Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
Год основания учреждения: | 2003 |
У нас учатся: | 33 |
У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
Көзге кросс. 15.10.2018
Мәктәптә 1-9 нчы сыйныфлар арасында Көзге кросс ярышлары үтте. Укучылар бик теләп катнаштылар. Җиңүчеләр билгеләнде, грамоталар тапшырылды. Мондый чаралар балаларда спорт белән кызыксынуны үстерә, сәламәтлекне ныгыта.
-
"Риск" уены 12.10.2018
Бүген 6 нчы һәм 8 нче класс укучылары белән “Риск” уены уйнатылды. Укучылар 2 командага бүленеп 3 категория буенча көч сынаштылар. Спорт, технология темалары буенча сорауларга җавап бирделәр. “Комета” командасы көчлерәк булып чыкты. “Чемпион” командасы аз гына балл белән икенче урынга калды. Актив укучыларга сертификатлар тапшырылды.
-
Дөрес туклану - сәламәтлекнең төп нигезе 11.10.2018
Бүген мәктәбебездә “Дөрес туклану - сәламәтлекнең төп нигезе” дигән темага тәрбия сәгатьләре уздырылды. Класс җитәкчеләре балаларның сәламәтлек турында күзаллауларын киңәйттеләр, дөрес туклану белән сәламәтлекнең ныклы бәйләнештә булуын аңлатырга булыштылар.
-
Интернет-тестирование 09.10.2018
Сегодня ученики 9 класса Сикертанской ООШ имени Г. Камала прошли интернет тестирование по математике.
-
5 нче октябрь - Укытучылар көне 05.10.2018
Бүген район мәдәният йортында Укытучылар көне уңаеннан бәйрәм тантанасы үткәрелде. Безнең мәктәбебез укытучылары да әлеге тантаналы чарада катшаштылар.
-
Бәйрәм белән Сезне, укытучым! 04.10.2018
Хөрмәтле Укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер телибез. Безнең илдә кеше бәяләп бетерә алмаслык кыйммәтле хәзинә. Кешеләр илнең хуҗасы һәм тоткасы. Ә илебез киләчәгенең тоткасы сезнең кулларда, хөрмәтле укытучыларыбыз! Сез кешеләргә белем ачкычы бирәсез, кешене кеше итәсез, олы юлга илтәсез. Сезгә барысы өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Бәйрәм белән Сезне, укытучым!
Йөрәгемнең якын кешесе.
Дөнья серен миңа өйрәтүчем.
Яшь җаннарга — Ходай илчесе!
Сезгә телим саулык, озын гомер,
Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен.
Шәкертләрнең тырыш, инсафлысын.
Яхшы гамәл, Ходай рәхмәтен!
Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбе укучылары.
-
Истә калырлык очрашу 03.10.2018
Мәктәбебез укучылары Курса-Почмак мәдәният йортында Закир һәм Гөлүсә Шаһбан белән очрашуда катнаштылар. Очрашу эчтәлекле һәм мавыктыргыч булды. Гөлүсә ханым үзенең матур шигырьләрен укып, күңелләргә рухи азык өстәде. Очрашу күмәкләшеп “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды. Очрашудан һәркем канәгать калды.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2018
Көзнең матур, ямьле чагы,
Бүген гади көн түгел.
Бүген – Өлкәннәр бәйрәме,
Шуңа шатлана күңел.
Кадерлеләрдән кадерлерәк, сөйкемлеләрдән сөйкемлерәк, шәфкатьле, миһербанлы, олы җанлы өлкәннәребез! Сезне бүгенге бәйрәм белән котлыйбыз.Сау-сәламәт булып, дөньяга ямь биреп яшәгез, урыннарыгыз өйнең түрендә булсын! Әнә шундый күтәренке рухта бүген мәктәбебез укучылары укытучылар белән берлектә өлкән яшьтәге авылдашларыбызны бәйрәм белән котладылар.
-
С Днём воспитателя и всех дошкольных работников! 28.09.2018
27 сентября отмечался красивый и светлый праздник – День воспитателя и всех дошкольных работников. Профессия эта очень благородная и добрая, ведь воспитатели дают первые знания, дарят тепло своей души детишкам. В связи с этой датой поздравляем воспитателей и дошкольных работников с их профессиональным праздником!!! Желаем всем здоровья, душевной стойкости и благополучия, мира и счастья в семьях, любознательных и творческих воспитанников, новых трудовых успехов!!!
-
Олимпиадалар дәвам итә 27.09.2018
Мәктәпләрдә фән олимпиадалары дәвам итә. Бүген мәктәбебезнең 7 нче класс укучылары Ибраһимова И. И. җитәкчелегендә математикадан олимпиада эшен башкардылар.