Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Исәнме, “Дуслык” лагере! Лагерь ачу 03.06.2019

Бүгенге, җәйге лагерь ачылу тантанасы, һәр баланың күңелендә онытылмаслык булып истә калыр. Балалар бу көнгә бигрәк тә зур әзерлек белән килделәр. Бәйрәм сәхнәләштерүләр, рольле уеннар, сәнгатьле сөйләм, җырлар, дәртле биюләр, тантаналы вәгъдәләр белән үрелеп барды. Балалар оста артис та, тәртипле тамашачы да булдылар. Алда аларны тагын да кызыклырак, маҗаралы һәм җаваплы көннәр көтә.
-
Кояш, һава, су - безнең дусларыбыз 02.06.2019

“Дуслык” лагере үз эшчәнлеген дәвам итә. Бүгенге көнебез “Кояш, Һава, Су – безнең дусларыбыз” – девизы астында үтә. Балалар рәхәтләнеп саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнап, сәламәтлекләрен ныгыттылар. Лагерь ачылу тантанасына әзерлек тулы көченә бара. Җырлар, биюләр өйрәнү, скетчлар, әкиятләр сәхнәләштерү – барысы да балаларның кызыксынуларын исәпкә алып оештырыла
-
Ял лагере эшен башлады. 1 нче июнь – Балаларны яклау көне 01.06.2019

Бүген Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбе базасында мәктәп яны ял лагере эшли башлады. Анда 1 нче июньнән 21 нче июньгә кадәр барлыгы 15 башлангыч класс укучысы ял итәчәк. Лагерьнең беренче көне халыкара балаларны яклау көненә туры килә. “Балалар – Җиребез чәчәкләре” исеме астында укучылар асфальтта рәсем конкурсында бик теләп катнаштылар. Лагерьда ял алдан төзелгән план нигезендә оештырыла.
-
Табигатькә экскурсия 27.05.2019

Бүген башлангыч сыйныф укучылары табигатькә экскурсиягә чыкты. Башта инструктаж үткәрелде, экскурсиянең максаты аңлатылды. Әлеге экскурсия укучыларыбызда язгы гүзәллекне, туган якның матурлыгын балаларның күңелләренә сеңдерү, балаларны табигать белән кызыксынучанлыкларын арттыру максатыннан оештырылды.
-
Соңгы кыңгырау - 2019 25.05.2019

Бүген мәктәбебезнең 3 укучысы өчен “Соңгы кыңгырау” чыңлады. Мәктәбебездә бәйрәмне истә калырдай итеп оештырдылар. Лилия Госмановна җитәкләгән 9 нчы сыйныфны мәктәп дирекциясе көчле чыгарылыш буларак бәяләде. Араларында спортчылар, фән олимпиадалары җиңүчеләре һәм призерлары да бар. Аларга мәктәп, район тормышында актив катнашкан өчен мәктәп администрациясе Грамоталар, Дипломнар, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.
-
Нәтиҗәләр чыгарыр вакыт... 24.05.2019

Мәктәпләрдә 2018-2019 нчы уку елы тәмамланып килә. Укучыларның белемнәренә һәм барлык ирешелгән уңышларына нәтиҗә ясар вакыт җитте. Шул уңайдан бүген мәктәбебез укучылары арасында сораштыру үткәрелде. Алар төрле номинацияләрдә мәктәбебезнең “Иң-иң...” укучыларын ачыкладылар.
-
"Сөйкемле Шүрәле" конкурсы нәтиҗәләре 23.05.2019
Мәктәбебез укучылары үзләренең иҗат эшләре белән татар халкының бөек шагыйре Тукаебыз мирасын саклау йөзеннән үткәрелгән “Сөйкемле Шүрәле” иҗади конкурсында бик актив катнаштылар. 9 нчы класс укучысы Шәймәрданова К. һәм 6 нчы класс укучысы Солтанова З. Шушы конкурсның район турында 3 нче урынны яуладылар һәм дипломга ия булдылар.Һәрбер көн файдалы үтә,Һәр көн бай истәлеккә.Урын яуладык эле без“Сөйкемле Шүрәледә”! -
«Все краски детства» 22.05.2019

Сегодня в городе Арск состоялся районный конкурс рисунков на асфальте среди обучающихся общеобразовательных учреждений «Все краски детства». Из нашей школы участвовали Хабирова А.И. (7 класс) и Султанова Р.И. (8 класс) под руководством учителя исскуства Шаймардановой А.Р. Альфина заняла 1 место в номинации «Моя будущая профессия», Разиля 3 место в номинации «ПДД знай и соблюдай». Поздравляем учащихся с победой и желаем дальнейших успехов!
-
Конкурс видеороликов 21.05.2019
Ученица 5 класса Илюза Шамсемухаметова под руководством заместителя директора по учебно-воспитательной работе Шамсемухаметовой Гульназ участвовала в конкурсе видеороликов "Путешествие по родному краю", организованный ГАУСО "КЦСОН "Центр милосердия" МТЗ и СЗ РТ в Арском муниципальном районе, по итогам конкурса Илюза заняла 1 место, награждена Дипломом 1 степени и памятными подарками. Искренне поздравляем победителей с творческим успехом! -
Көрәш ярышы 20.05.2019

Арча спорткомплексында район беренчелегенә уздырылган көрәш ярышларында Сикертән мәктәбе укучылары призлы урыннарга ия булдылар. Гарипов Әмир 2 нче урын, Ашуров Ибраһимжон 3 урын алдылар. Укучыларыбызга алдагы ярышларда уңышлар телибез.











