Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 161 ( 162 ) 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
"Офицерлар" фильмын карау 24.02.2018

Хәрби-патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында мәктәбебездә 5-9 нчы класс укучылары өчен "Офицерлар" дигән нәфис фильм күрсәтелде. Вакыйгалар 1920-1960 нчы елларда бара. Әлеге фильм үрнәгендә укучыларга батырлык төшенчәсе аңлатылды. Егетләрнең батырлыгы, максатка нык омтылышы безгә һәрчак үрнәк булсын!..
-
Ватанны саклаучылар көне 22.02.2018

Ватанны саклаучылар көне – кыюлык, намус hәм батырлык көне белән котлыйбыз сезне. Бу көчле рухлылык, чын ир-егетлəрнең батырлык, намус һəм абруй кебек сыйфатларга ия булуларын раслый торган бəйрəм. Ватанга һəм халыкка хезмəт итү - үз илен ихлас сөюче гражданнарның һəрвакыт төп максаты булды һəм шулай булып калачак та. Хəрби хезмəткəрлəрнең бүгенге буыны һəм армия сафларын тулыландырырга əзерлəнүчелəр, илебезнең куркынычсызлыгы, туганнары һəм якыннарының тормышы өчен җаваплылык хисен югалтмасыннар иде. Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык , һәр эшегездә уңышлар телибез.
***
Ватанны саклаучылар көне
Чын ирләрнең бүген бәйрәме
Туар таңнарыбыз тыныч булсын
Артсын бәхет-шатлык күләме
Тыныч булсын сезнең күңелегез,
Эшләрегез барсын, гөрләсен.
Гомер буе сезнең йөрәкләрдә
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Сәламәтлек көч-дәрт ташып торсын.
Ашыкмагыз әле картлыкка
-
Сынау имтиханнары 21.02.2018

Бүген 9 класс укучылары сайлау фәннәреннән сынау сынау имтиханнары эшләделәр.
-
Хәрби-патриотик айлык 21.02.2018

Февраль ае хәрби - патриотик айлык дип исемләнгән. Шул уңайдан мәктәбебез төрле чараларга бай булды. Бүген мәктәп укучылары арасында ачык һавада төрле күңелле ярышлар уздырылды. Ярышларда егетләр генә катнашты, укучылар бирелеп, барлык кагыйдәләрне дә үтәп көч сынаштылар.
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2018

21 нче февраль - Халыкара туган тел көне булып билгеләп үтелә. Шул уңайдан мәктәбебездә "Иң татлы тел - туган тел" дигән кичә үткәрелде. Кичәдә 5-9 нчы сыйныф укучылары катнаштылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.
-
"Туган тел" кичәсе 20.02.2018

Гөберчәк авылы китапханәчесе Зарипова Гөлфирә 5-6 нчы класс укучылары белән "Туган тел" кичәсе үткәрде. Укучылар ике командага бүленеп ярыштылар. Шигыйрь укып, язучыны таныдылар,табышмаклар чиштеләр, мәкальне дәвам иттеләр, җөмләләр төзеделәр, эчтәлекле презентация карадылар. Милләтне саклап калу өчен, телне сакларга кирәк",- дигән нәтиҗә ясадылар. Кичә Г.Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Соревнование по туризму 20.02.2018

Сегодня в школе проводилось соревнование по спортивному туризму на лыжных дистанциях среди учащихся образовательных учреждений. Участвовали юные спортсмены из Сизинской, Лесхозской, Нижне-Атынской, Метескинской школы, Арской школы №2, Дворца школьников. Соревнование проводилось в двух возрастных группах, пришлось преодолеть разные испытания, где учащиеся показали своё мастерство и отличную подготовленность.Команда нашей школы заняла 2 место.Молодцы! Поздравляем!
-
Тимурчылык эше дәвам итә. 19.02.2018

Сикертән төп гомум белем бирү мәктәбендә тимурчылар отряды эшләп килә. Тимурчылык белән шөгыльләнүче укучылар авылыбызның ялгыз өлкән кешеләренә хуҗалык эшләрендә ярдәм итәләр. Бу эштә 6-8 сыйныф укучылары теләп катнашалар. Бүген дә яшь тимурчыларыбыз тарих укытучысы Хисматуллин Илнар Илгизәр улы белән Дәүләтшин Фатыйх абыйның капка төбен кардан, йорт тирәсен чуп – чардан чистарттылар. Фатыйх абый укытучы – укучыларыбызга ярдәмнәре өчен чын күңелдән рәхмәт әйтте.
-
Туган телем-татар теле 16.02.2018

Мәктәптә туган тел айлыгы дәвам итә. Укучылар туган телебезгә багышланган шигырьләр өйрәнәләр, юбиляр язучыларның иҗаты белән танышалар. Класс җитәкчеләре "Без туган телебезне яратабыз" дигән девиз астында тәрбия сәгатьләре үткәрделәр.
Асыл сүзләреңне, туган телем,
Биреп торчы миңа аз гына.
Бөтенләйгә түгел- вакытлыча,
Тик җитәрлек гомер азагыма.
Синнән алган һәрбер сүземне мин
Күз карасы кебек саклар идем.
Ул сүзләрнең затлыларын сайлап
Дога итеп кенә ятлар идем!
-
Күңелле стартлар 15.02.2018

Хәрби-патриотик айлыгы кысаларында бүген башлангыч класс укучылары белән "Күңелле стартлар" уены уздырылды.











