Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
Год основания учреждения: | 2003 |
У нас учатся: | 33 |
У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
Тату сыйныф серләре 20.11.2018Урта Курса мәдәният йортында укучылар һәм әти-әниләр комитеты белән берлектә уздырыла торган "Тату сыйныф серләре" дип атала торган конкурсның зона этабы булып узды. Әлеге чарада безнең мәктәп укучылары да бик теләп катнаштылар. 6 класс укучылары һәм әти-әниләре үзләренең активлыгы белән аерылып торалар һәм бүген дә алар сынатмадылар.
-
Көрәш ярышлары 19.11.2018
17 нче ноябрь көнне Наласа урта мәктәбендә 2005 нче елгы һәм аннан кечерәк укучылар арасында татарча көрәш буенча ярышлар булып узды. Ярышта безнең мәктәп укучылары да катнашты. 8 нче класс укучысы Сафин Илназ 1 нче урын алды. Укучыларыбызга алдагы ярышларда да уңышлар телибез.
-
Нәгыймә Таҗдарованың тууына 130 ел тулу уңаеннан 16.11.2018
РСФСРның атказанган, ТАССРның халык артисткасы Нәгыймә Таҗдарованың тууына 130 ел тулу уңаеннан Арча районы мәдәният учреждениеләре арасында бәйге бара. Әлеге чарада безнең мәктәп укытучылары да актив катнашты. Камалчыларга уңышлар телибез.
-
Ата-аналар җыелышы 15.11.2018
Бүген Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә чираттагы ата-аналар җыелышы үтте. Көн тәртибе буенча: I нче чирек нәтиҗәләре, юлда хәвефсез йөрү кагыйдәләре һәм террорчылыкка каршы көрәш буенча мәктәптә узучы чаралар турында сөйләшенде. Әти-әниләр һәм укытучылар белән очрашуга Сеҗе җирлеге җитәкчесе Гөлфия Мансуровна, ҖЧҖ “Агрокомплекс” “Ак барс” директоры Шайдулла Имамович, балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Энҗе Фанисовна һәм участок инспекторы Эльвир Расихович килгән иде. Җыелыш эшлекле фикер алышу тәртибендә барды.
-
Сулыкларда куркынычсызлык айлыгы башланды. 09.11.2018
Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә сулыкларда куркынычсызлык айлыгы башланып китте. Айлыкка план төзелде. Классларда тәрбия сәгатьләре уздырыла. “Бозда сак бул!” темасына рәсем бәйгесе игълан ителде.
-
”Коррупциягә каршы көрәштә мин ничек катнаша алам? 08.11.2018
Бүген мәктәбебездә: ”Коррупциягә каршы көрәштә мин ничек катнаша алам?” дигән темага класс сәгатьләре узды. Укучылар “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турында”гы Закон белән таныштылар. Коррупция сүзенең мәгънәсен ачыкладылар.
7, 8, 9 нчы класс укучылары “Түгәрәк өстәл” артында үз белемнәрен ныгыттылар, фикерләре белән уртаклаштылар, кызыклы ситуацияләрдән чыктылар, чыгыш ясап, фикерләр белән уртаклаштылар.
-
Библиографик дәрес 07.11.2018
7 ноябрьдә Казанда “Мәгариф” журналының беренче саны чыгуга 100 ел (1918) тулды. Шул уңайдан мәктәбебез китапханәчесе Шәймарданова А.Р. укучылар белән эчтәлекле әңгәмә үткәрде. Ул “Мәгариф” журналының оешу тарихы, аның редакторлары белән таныштырды. Укучылар сорауларга җаваплар бирделәр.
-
Спортивный туризм 06.11.20186 ноября в городе Арск прошли открытые районные соревнования по спортивному туризму "Арский вызов". На соревнованиях участвовали команды из Арского, Балтасинского районов, а также Ново-Савинского, Московского районов г. Казани. Команда нашей школы приняли участие на данном соревновании.
-
Лучший шашист 02.11.2018
2 ноября на базе во Дворце школьников прошли соревнования по шашкам на звание "Лучший шашист". Ученик второго класса Губаев Радис достойно выступил среди своих соперников и занял второе место. Поздравляем Радиса с победой и желаем дальнейших успехов!
-
Олимпиадага әзерлек 01.11.2018
Бүген безнең олимпиадалар буенча мәктәп турында беренчелекне алган укучыларыбыз консультацияләргә килделәр. Фән укытучылары, олимпиадаларга хәзерлекне күптән башлады инде. Район турында катнашу өчен укучылардан зур белем, шәхси теләк сорала. Аларга уңышлар телибез!