Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
"Мин яратам сине, Татарстан!" шигырь бәйгесе 20.02.2020

Арча муниципаль районы башкарма комитеты "Мәгариф идарәсе" 21 нче февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан "Мин яратам сине, Татарстан!" дип исемләнгән шигырь бәйгесе үткәрде. Бәйгедә 8 нче класс укучысы Мәҗитова Г. 2 нче урынга лаек булды, ә 5 нче класс укучысы Нәгыймова Р. катнашучы дипломына ия булды. Җитәкчеләре Нәгыймова Р.Р.. Киләчәктә дә укучыларыбызга иҗади уңышлар телибез!
-
Хөрмәтле ветераныбызда кунакта 19.02.2020

Бүген башлангыч класс укучылары класс җитәкчеләре Заһидуллина Г., Гарипова А. һәм Гөберчәк авылы китапханәчесе Зарипова Г. җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышы ветераны Давлетшин Фатих абый янында булып кайттылар.Ул укучыларга үзенең балачагы, яшьлеге, сугыш вакытындагы авыр тормышы турында сөйләде. Фатих абыйның җор телле, бала җанлы булуына сокланмый мөмкин түгел. Ветераныбызга алга таба да исәнлек-саулык, озын гомер телибез!
-
21 февраль - Халыкара туган тел көне. 18.02.2020

21 февраль - Халыкара туган тел көне.
Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Туган йортыбызның, туган авылыбызның, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне, тапкыр, җор булырга өйрәткән табышмак-мәкальләребезне, моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез.
Шул уңайдан мәктәбебездә, Халыкара туган тел көненә багышлап, күргәзмә оештырылды. Укучыларыбыз, телләребезне хөрмәтләп, өч телдә шигырьләр, җыйрлар өйрәнәләр.
-
И туган тел... 18.02.2020

21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан башлангыч сыйныфларда тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Укучылар туган тел турында мәкаль-әйтемнәр һәм шигырьләр белән таныштылар. Үзләре дә өйрәнгән шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.
-
Башлангыч класслар атналыгы нәтиҗәләре 17.02.2020

Бүген башлангыч класслар атналыгына нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләр билгеләнде һәм иң актив катнашучы укучылар бүләкләнде. Укучыларыбызга алга таба да атналыкларда актив катнашып зур уңышларга ирешүләрен телибез
-
Квест "Последняя колонна" 15.02.2020

Война в Афганистане- одна из самых трагических страниц летописи советской эпохи. Она навсегда останется в памяти не только ветеранов войны, но и всех последующих поколений. 650 тысяч советских солдат приняли участие в Афганской войне. Служить они уходили мальчишками, а возвращались ветеранами. Они с честью выполнили свой интернациональный долг. А сегодняшние мальчишки и девчонки должны сохранить память о той войне, о подвигах, о славе, о погибших героях.С целью воспитания чувства патриотизма, любви к Родине, уважения к прошлому страны, братского отношения к другим народам, сегодня в нашей школе прошёл квест «Последняя колонна». Ребята узнали много об афганской войне и последствиях этой войны, сами подготовили и выступили с сообщениями о подвиге солдат.
-
Фәннәрдән ачык дәресләр 14.02.2020

Бүген Сикертән мәктәбендә 1 нче һәм 3 нче классларда "Әйләнә - тирә дөнья", 2 нче һәм 4 нче классларда ана теле фәненнән ачык дәресләр күрсәтелде. Укытучылар дәрескә югары дәрәҗәдә әзерләнгәннәр. Дәресне нәтиҗәле итеп оештыру өчен түбәндәге эш формалары сайланган: индивидуаль, төркемнәрдә эш, парларда эш. Дәрестә кулланылган күнегүләр аңлаешлы һәм кызыклы, балаларны мавыктырырлык итеп, төрле уен һәм грамматик биремнәр белән чиратлашып барды. Дәрес этаплары бер - берсе белән тыгыз бәйләнештә торды. Укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерү өстендә эш алып барылды.
-
Сикертән мәктәбе укытучылары чаңгыда
14.02.2020
Бүген Сикертән мәктәбе укытучылары Арча стадионында оештырылган, чаңгы буенча профсоюз ярышларында катнаштылар. Физик - тәрбия укытучыбыз Нәбиуллин Р.Р. лаеклы 2 нче урында. Әлеге ярышларда катнашкан укытучыларыбыз Нәбиуллин Р.Р., Каримова Л.Г., Солтанова Р.Р., Хисматуллин И.И. олы рәхмәтебезне белдерәбез. Алдагы ярышларда да уңышлар юлдаш булсын!
-
ТАССРның Атказанган терлекчесе белән очрашу 14.02.2020

Бүген Г. Камал исмендәге Сикертән төп гомум белем мәктәбендә "ТАССР ның Атказанган терлекчесе" Диләрә Әхмәдуллина белән очрашу оештырылды. Хөрмәтле Диләрә апа, заман авырлыкларына бирешмичә, көчегезне кызганмагансыз. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә! Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез!
-
Атналык дәвам итә 13.02.2020

Мәктәп тормышы файдалы һәм күңелле вакыйгаларга бай. Төрледән-төрле конкурслар, очрашулар, кызыклы сәхнәләштерүләр уку эшчәнлеге белән бергә үрелеп бара. Башлангыч сыйныф укучыларының бүген бик җаваплы көннәре. Язучыларыбызның шигырьләрен туган телдә дә, рус телендә дә иң сәнгатьле укучы баланы билгеләргә кирәк.
Балалар сынатмады, чөнки әзерлекле иделәр. “Шигырьләрне иң сәнгатьле укучы” титулына 3 нче сыйныф укучысы Р.Р. Гобәев, “Театр этюды остасы” титулына 4 нче сыйныф укучысы Д.Б. Камалова ия булдылар. Әлеге чарада мәктәбебез китапханәчесе Л.Г. Кәримова һәм Гөберчәк үзәк китапханәсе мөдире Г.З. Зарипова да катнашты.











