Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
Год основания учреждения: | 2003 |
У нас учатся: | 33 |
У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Сынап карау имтиханы 14.01.2019
Яңа уку чирегенә аяк бастык. Бу - аеруча җаваплы һәм иң озын чирек. Бүген 9 сыйныф укучылары информатика фәне буенча чираттагы сынап карау имтиханы уздылар. Уңышлар телибез!
-
Саф һавада чаңгыда шуу нинди күңелле! 11.01.2019
Чаңгыда шуу бик күңелле һәм мавыктыргыч спорт төре, ул балаларның физик үсеше һәм сәламәтлекләрен ныгытуда, аларның шәхес буларак формалашуларында нигез булып тора. Шуңа күрә мәктәптә укучыларның сәламәтлеген ныгыту буенча актив эш алып барыла. Чаңгы шуудан балалар аерым бер ләззәт алалар, физик тәрбия дәресләрендә саф һавада чаңгыда бик яратып йөриләр, сәламәтлекләрен ныгыталар.
-
Г. Камалның 140 еллыгын каршылап 10.01.2019
Татар әдәбияты классигы, атаклы драматург, сүз остасы, журналист, татар театрына нигез салучы, ялкынлы публицист, авылдашыбыз Галиәсгар Камалның тууына 30 нчы гыйнварда 140 ел була. Шул уңайдан 7 нче класс җитәкчесе Нәгыймова Р.Р. укучылар белән “Г. Камал тормыш мизгелләре” исеме белән әдипнең тормыш юлын, нәсел шәҗәрәсен яктырткан класс сәгате үткәрде.
-
Сынау имтиханы 08.01.2019
Укучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясендә нинди нәтиҗәгә ирешүе мәктәпнең имтиханга әзерлек эшчәнлегеннән тора. Бу катлаулы чорга әзерлек буенча педагогик коллектив тарафыннан күп эш башкарыла. Каникул чоры булуга карамастан укытучылар, укучылар һәм әти-әниләр бик тырыша. Бүген исә укучыларыбыз математика фәненнән сынау имтиханы тапшыра.
-
Итекле хоккей уеннары 07.01.2019
Яңа ел каникуллары вакытында мәктәбебездә, тимераякларда һәм чаңгыда шуу өчен бөтен мөмкинлекләр булдырылды. Әлеге вакытта да мәктәбебездә итекле хоккей ярышлары бара.
Куркытмый безне
Кышкы салкын да.
Боз мәйданында
Уйныйбыз хоккей да.
-
Эх күңелле чана шууы! 06.01.2019
Каникулның һәр көне бик кызыклы үтте. Бүген күмәкләшеп чана шудык! Эй күңелле булды да соң! Рәхәтләнеп күңел ачтык, саф һавада сәламәтлегебезне ныгыттык.
Каникуллар матур үтә,
Таудан чана шуабыз.
Рәхәтләнеп уйнап була –
Кышны бик яратабыз!
-
Саф һавада чаңгы шуабыз. 05.01.2019
Кышкы салкын саф һавада уйнаулары бигрәк тә күңелле. Бүген без кабат мәктәптә! Укырга түгел, чаңгыда шуабыз. Бергә-бергә күңелле бит. Битләр кызара, рәхәтләнеп саф һава сулыйсың. Күңелләр күтәрелә.
-
Яшь хоккейчылар ярыша. 04.01.2019
Бүген 7, 8 нче сыйныф укучылары арасында хоккей ярышлары булды. Спортның бу төрен балалар бик ярата. Мәктәптә хоккей мәйданчыгы булу да моңа зур этәргеч. Балалар рәхәтләнеп тимераякта шудылар, бер-берсе белән аралаштылар, командалар ярыштылар. Ахырдан җиңүчеләр билгеләнде. Кышкы каникуллар матур гына, актив ял белән аралаштырылып үтә, балаларның сәламәтлеге ныгый. Алга таба да барысына зурдан-зур уңышлар телибез!!!
-
Саф һавада уеннар. 03.01.2019
Кышкы каникуллар! Бу вакытта гына кышкы спорт төрләре белән шөгыльләнергә була. Мәктәп укучылары каникул ялларын файдалы һәм күңелле уздыралар. Мәктәп янында алдан төзелгән план нигезендә шугалак эшли. Бүген мәктәбебез янындагы шугалакта кызлар арасында шорт-трек ярышлары үтә. Тимераякта шуу кеше организмы өчен бик файдалы.
-
Каникул дәвам итә... 02.01.2019
Спорт – сәламәтлек нигезе. Шуңа күрә укучыларыбызны һәрдаим спортка тартырга тырышабыз. Шул уңайдан бүген укучыларыбыз мәктәп яны спорт мәйданчыгында тимераякта шуып, вакытларын күңелле итеп үткәрделәр.