Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
Год основания учреждения: | 2003 |
У нас учатся: | 33 |
У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Лагерьның дүртенче көне 07.06.2018
Бүгенге көн "Юындыр бездә кунакта" темасы астында узды. Темага багышланган рәсем бәйгесе, флешмоб, викторина уздырылды. Йомгаклау өлешендә "Мойдодыр" мультфильмын карап хозурландык. Балалар бик актив булды.
-
Лагерьның 3 нче көне 06.06.2018
Бүген "Күңелле балачак" исеме астында лагерь ачылу тантанасы узды. Укучылар үзләренең матур чыгышлары белән тантанага ямь өстәделәр. Бәйрәм спорт уеннары белән үрелеп барды. Көнебез күнелле һәм файдалы узды.
-
Лагерьның икенче көне 05.06.2018
Лагерь иртәнге линейка белән башланып китте. Линейкада бүгенге көннең эш тәртибе белән таныштырылды. "Кояш, һава, су- безнең дусларыбыз! " һәм "Туган якны сөючеләр" дигән темаларга укучылар белән әңгәмә үткәрелде. Табигатькә чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, юл йөрү кагыйдәләре искә төшерелде. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйналды. Бүгенге көн укучылар өчен бик күңелле һәм файдалы булды.
-
"Дуслык " лагеры ачылды 04.06.2018
Мәктәптә "Дуслык" лагеры ачылды. Лагерьдагы тәртипләр һәм кагыйдәләр белән таныштырылды. Шәфкать туташы тарафыннан балаларның сәламәтлекләре тикшерелде. Чисталыкны саклау таләпләре турында әңгәмә уздырылды. Укучылар берлеге, төркем исеме сайланды һәм укучылар ике төркемгә бүленделәр. Төркем почмаклары булдырылды. 1 нче июнь - балалар яклау көне. Шул уңайдан асфальтта төсле бурлар белән "Җир планетасы балалары" темасы астында рәсем бәйгесе уздырылды. Һәр төркемнең рәсеме эчтәлекле һәм үзенчәлекле булды.
-
Ата-аналар җыелышы. 31.05.2018
Бүген 2017 – 2018 нче уку елының соңгы көне. Үзенең кабатланмас истәлекләре, шатлыклы мәшәкатьләре белән тагын бер ел артта калды. Шул уңайдан мәктәбебездә балалар белән берлектә әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышта Сеҗе бүлекчәсе янгын сүндерү җитәкчесе Нуриев С.Х. һәм участок полициясе Мифтахов И.Р. катнашып, җәйге каникул чорындагы куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырдылар. Әти-әниләр дә үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Җыелышка килгән һәркем хәвеф-хәтәрсез, имин җәйләр булуын теләп таралыштылар.
-
Балалар Сабантуе 30.05.2018
Бүген мәктәбебездә балалар Сабантуе бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте. Анда төрле-төрле ярышлар, уеннар үткәрелде. Укучылар бик теләп һәр уенда, ярышта катнаштылар. Ахырдан җиңүчеләр билгеләнде, бүләкләр тапшырылды. Балалар бик шат булдылар.
-
Варислыкка кабул итү тантанасы 30.05.2018
Бүген 4 нче класс укучыларын Татарстан Варислар Берлегенә кабул итү тантанасы булды. Укучылар варислар үтәргә тиешле кагыйдәләр, лозунглар, символлар белән таныштылар, тантаналы вәгъдә бирделәр. Өлкән класс варислары 4 нче класс укучыларына Татарстан Варислар Берлегенең галстукларын бәйләделәр. Тантана бик матур үтте.
-
Күңелле поход 29.05.2018
30 нчы май көнне башлангыч класс укучылары класс җитәкчеләре Мәҗитова Р.Г., Хәбирова Р.П., укытучылары Гарипова А.А. җитәкчелегендә табигать кочагына походка чыктылар. Алар анда спорт уеннары, милли уеннар уйнадылар, казан асып уха пешерделәр, тәмле әйберләр ашадылар. Поход бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте, укучылар бик шат булып калдылар.
-
Табигатькә экскурсия 28.05.2018
Бу көнне мәктәбебез укучылары, Нәбиуллин Р.Р. җитәкчелегендә, велосипедта табигатькә экскурсиягә чыктылар. Саф һавада төрле уеннар уйнадылар. Балаларга чишмәләрне, сулыкларны чиста тотуның мөһимлеге турында сөйләнелде.
-
Имтиханнарга әзерлек 25.05.2018
9 нчы классларда имтиханнарга әзерлек дәвам итә. Иртәгедән чыгырылыш сыйныф укучылары өчен Бердәм дәүләт имтиханнары башлана. Укучыларыбызга зур уңышлар телибез!