәбебез гел элемтәдә тора. Бүген 8 нче класс укучылары белән берлектә "Батырлык үрнәге" темасына класс сәгате уздырылды. Бер генә батырлык та онытылырга тиеш түгел!
-
Табигать фәннәре атналыгы 14.02.2018

Мәктәбебездә фән атналыклары дәвам итә. 13 нче февраль көнне 5-9 класс укучылары өчен "Яшь географ" исеме астында ярыш булып узды. Укучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар. География һәм биология фәннәре буенча белемнәрен баеттылар. Чараны мәктәбебезнең география-биология укытучысы Сәгыйдуллина Ч.Р. үткәрде.
-
Ачык дәресләр дәвам итә 13.02.2018

13 нче февраль көнне башлангыч класслар атналыгында Гарипова А.А. 1 нче һәм 3 нче классларда әйләнә-тирә дөнья фәненнән “Туган якта ел фасыллары. Минем күзәтүләрем”, “ Туфрак ничек барлыкка килгән?” темаларга ачык дәрес үткәрде. Дәрес укучылар өчен кызыклы, файдалы үтте.
-
Ярышлар дәвам итә. 12.02.2018

Мәктәбебездә хәрби - патриотик айлык кысаларында күп чаралар үткәрелә. Һәр класста "Батырлык сәгатьләре" оештырылды. Башлангыч класс укучылары арасында узган чаңгы ярышлары аеруча да иң күңеллесе булды.
-
Ата-аналар җыелышы 09.02.2018

Мәктәбебез гаиләләр белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә. Ата-аналар үзләре дә балаларның мәктәптәге эшчәнлеге белән кызыксынып торалар. Даими рәвештә ата-аналар җыелышы уздырыла. Чираттагы җыелыш 8 нче февральдә булып үтте. Әти-әниләр өчен "Гаилә - тәрбия нигезе" дигән темага доклад укылды. Мәктәп директоры Ш.Җ.Сөнгатов кар өемнәреннән ничек саклану, кар-бураннар вакытында килеп туган куркыныч хәлләр вакытында үз-үзеңне дөрес тоту һәм " Терроризмга каршы бергәләп" дигән тема буенча чыгыш ясады. Соңыннан әти-әниләр классларда фикер алыштылар.
-
День юного героя-антифашиста 08.02.2018

8 февраля - День юного героя-антифашиста, День памяти всех детей, которые боролись за мир не только в мирное время, но и в годы Великой Отечественной войны. Юные герои-антифашисты боролись за то, чтобы был мир во всём мире, чтобы люди не гибли от бандитов, террористов, чтобы не было фашизма на земле. В связи с этим были проведены классные часы, беседы с детьми о героях-антифашистах.
Чтоб снова на земной планете
Не повторилось той войны
Нам нужно,
Чтобы наши дети
Об этом помнили,
Как мы!
Я не напрасно беспокоюсь,
Чтоб не забылась та война,
Ведь эта память - наша совесть.
Она, как сила, нам нужна!
-
Терроризмга каршы - бергәләп 07.02.2018

Мәктәбебездә 1-9 нчы класс җитәкчеләре "Терроризмга каршы - бергәләп" дигән ачык тәрбия сәгатьләре уздырдылар. Тәрбия сәгатенең максаты: укучыларны террор төшенчәсе белән таныштыру, үзеңне саклау чараларын аңлату, саклыкка өндәү, укучыларга кеше тормышы өчен нинди куркыныч яный һәм аларны белергә кирәклекне аңлату, укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү иде.











