Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 161 162 163 164 ( 165 ) 166 167 168 169 170 >>
-
Награждение победителей 09.04.2018

Учащиеся нашей школы участвовали на заочной XXIV межрегиональной физико-математической олимпиаде школьников и награждались дипломами I степени (руководитель учитель математики И.И. Ибрагимова). Поздравляем! Желаем дальнейших успехов.
-
Атналыклар дәвам итә. 06.04.2018

Бүген сәнгать укытучысы Шәймарданова Алия Рафис кызы 6 нчы класс укучылары белән “XIX гасырда рус сәнгатендә тематик картиналар” дигән темага ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә К.П.Брюлловның “Последний день Помпеи” дигән картинасына характеристика бирелде, Помпеи шәһәренең тарихы өйрәнелде, элеге шәһәргә карата әзерләнелгән видео фрагмент каралды. Укучылар бик кызыксынып әлеге картинаның бер өлешен ясадылар. Дәрес ФГОС таләпләренә туры килде, бик җанлы үтте. Укучылар өчен дә кызыклы, файдалы булды.
-
Сәнгать атналыгы 05.04.2018

Мәктәбебездә сәнгать атналыгы дәвам итә. Укытучы А.Р.Шәймарданова 5 нче, 6 нчы сыйныф укучылары катнашында "Интеллектуаль викторина" бәйгесе үткәрде. "Зирәкләр" һәм "Тапкырлар" командасы үзара көч сынаштылар. Бәйгенең нәтиҗәсе куанычлы булды: дуслык җиңде.
-
Шигырь бәйгесе 04.04.2018

Бүген Арча Укучылар сараенда "Туган тел - иң татлы тел" дип исемләнгән районкүләм шигырь укучылар бәйгесе булып узды. Безнең мәктәптән 5 нче - 6 нчы сыйныф укучылары Гобәева Рәзилә һәм Мәҗитова Галия катнаштылар. Алар Фәнис Яруллин һәм Шәүкәт Галиев шигырьләрен укып, уңышлы чыгыш ясадылар. 6 нчы сыйныф укучысы Мәҗитова Галия Шәүкәт Галиевның "Татлы җиләк" шигырен сөйләп, 2 нче урынга лаек булды һәм диплом белән бүләкләнде , 5 нче сыйныф укучысы Гобәева Рәзиләгә сертификат бирелде. Алдагы бәйгеләрдә дә укучыларга уңышлар телибез!
-
"Без бергә" конкурсы 03.04.2018

Республика күләмендә үткәрелгән "Без бергә" конкурсының район этабында "Ләйсән" бию коллективы хореорафия номинациясендә лауреат дипломы белән бүләкләнде.
-
Волейбол ярышы 02.04.2018

1 нче апрель көнне Сикертән мәктәбендә ООО "Агрокомплекс "Ак Барс" беренчелегенә волейбол ярышлары булды. Җиңүчеләр билгеле: Урта Курса командасы 1 нче урын, Курса Почмак командасы 2 нче урын, Сикертән командасы 3 нче урын яулады. Җиңүче командалар грамоталар, медальләр, кубок белән бүләкләнде. Молодцы, егетләр!
-
Ш. Мәрҗани укулары 30.03.2018

30 март көнне Ташкичү төп мәктәбендә мәгърифәтче, тәрҗемәче, акыл иясе, мөгаллим Ш.Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан Республикакүләм Мәрҗани укулары узды. Әлеге укуларда мәктәбебез укучысы Шәмсемөхәмәтова Г.И. катнашты. Укучылар 5 төрле секциядә үзләренең эшләрен якладылар. "Иң яхшы" дип бәяләнгән эшләрнең авторларына дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Волейбол буенча зона ярышлары 29.03.2018

28 нче март көнне Арчаның 5 нче номерлы гимназиясендә ир-егетләр арасында волейбол буенча зона ярышлары узды. Сөнгатов Ш.Җ., Хисматуллин И.И., Нәбиуллин Р.Р., Камалов Б.Р., Шәмсемөхәмәтова Г.Ф., Солтанова Р.Р. составындагы командабыз уңышлы уен күрсәтеп финалга узды. 3 нче апрельдә үтәчәк финал ярышларында командабызга уңышлар телибез.
-
Сәнгатьле укучылар конкурсы 27.03.2018

26 нчы март көнне башлангыч класс укучыларының 2 нче тур районкүләм "Балачак шигырьләре" баш астында сәнгатьле уку конкурсы оештырылды. Мәктәбебездән 2 нче класс укучысы Камалова Д.Б., 3 нче класс укучысы Нәгыймова Р.Ф., 4 нче класс укучысы Шәмсемөхәмәтова И.И. уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Ветераннарыбыз әле дә сафта. 27.03.2018

Үзенең 35 ел гомерен башлангыч класс балаларына белем бирүгә багышлаган, ветеран укытучыбыз Гафарова Кафия Әкрам кызы "Дуслык белән көчле без!" темасына тәрбия сәгате уздырды. Үзенең сәнгатьле сөйләме, тәрбияви кыйссалары, үтемле киңәшләре белән балаларның күңелен яулады. Укучылар да әңгәмәдә бик теләп катнаштылар.











