Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Мәктәп бакчасында бәрәңге алу 04.09.2026

Мәктәп бакчасында бәрәңге алу
Бүген дәресләрдән Галиәсгар Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбе укытучылары, укучылар һәм хезмәткәрләр мәктәп яны участогында бәрәңге җыеп алдылар, бакчаны тәртипләделәр. Быел да уңыш мул булды. Ул безнең укучылар, укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре тырышлыгы белән үстерелде. Алар җәй буе мәктәп яны тәҗрибә мәйданчыгында тырыш хезмәт куйдылар. Бәрәңге җыю тәмамланды, әмма бу көн турындагы истәлекләр безнең белән озакка калачак, чөнки бергә эшләү күңелле һәм рәхәт.
Уборка картофеля на пришкольном участке
Сегодня после уроков учителя, учащиеся и работники Сикертанской основной общеобразовательной школы имени Галиаскара Камала убирали картофель на пришкольном участке. В этом году собрали богатый урожай. А выращен он благодаря стараниям наших учеников, учителей и работников школы, которые кропотливо работали на пришкольном участке всё лето. Уборка картофеля закончилась, но воспоминания об этом дне останутся с нами надолго, ведь совместный труд дарит радость и сплачивает коллектив.
#Минпросвещения
#Росдетцентр
#НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #КомандаВоспитанияРТ #ФизкультЗарядкаОбразовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО, мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства», реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации.
-
"Тормыш тамчысы" акциясе 03.09.2026

"Тормыш тамчысы" акциясе.
2026 нчы елның 3 нче сентябрендә террорчылыкка каршы көрәштә Теләктәшлек көне кысаларында бөтен Россия буйлап "Тормыш тамчысы" акциясе бара. Ул 2004 нче елның сентябрь аеның беренче көннәрендә Бесланда булган вакыйгаларга багышлана. Нәкъ менә шул вакытта 18 ел элек биредә фаҗигага әйләнгән тантаналы линейка башланган. Ул вакытта бинаны террорчылар басып алган, 1128 кешене, нигездә башлангыч сыйныф укучыларын, аларның ата-аналарын һәм укытучыларын тоткынлыкка алган. Алар өч көн буе тоткынлыкта булсалар да, бер тамчы су да эчә алмаганнар. 2018 нче елдагы коточкыч вакыйгаларны искә алып, Галиәсгар Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбе укучылары да ел саен бу акциядә катнаша, чөнки бу фаҗига турында һәр бала белергә тиеш.
#Минпросвещения
#Росдетцентр
#НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #КомандаВоспитанияРТ #ФизкультЗарядкаОбразовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО, мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства», реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации.
-
Юл кагыйдәләрен белү мөһим. 02.09.2026

Хәзерге шау-шулы заманда юл йөрү кагыйдәләрен белмәү сәбәпле җәяүлеләр белән куркыныч хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Менә шундый күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен без башлангыч сыйныф укытучылары 1 класстан укучыларга юл йөрү кагыйдәләрен, билгеләрен өйрәтәбез. Бүген “Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?” дигән темага багышланган класс сәгате үтте. Класс сәгатенең максаты: светофорның төсләрен аера белү, шуның буенча ничек хәрәкәт итүләрен тикшерү; урамда бер-берсенә карата игътибарлы, ярдәмчел, әдәпле булуларын тәрбияләү; юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.
#Минпросвещения
#Росдетцентр
#НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16
#КомандаВоспитанияРТ #ФизкультЗарядка
Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО, мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства», реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации.
-
Белем бәрәме 01.09.2026

Белем бәйрәме
Хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар һәм әти-әниләр! Сезне чын күңелдән 1нче сентябрь – Белем көне белән котлыйбыз! Көзге алтын көннәрнең берендә мәктәп ишекләре яңадан ачыла. Бу көн һәрбер укучы, һәрбер гаилә өчен иң якты, иң дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе. Ул безгә яңа белемнәр дөньясына аяк басарга, максатлар куярга һәм алга омтылырга рухи көч бирә. Бүген безнең мәктәбебездә дә шаулап-гөрләп белем бәйрәме узды. Чараны мәктәбебез директоры Шәмсемөхәмәтова Гөлназ Фирдүс кызы ачып җибәрде. "Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" җитәкчесе Гыйбадуллина Гөлфия Мансур кызы да коллективка матур теләкләрен җиткерде. Хөрмәтле дуслар! Әйдәгез, яңа уку елына зур өметләр, якты хисләр белән аяк басыйк. Мәктәбебез һәрвакыт белем учагы, җылылык һәм дуслык урыны булып калсын.
#Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #КомандаВоспитанияРТ #ФизкультЗарядка
Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО, мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства», реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации.
-
22.08.2026

Райондашларыбыз белән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган күргәзмәбез белән уртаклаштык. Оста куллы авылдашыбыз Рамил Солтанов ясаган машина яныннан бер генә кеше дә тыныч кына үтеп китмәде. Ул аны ясау серләре белән кызыксынган һәркемне таныштырды.
-
19.08.2026

Пока лето подходит к концу и мы готовимся к новому учебному году, наши учителя не останавливаются в своем профессиональном развитии и проходят масштабное повышение квалификации в ведущем IT-вузе страны — Университете Иннополис.
Тема курса звучит как сюжет для научно-фантастического фильма, но для нас это увлекательная образовательная реальность 2026 года: «Технологический практикум: от данных к прототипу ИИ-агента».
#ГодЕдинстваНародовРоссии
#ТатарстанХәрбиДанХезмәтФидакарлекЕлы
#РоссияХалыкларБердәмлекЕлы
#Минпросвещения #НавигаторыДетства
#Росдетцентр #НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяООШимГКамала#ВолонтерыПобедыАрскийРайон -
17.08.2026

Арча муниципаль районында физик культура укытучылары, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү педагоглары өчен тантаналы бүләкләү чарасы узды. Район башлыгы күпьеллык намуслы хезмәт, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм физик культураны үстерүгә керткән зур өлешләре өчен алдынгы мәгариф хезмәткәрләренә лаеклы бүләкләр тапшырды.
Бу исемлектә безнең мәктәп укытучысы - Нәбиуллин Разил Расип улын күрү чын мәгънәсендә зур шатлык һәм горурлык! Укытучыбызның тырышлыгы, балаларга мәхәббәте һәм осталыгы район күләмендә югары бәяләнде. Без укытучыбызны йөрәк түреннән котлыйбыз, аңа яңа профессиональ казанышлар, саулык һәм иҗади уңышлар телибез!
#ГодЕдинстваНародовРоссии
#ТатарстанХәрбиДанХезмәтФидакарлекЕлы
#РоссияХалыкларБердәмлекЕлы
#Минпросвещения #НавигаторыДетства
#Росдетцентр #НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяООШимГКамала#ВолонтерыПобедыАрскийРайон -
17.08.2026

Районыбызда узган Физкультурачылар көне бәйрәменнән Сикертән мәктәбе дә читтә калмады. Ярышларда көч, чыдамлык һәм команда рухы күрсәтелде. Һәр катнашучы үз көчен сынап, кызыклы минутлар кичерде. Спорт – ул сәламәтлекнең төп нигезе, шуңа күрә безнең мәктәптә спортка зур игътибар бирелә. Бу көн тагын бер тапкыр сәламәт яшәү рәвешенең әһәмиятен исбатлады.
#ГодЕдинстваНародовРоссии
#ТатарстанХәрбиДанХезмәтФидакарлекЕлы
#РоссияХалыкларБердәмлекЕлы
#Минпросвещения #НавигаторыДетства
#Росдетцентр #НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяООШимГКамала#ВолонтерыПобедыАрскийРайон -
28.07.2026

Бу көннәрдә мәктәпләр һәм балалар бакчалары яңа уку елына әзерләнә. Бүген бездә дә, мәктәпнең яңа уку елына әзерлеген билгеләү буенча, комиссия эшләде һәм уңай бәя бирде. Бу укытучылар, техник хезмәткәрләр һәм укучыларның бердәм хезмәт нәтиҗәсе.#Минпросвещения#Навигаторыдетства#Росдетцентр#НавигаторыДетства16#МинОбрНаукиРТ#КомандаВоспитанияРТ#КомандаВоспитанияАрска#СикертанскаяООШимГКамала
-
24.07.2026

Җәйге каникуллар мәктәп укучылары өчен ял итү генә түгел, ә хезмәт дөньясы белән танышу, беренче хезмәт тәҗрибәсен туплау. Укучылар җәйге каникул чорында мәктәп тәҗрибә бакчасында бик тырышып эшлиләр. Көн саен яшелчәләргә, чәчәкләргә сулар сибәләр, чүпләрен утыйлар.
Җиләкләрне җыеп бетерү — эшнең ахыры түгел. Июль һәм август айларында үсемлек актив үсеш фазасында була: нәкъ менә шушы вакытта киләсе елгы уңышның нигезе — чәчәк бөреләре салына. Киләсе сезонда җиләкләрнең күләме һәм сыйфаты нәкъ менә хәзерге тәрбиягә бәйле. Укучылар мәктәп тәҗрибә бакчасында җиләкләрне кистеләр, чүпләрдән чистарттылар.
#Минпросвещения#Навигаторыдетства#Росдетцентр#НавигаторыДетства16#МинОбрНаукиРТ#КомандаВоспитанияРТ#КомандаВоспитанияАрска#СикертанскаяООШимГКамала











