Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
Индеецлар көне 14.06.2019

Лагерьның һәр көне үзенчәлекле уеннар, истәлекле даталар, мавыктыргыч кичәләр белән үрелеп бара.
Бүген - “Индеецлар көне”. Без үзебезне индеецлар кебек хис итеп, бер көн аларча “яшәп” алдык.
“Индеецлар көне” бүген,
Лагерь шаулый, гөр килә.
Индеецлар булдык менә,
Кем шаяра, кем көлә.
-
“Мин һәм минем туган көнем” 13.06.2019

Лагерьның һәр көне сизелмичә генә бик күңелле үтеп бара. Балалар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәреп, рәсемнәр ясадык. Көннең төп темасы булган туган көн турында сөйләшү булды һәм аннан балалар белән Сабантуй тугаена табигатькә чыктык. Монда туган көнгә багышлап открыткалар ясап, котлау сүзләре язып иптәшләренә бүләк иттеләр. Аннан соң, хәрәкәтле уеннар уйнадык. Бүгенге көн бик үзенчәлекле булды.
-
Россия - минем дәүләтем. 12.06.2019

12-нче июнь Россия көне. Шуның уңаеннан, без балалар белән әңгәмәләр үткәрдек, Россия дәүләт символлары белән таныштык, эчтәлекле презентация карадык, рәсем ясадык. Казаклар авылына барып чишмәләрне карадык, чистарттык, балык тоттык, табигать гүзәллегенә сокланып кайттык. Ахырдан балалар бик матур бәйрәм концерты куйдылар. Көн бик матур һәм күңелле үтте.
-
“Көлдермештә кунакта” 11.06.2019

“Көлә белү – үзе бер талант”- дигән бер акыл иясе. Шуңа күрә бүген лагерьда көлке көне үткәрдек. “Иң оста мәзәкче”, “Кызыклы шигырь сөйләүче”осталары билгеләнде. Мимика һәм жест аша сөйләшү уены балаларга бигрәк тә ошады.
Көлегез, көлегез,
Файдасы күп, белегез!
Дару, витамин ашамый,
Терелерсез, күрересез!
-
Гиннес рекордлары көне 10.06.2019

Лагерь балаларның шат көлүләреннән яңгырап тора, балалар лагерьга бик яратып йөриләр. Бүген - Геннис рекордлары көне – бигрәк тә үзенчәлекле булды.”Иң –иң”нәр ярышты. Саф һавада спорт ярышлары, күңелле уеннар үткәрелде.
-
Нептун көне 08.06.2019

“Дуслык” лагере үз эшчәнлеген дәвам итә. Бүген лагерьда “Нептун көне”. Бу көннең тарихы аңлатылды, видео каралды, ә аннары лагерьга “Нептун бабай” кунакка килде. Ул балаларга “Яшерелгән кораблар эзләү”, су ташу уеннары уйнатты, шешәдән су сиптереп асфальтка су асты хайваннары, суүсемнәре һәм Нептунның рәсемен ясатып ярышлар үткәрде.
-
Көчлеләр, кыюлар, җитезләр 07.06.2019

Бүген лагерьда җитезлегебезне, кыюлыгыбызны сынадык. Звенолар үзара ярыштылар. Бер генә кеше дә читтә калмады, һәркем үз командасы өчен очко китерергә тырышты. Соңгы нәтиҗә куанычлы: дуслык җиңде!
Көчлеләр без, кыюлар без!
Сынатмый беребез дә.
Фотоларга күз салгач,
Күрәсез үзегез дә.
-
Без - балыкчылар 06.06.2019

Бүген безнең балыкка барасын белгәндәй кояш та болыт артына качкан. Нәкъ балык тота торган көн булды. Уздырышка балык тоттык һәм рекордларны яңарттык: иң зур балыкны Гарипов Әмир тотты.
Чын балыкчы булмасак та,
Балыкны шәп каптырдык.
Оста балыкчыларга
“Афәрин!” – диеп, тордык.
-
Туган төбәгебез буйлап ... Экскурсия 05.06.2019

Туган якның гүзәл табигате буйлап сәяхәткә чыктык. Кошлар тавышы тыңлап, агач, куакларга, күз явын алырдай чәчәкләргә сокланып, хозурланып йөрдек. Соңыннан табигать байлыгы булган шифалы дару үләннәре җыеп, сәламәтлекне саклауга үзебездән өлеш керттек.
-
“Юындыр бездә кунакта” 04.06.2019

Лагерьда бүген күңелле,
Юындыр килгән безгә.
Сорау арты сорау биреп,
Имтихан алды бездән.
Сәламәтлекнең нигезе -
Чисталыкта, беләбез.
Шуңа Юындыр белән,
Гел дус булып киләбез.
Ул безгә кунакка килә,
Юындыра, чистарта.
Һәрбер бала шуңа күрә,
Чисталыкны ярата.











