Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
Год основания учреждения: | 2003 |
У нас учатся: | 33 |
У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Яңа ел белән! 31.12.2017
Яңа ел белән күңелләргә яңа өметләр, ышанычлар килә.Ышанычыгыз, йөрәгегезнең серле бер почмагында сакланган өметегез тормышка ашсын, бәхетегез мөлдерәмә тулып торсын. Гомерегез шатлыклы, куанычлы, мул ризыклы булсын, сәламәтлектә узсын. Шатлыклы хәбәрләр, бәхетле көннәр узган елдагын да күбрәк булсын, күңелсезлекләр иске елда калсын. Декабрь бураннары алып килгән Яңа ел белән котлыйбыз! Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын да бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен Яңа 2018 нче ел. Гаилә бәхетегез учагы гел балкып торсын!
-
29.12.2017
Сегодня в Арске в Центре национального образования Заказанья «Арча» проходила школа для наставников «Создание и управление проектами. Роль наставника проектного творчества». Координатор проекта «Олимпиада наставников» Лилия Орлова рассказала учителям и преподавателям города о проектной деятельности, ставшей одним из трендов образования. Здесь участвовали учителя нашей школы.
-
Родительское собрание 28.12.2017
В школе прошло родительское собрание по итогам первого полугодия. На собрании выступил директор школы Сунгатов Ш.З. Он отметил успехи учащихся в учёбе, на предметных олимпиадах, школьных и внешкольных мероприятиях. Завуч школы Шамсемухаметова Г.Ф. объяснила родителям учащихся, как подключиться к школьным сервисам в мобильном приложении "Услуги Республики Татарстан". Фельдшер Сикертанского фельдшерско-акушерского пункта Шаймуллина Г.Ф. выступила с докладом о мерах по предупреждению инфекционных заболеваний, рассказала о важности прививки против гриппа, о применении фруктов и ягод для укрепления иммунитета в сезон простуды и гриппа.
-
Укучыларыбыз чыгышы. 27.12.2017
26 нчы декабрь көнне Арча мәдәният йортында район башлыгы ёлкасы булып узды. Мәктәбебезнең Арча укучылыр сарае каршында эшләп килгән хореография түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз Шәмсемөхәмәтова Илүзә һәм Шәфикова Гөлфия әлеге бәйрәмдә бик матур чыгыш ясадылар.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 26.12.2017
23 нче декабрьдә мәктәптә башлангыч класс укучыларының "Хуш киләсең, Яңа ел!" исемендәге Яңа ел тамашасы булды. Тамашада һәр укучы үзләренең сәләтләрен күрсәтеп, килгән кунакларны куандырдылар. Бәйрәм күңелле узды.
-
Педагогик киңәшмә 25.12.2017
Бүген мәктәбебездә 3 нче педагогик киңәшмә узды. Киңәшмәдә 1нче яртыеллык нәтиҗә ясалды, бөтенроссия олимпиадаларының район туры нәтиҗәләре, электрон белем бирүнең мобиль кушымтасына теркәлүнең торышы кебек мәсьәләләр каралды. 2 нче яртыеллыкка бурычлар билгеләнде.
-
Зал түрендә яшел чыршы 22.12.2017
Яшел чыршы, кунак булып
Килдең син безгә.
Якты нурларга күмел син,
Бәйрәм көнендә.
Яңа елга әзерлек эшләре бара. Укучылар номерларына "соңгы штрихлар" өстиләр.
-
Олыларга игътибарлы булыйк. 21.12.2017
Өлкәннәребез һәрвакыт игътибар үзәгендә. Бүген дә укытучы Шәймарданова А.Р. җитәкчелегендәге мөстәкыйль балалар төркеме Яңа ел уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераны Дәүләтшин Фатыйх Дәүләт улы янында булдылар.Очрашу ике як өчен дә файдалы булды. Алар ветеранны бәйрәм белән котладылар, үзләренә дә рухи байлык алып кайттылар.
-
Яңа елны каршылап 20.12.2017
Мәктәбебездә чыршы бәйрәменә әзерлек бөтен көченә дәвам итә. Концерт номерлары әзерләү, кар сыннары ясау, класс бүлмәләрен бизәү, стена газеталары чыгару дисеңме - вакыт кына җитсен. Кыш бабай остаханәсендә катнашып, бик күп уенчыклар ясалды. Яңа ел бизәкләре булган чыршыларыбыз да бәйрәмгә әзер инде.
-
Яңа елны каршыларга әзерләнәбез. 19.12.2017
Яңа ел бәйрәменә әзерлек зур оешканлык белән бара. Укучыларыбыз мәктәп тирәсенә матур сыннар иҗат итәләр. Яңа ел бәйрәмен барлык укытучылар һәм укучылар зур өметләр белән көтәләр.