Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Золотое сечение 05.04.2019

Төгәл фәннәр атналыгы кысаларында математикадан "Золотое сечение" мероприятиесе узды. Математика укытучысы Сагдуллин Р.Ш. укучыларны гаҗәеп кызык математика - саннар илендә сәяхәт иттерде. Математиканың башка фәннәр белән бәйләнеше күрсәтелде.
-
Физикадан ачык дәрес 05.04.2019

Математика-физика-информатика атналыгы кысаларында бүген 7 классларда "Архимед законы турындагы белемнәрне гомумиләштерү" дәресе булды. Укучылар корабльдә сәяхәт итү барышында төрле ситуацияләрне физика белемнәре ярдәмендә чишеп, төрле экспериментлар башкарып дәреснең үтеп китүен сизмәделәр дә!
-
"Гаилә-җылы учак" - тәрбия сәгате 05.04.2019

Бүген 6 класста “Гаилә – җылы учак” дип исемләнгән тәрбия сәгате булып үтте. Укучылар гаилә бәхете, гаиләдәге иң хөрмәтле кеше, бертуганнар турында сөйләштеләр. Группадаларда эшләп әниләргә карата иркәләү сүзләре яздылар, гаилә турында мәкальләрне тулыландырдылар.
-
Интеллектуаль турнир 04.04.2019

Төгәл фәннәр атналыгы кысаларында бүген мәктәптә 7-8 класслар катнашында информатикадан интеллектуаль турнир үткәрелде. Төрле кызыклы биремнәр, информатикага кагылышлы терминнар, анаграммалар аша укучылар фән белән кызыксынучанлыкларын күрсәттеләр, күп файдалы мәгълүмат алдылар.
-
Төгәл фәннәр атналыгы 03.04.2019

Төгәл фәннәр атналыгы кысаларында физика фәне буенча "Ачык лаборатория" уены үткәрелде. 7, 8 класс укучылары физик тәҗрибәләрне үзләре үткәреп, үзләре физика күзлегеннән чыгып аңлатма бирделәр. Чара барлык катнашучы, тамашачы өчен дә мавыктыргыч, файдалы булды.
-
Юбилей белән котлыйбыз!!! 01.04.2019

Хөрмәтле коллегабыз, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Галяутдинова Ләлә Фәритовнаны 55 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез!!! Саулык-сәламәтлек, тормышында һәм эшендә иҗади уңышлар юлдаш булсын!
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгең –
Без калабыз шушы теләктә.
Туган көнең-юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез!!!
-
10-11 кл. да "Эврика" исемле ачык мероприятие 01.04.2019

Бүген 10-11 класслар катнашында "Эврика" исемле ачык мероприятие булып үтте. Укучылар үзара көч сынаштылар, күңелле тәҗрибәләр ясадылар. 11 класс укучылары аз гына өстенлек белән җиңеп чыктылар. Молодцы!
-
«Как стать самозанятым гражданином» 30.03.2019

Министерство образования и науки РТ в целях реализации ФЗ от 27.11.2018 г. №422-ФЗ, а также Плана мероприятий («дорожная карта») по реализации пилотного проекта по применению специального налогового режима в виде налога на профессиональный доход на территории РТв сфере образования, утвержденного приказом Министерства образования и науки РТ от 25.12.2018г. №под-1955/18, направляет информационный материал «Как стать самозанятым гражданином» (листовка) для информирования сотрудников и населения, а также размещения на официальных сайтах образовательных организаций.
-
9 классларда химиядэн консультация 29.03.2019

Язгы каникуллар булуга карамастан, укытучылар укучыларга бердәм дәүләт имтиханнарыннан консультацияләр үткәрәләр. Фотода химия укытучысы Лилия Шагимулловна 9 класс укучыларына консультация үткәрә.
-
Имтиханнарга хәзерлек дәвам итә. 27.03.2019

Язгы каникул вакытында 9 һәм 11 класс укучылары төп дәүләт имтиханнарына хәзерлек эшен дәвам итәләр. Алар 25,26, 27 март көннәрендә сынау имтиханнарында катнаштылар, калган көннәрдә имтихан бирәсе фәннәр буенча консультацияләр үткәрелә.
















