Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
1 сентябрь-белем бәйрәме 02.09.2019

Әй мәктәбем! Олы юлга сукмак башы
Зур тормыш баскычы син!
Серле белем дөньясының
Бердәнбер ачкычы син...
Бүген мәктәпләрдә җиз кыңгырау чыңы укучыларны һәм укытучыларны беренче дәрескә чакырып чыңлады. Безнең мәктәпнең дә 151 укучысын классларга җыйды ул сихри аваз. "Исәнме , мәктәп!" дип исемләнгән тантаналы чарада Арча ДОСАФ җитәкчесе Рөстәм Ринатович Алиев укучыларга һәм мәктәп коллективына хәерле уку еллары теләп ЮИД командасына велосипед тапшырды. Шулай ук традиция буенча авылдашыбыз ООО "Сервис-Агро" оешмасы җитәкчесе Каримов Габделхай Юсупович 1 класс укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган рюкзаклар бүләк итте. Авыл җирлеге,"Северный " күмәк хуҗалыгы да укучыларга бүләкләр тапшырды. Авылыбызның ветераннар советы рәисе Кәүсәрия Габделхаковна һәм имам хатип Рөстәм хәзрәтнең хәер фатихалары белән Яңа уку елын башлап җибәрдек. Хәерле сәгатьтә!
-
Прием на 1 класс в МБОУ "Шушмабашская СОШ" 01.09.2019

С 1 февраля 2019 года начинается приём заявлений на 1 класс от родителей будущих первоклассников на приём в школу.
-
Беренче педсовет. 28.08.2019

28 август көнне яңа уку елына багышланган укытучыларның педсоветы узды. Администрация тарафыннан үткән уку елына тирән анализ ясалды һәм киләсе елга планнар куелды. Хәерле сәгатьтә.
-
Мәктәп ярминкәсендә 24.08.2019

24 август көнне Арча район мәгариф хезмәткәрләренең ярминкәсе гөрләде. Ярминкәдә Шушмабаш урта мәктәбе бакчасында үстерелгән бай ассортимент тәкъдим итте.
-
Чәчәк фестивале 24.08.2019

24 августта Җиңү паркында чәчәк фестивале булып узды. Шушмабаш урта мәктәбе 2019-Театр елы уңаеннан әзерләнгән "Театр-милләтебезнең йөзек кашы" дип исемләнгән чәчәк композициясен тәкъдим итте. Яшь артистларыбыз кунакларга татар драматургиясенең иң популяр "Зәңгәр шәл" спектаклен уйнап күрсәтте.
-
Чәчәкле җәй 20.08.2019

Шушмабаш мәктәбенең бакчасын җәен искиткеч гүзәл матур гөлләмәрнең , "Сихри тавис кошы", "Акыллы ябалак", "Җәйге палитра", "Милли орнамент " һ.б.чәчәк композицияләренең аллы-гөлле чәчкәләре бизи. Бу укытучыларның һәм укучыларның, техник хезмәткәрләрнең зур, тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Ә мәктәбебезнең эчен, озакламый яраткан укучыларыбызның нурлы йөзләре бизәр.
-
Хезмәт чиреге дәвам итә 13.08.2019

Быелгы җәй мул яңгырлы булды,шуңа күрә мәктәп яны тәҗрибә участогындагы уңыш та мулдан.
-
Эшли-эшли ял итәбез! 30.07.2019

Мәктәп бакчасында эш гөрләп бара.Суган һәм сарымсак уңышы җыеп алынып саклануга урнаштырылды. Кәбестә, кишер, чөгендер түтәлләре чүпләрдән чистартып, төпләре йомшартылды. Чәчәклектә аллы-гөлле чәчәкләр күзләрне иркәли. Эшләнгән эшнең нәтиҗәсен күрү бик күңелле!!!
-
Яңа уку елына әзерлек бара 28.07.2019

Мәктәптә яңа уку елына әзерлек бара. Кабинетларда ремонт эшләре башкарылды, мәктәп яны территориясе тәртипкә китерелде.
-
Бүген Сабантуй бездә! 20.06.2019

Иртән йокылардан торып йөгерә-йөгерә үзебезнең яратап йөргән "Күбәләкләр" мәктәп яны лагерына килдек. Тәннәребезне язып иртәнге гимнастика ясап, ашханәдә без яраткан тәмле боткаларны ашап лагерь Сабантуйга әзерлек эшләрен башладык. Бүген бездә- Сабантуй! Әйбер кисү,чүлмәк вату, кашыкка йомырка куеп йөгерү, "Мин герой " уеннарында барлык балалар катнашты, Сабантуйда берәү дә бүләксез калмады. Бәйрәм бик күңелле булды.
Көннең икенче яртысында группада лагерь балалары өчен татарча дискәтүк үтте.
















