Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
"Иң яхшы әйдаман" конкурсы 20.01.2020

18 нче гыйнвар көнне, Укучылар сарае оештырган “Иң яхшы әйдаман” Республика конкурсының район туры булып узды. Бу конкурста мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Г. Д. Мәҗитова катнашты. Галия, барлык баскычларны да үтеп, "Самый эрудированный вожатый" номинациясендә җиңүче булды.
-
Яратабыз сине, Татарстан 20.01.2020

2020 нче ел Татарстан Республикасында Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгы елы дип игълан ителде. ТАССР йөзьеллыгы – Татарстан Республикасы һәм аның күпмилләтле халкы өчен әһәмиятле чор.
Мәктәбебездә "ТАССРның йөзьеллыгы" темасын яктыртучы күргәзмә төзелде. “Татарстан – туган җирем”, “Яратабыз сине, Татарстан” исеме астында класс сәгатьләре уздырыла.
Идел ярларына нурлар сибеп,
Матур булып ата бездә таң.
Таң шикелле якты Туган илем,
Бәхет биргән җирем – Татарстан. (Г. Зәйнәшева)
-
Бөтенрәсәй тикшерү эшләренә әзерлек 17.01.2020

4, 5 - 8 класс укучыларының Бөтенрәсәй тикшерү эшләренә (ВПР) әзерлеге дәвам итә. Укучылар өчен фәннәрдән өстәмә консультацияләр оештырыла.
-
"Көмеш кыңгырау" газетасы белән таныштык 16.01.2020

Укучыларыбызга 2020 нче елда яңа газета - журналлар килә башлады. Бүген укучыларыбыз белән “Көмеш кыңгырау” газетасына күзәтү ясадык. Газетада басылган укучылар иҗаты белән таныштык. Равилә Шәйдуллина шигырьләре аеруча ошады. Газетаның беренче битендә баш мөхәррир Ризидә Гасыймова түбәндәге юлларны язган: “Без тарих китабының бер битен язучылар. Кичәге көнне иртәгесе белән бәйләүчеләр, татар телен, рухын, тапшыручылар да эле без.”
-
Ата-аналар җыелышы 14.01.2020

13 нче гыйнвар көнне мәктәбебездә ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта 2019-2020 нче уку елының 1 нче яртысына йомгак ясалды, ирешкән уңышлар һәм кимчелекле яклар анализланды һәм “Гаилә – бала тормышында шәхси тәрбия алу мөхите” дигән темага доклад тыңланды. Җыелышның калган өлеше классларда, предмет укытучылары катнашында дәвам итте.
-
Безнең уңышлар. 13.01.2020

Каникул көннәрендә мәктәбебез укучылары шашка буенча район бәйгесендә катнашып кайттылар. Мәктәп командасы 2 нче урынга лаек булды. Аларга киләчәктә уңышлар телибез!
-
Педагогик киңәшмә 10.01.2020

Бүген,10 нчы январь көнне,мәктәптә педагогик киңәшмә булып узды. Киңәшмәдә беренче яртыеллык буенча чирек нәтиҗәләре, тикшерү эшләренә әзерлек һәм авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү алымнары буенча чыгышлар тыңланды, нәтиҗәләр ясалды, алдагы чиреккә бурычлар билгеләнде.
-
Туризм буенча район бәйгесе 09.01.2020

8 нче гыйнвар көнне мәктәбебез укучылары туризм буенча район бәйгесендә катнашып, 3 нче класс укучысы Гобәев Р. 4 нче урынга, 5 нче класс укучысы Гарипов Ә. 4 нче урынга, 9 нчы класс укучысы Сафин И. 2 нче урынга лаек булдылар. Аларга киләчәктә уңышлар телибез!
-
Кышкы каникулның соңгы көннәре 08.01.2020

Кышкы каникулның соңгы көннәренә аяк басабыз. Тиздән янәдән укулар башланыр. Тик әлегә укучыларыбыз рәхәтләнеп ял итәләр. Ялларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү максатыннан төрле кызыклы чаралар үткәрелеп тора. 9 класс укучылары консультацияләргә, спорт яратучылар төрле ярышларга йөриләр. Ә кемнәрдер башка шәһәрләргә, башка районнарга сәяхәт итәргә дә өлгерәләр. Мәктәбебез дә ялларда балалар шавыннан тынып тормый күңелле чаралар белән гөрләп үз эшен дәвам итә.
-
Чана шуабыз... 07.01.2020

Каникулның һәр көне сизелмичә үтеп бара. Безнең мәктәп укучылары ялларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрәләр. Чана, чаңгы шуалар, саф һавада рәхәтләнеп күңел ачалар.
Урам матур, чип-чиста,
Уйнавы рәхәт тышта.
Тәгәрәшеп тау шуабыз
Рәхмәтләр әйтеп кышка.











