Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Биологиядән ачык түгәрәк занятие 14.12.2019

"Биология һәм имтихан" исеме астында 9-11 класслар өчен ачык түгәрәк занятиесе булды. Гомуми биология курсының төп темалары буенча чыгышлар ясалды, һәр тема ЕГЭ дагы бирем һәм мәсьәләләр белән ныгытылды.
-
Химиядән видеоәңгәмә 13.12.2019

Табигать фәннәре атналыгы дәвам итә. Бүген 8-11 класс укучылары өчен "Химия һәм экология" темасына әңгәмә үткәрелде.
-
Биологиядән әңгәмәләр дәвам итә 13.12.2019

Бүген иртәнге беседада 5-7 класслар өчен "Коточкыч кәлтәләр" дип исемләнгән видеофильм тәкъдим ителде.
-
Химикларга кабул итү 12.12.2019

Традиция буенча табигать фәннәре атналыгы кысаларында 8 класс укучыларын "Химикларга кабул итү " тантанасы булды.11 класс укучылары әзерләгән биремнәр, химия укытучысы Фатхрахманова Л.Ш. күрсәткән тәҗрибәләрдән соң, 8 класс укучылары химияне тырышып укырга сүз бирделәр.
-
5 класста биологиядән ачык дәрес 12.12.2019

5 классларда биологиядән "Вируслар" темасына биология укытучысы Хадиева Р.Р. ачык дәрес үткәрде. Укучылар вируслар турында мәгълүмат тупланган китапчык ясадылар, китапханәдә, архивта, кинозалда, больницада, типографиядә "кунакта" булдылар, вируслар турында белем тупладылар.
-
Фәнни лотерея 12.12.2019

Табигать фәннәре атналыгы кысаларында бүген мәктәптә Фәнни лотерея үткәрелде. Укучылар биология, география, химия фәннәре буенча сорауларга җавап биреп, сюрприз-күчтәнәчләр оттылар.
-
Химия -биологиядән әңгәмәләр циклы 12.12.2019

Атналык кысаларында биология һәм химия фәннәре буенча әңгәмәләр циклы дәвам итә. Бүген укучылар өчен "Фән һәм ВПР", "Металларны табу һәм куллану" темасына әңгәмәләр булды.
-
Биологиядән ачык дәрес 11.12.2019

11 классларда "Тереклекнең барлыкка килүе һәм үсеше" темасына ачык дәрес үтте. Биология укытучысы Самигуллина Ч.М. укучылар белән "Көчсез буын" уены үткәрде.Уенда укучылар үзләренең белемле булуларын күрсәтеп бик күп биремнәр башкардылар.
-
Видеоәңгәмәләр циклы 10.12.2019

Табигать фәннәре атналыгы кысаларында 5-8 класслар өчен "Күзләр-күңел көзгесе" һәм 9-11 класслар өчен "БДИны - 100 баллга!!!" дип исемләнгән видеоәңгәмәләр үткәрелде.
-
Химиядән ачык дәрес 10.12.2019

Бүген 9 класста "Сульфат килотасы һәм аның тозлары " темасына химиядән ачык дәрес булды. Химия укытучысы Фатхрахманова Л.Ш. укучылары белән химик тигезләмәләр, күренешләр, күчешләр , тәҗрибәләр дөньясында кайнадылар, кейс ситуацияләре чишеп, дәрескә матур йомгак ясадылар.
















