Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
12 июнь. Россия көне! 12.06.2019

Бүген лагерьда зур бәйрәм Россия көне!Иртән барыбыз да лагерьга җыйналып,иртәнге зарядка ясап,тәмле ашлар ашап,тәрбия сәгатенә ашыктык. Гүзәл Наилевна безгә Россия дәүләте турында күп мәгълүматлы презентация ярдәмендә тәрбия сәгате үткәрде. Шулай ук мәктәп каршында асфальтта Россия көненә багышлап төсле бурлар белән рәсемнәр ясадык. Көннең икенче яртысында саф һавада уеннар уйнадык. Көнебез сизелми үтеп китте.
-
"Балыкчылар көне" 11.06.2019

Бүген иртән барыбызда лагерьга килдек,иртәнге зарядкадан сон, тәмле,файдалы ботка ашадык. Гөльшат Ринатовна, Лилия Мөдәрисовна оригами технологиясе белән “Песи” ясаттылар.Балалар нәни куллары белән тырыша-тырыша ясаган төрле төстәге песиләрдән күргәзмә ясадылар. Кул эшләрен тәмамлап бетергәч,кармакларны алып Шушма елга буена балык тотарга киттек. Бүген бездә “Балыкчылар көне” булды. “Иң күп балык тотучы”- Багаветдинов Рүзәл , “Иң зур балык тотучы”- Сунгатуллина Зәлидә.
-
“Дуслар җыелган җирдә” 10.06.2019

“Күбәләкләр” мәктәп яны җәйге балаларны сәламәтләндерү лагеренең бүген унынчы көне. Бүгенге “Дуслар җыелган җирдә” дип аталган көнебездә җәйге табигатькә сәяхәт ясадык. 1 отряд “Җиләкләр” Арча шәһәренә,2отряд “Карлыганнар” авылның җәйге табигатенә экскурсиягә бардылар. Көннең икенче яртысында “Әкияләр илендә”дип исемләнгән уен-викторина булды.
-
“Күңелле ял итәбез!” 09.06.2019

Лагерьның тугызынчы көне “Күңелле ял итәбез!” дип исемләнде. Бүген авылларда Сабантуйлар. Без үзебезнең әти-әниләребез,туганнарыбыз белән бу бәйрәмнәрдә күңелле итеп ял иттек,уеннарда катнаштык,җырладык,биедек.Көнебез бик күнелле утте.
-
. “Сәяхәтләр көне” 08.06.2019

Бүген лагерьда сәяхәтләр көне. Без Шушма елгасы буйлап сәяхәткә бардык. Чишмәләр белән таныштык, аның саф суларын эчтек,тәннәребезгә шифа алдык. Елга буенда суларга кереп чәчрәтеп уйнадык. Бик куңелле һәм рәхәт булды.
-
“Көчлеләр,җитезләр” 07.06.2019

Иртән барыбыз да лагерьга җыйналдык. Иртәнге зарядка ясадык,тәмле ашлар ашадык.Бүгенге көнебез “Көчлеләр,җитезләр” дип аталды. Мәктәп яны спорт мәйданчыгында “Күңелле стартлар”уенында катнашып,сәламәтлекләребезне ныгыттык. Дәртле,матур көй астында флешмоб биедек.
• Көннең икенче яртысында Арча районынының ГАИ начальнигы Хузин Р.Р. Белән очрашу булды. Юлда йөргәндә үзеңне ничек тотарга кирәклеге аңлатылды. Велосипедларда йөргәндә кагыйдәләр искә төшерелде. Балалар күп сорауларга җаваплар ишеттеләр. Очрашу ахырында кунагыбыз балаларга киемнәргә беркетә торган яктырткыч значоклар һәм блокнот бүләк итте.
-
”Һәйкәлләр ни сөйли?” 06.06.2019

Бүген лагерьның алтынчы көне.”Һәйкәлләр ни сөйли?” дип исемләнгән бу көнебездә балалар белән авылыбызда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл яныныда тәрбия сәгате үткәрелде. Көннең икенче яртысында саф һавада кызыклы күмәк уеннар уйнадылар.
-
Туризм 05.06.2019

Бүген "Азимут" лагеренда ял итүче балалар Арча шәһәренә туризм серләренә төшенергә бардылар. Үзләре дә турист коралларын кулланып каршылыкларны үтеп карадылар.
-
Химик һәм физик фокуслар 05.06.2019

Көндезге аштан соң "Азимутчыларны" химия һәм физика фәннәренең серле дөньясы көтә иде. Алар химия һәм физика фәннәреннән кызыклы тәҗрибәләр белән җанышты.
-
”Хәтерләүдән курыкма син!” 05.06.2019

Лагерьның бишенче көне.”Хәтерләүдән курыкма син!” дип аталды. Иртәнге зарядка һәм тәмле аштан сон “Без үткәнебезне онытмыйк” дип исемләнгән Әфганстан,Чечня җирендә хезмәт иткән якташларыбыз турында әңгәмә булды.Көннең икенче яртысында табигатькә сәяхәт оештырылды, дару үләннәрен аерырга өйрәнделәр һәм аның нинди авыруга шифасы булуы белән таныштылар.Төрле кызыклы уеннар уйнагач бүгенге көннең салкынлыгы да сизелмәде.
















