Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
Атналык кысаларында рус теленнән ачык дәрес 11.11.2019

Дүшәмбе көнне 3 класс укчылары рус теленнән ачык дәрес күрсәтте. Дәрес күтәренке рухта, эшлекле атмосферада узды. Мәктәбебез укытучылары белән беррәттән дәрескә укучыларның әти-әниләре дә чакырылды.
-
Педсовет 11.11.2019

Буген 11 ноябрь көнне дәресләрдән соң эшлекле киңәшмә рәвешендә педсовет утте. 1 чиреккә йомгак ясалды һәм 2 чиреккә планнар куелды.
-
Фәнни -гамәли конференция
09.11.2019
8 ноябрь көнне мәктәбебезнең 9 класс укучылары Сагдуллина А., Шакиров Р., Фаттахова А., Файзрахманова Г. Балтач районы Бөрбаш мәктәбендә узган регионара "Туган ягым-яшел бишек" фәнни-гамәли конференциясендә уңышлы чыгыш ясап, 3 нче һәм 2 нче призлы урыннарга ия булдылар. Укучыларны әм аларны әзерләгән укытучылар Самигуллина Ч.М, Хадиева Р.Р., Нуриева Р.Р., Файзрахманова Г.И. ны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Түгәрәк өстәл 08.11.2019

7 ноябрь көнне мәктәбебездә Арча шәһәреннән килгән белгечләр белән хокук бозуларны кисәтү буенча түгәрәк өстәл үткәрелде.Кунаклар укучыларга хокук бозу буенча район мәгълүматларына анализ ясадылар, укучыларга профилактик әңгәмә барышында законнарны төшендерделәр. Гинеколог һәм психолог белән дә очрашу булды.
-
Уңышларыбыз бар 07.11.2019

30 октябрь көнне Шушмабаш урта мәктәбенең башлангыч класс укучылары рус теле буенча район олимпиадасына бардылар. Хезмәтебезнең нәтиҗәсе куанычлы булды: ике призер, бер җиңүче белән кайттык. Укучыларыбызга белемнәрне тирән үзләштерүдә уңышлар телибез.
-
Файдалы каникуллар 01.11.2019

Файдалы яллар
Көзге каникулларны күңелле һәм файдалы үткәрү максатыннан мәктәбебездә төрле чаралар даими узып тора. Бүген дә башлангыч класс укучылары шау-гөр килеп мәктәпкә килде. Алар өчен “Умники и умницы” интеллектуаль бәйге оештырылды, җиңүчеләр билгеләнде. Чара күңелле дискотека белән төгәлләнде.
-
Географик диктант 27.10.2019
27.10.2019 көнне 8,9,10 класстан теләгән шактый укучылар географик диктантны онлайн эшләделәр. Сорауларның җинелләре дә,шактый катлаулылары да бар иде. -
Көзге бал 26.10.2019

Мәктәбебездә "Көзге бал" бәйрәмнәре гөрләп узып китте. 1-4 класслар, 5-8 класслар, 9-11 класслар өчен искиткеч матур, үзенчәлекле сценарийлы бәйрәмдә балалар рәхәтләнеп ял итте. Ахырдан күңелле дискотека үткәрелде.
-
Укучыларның теләкләрен һәм мөмкинлекләрен истә тотып һөнәр сайлауда дөрес юнәлеш бирү 26.10.2019

26.10.2019 көнне 8 класста ,,Укучыларның теләкләрен һәм мөмкинлекләрен истә тотып һөнәр сайлауда дөрес юнәлеш бирү,, - темасына ата - аналар белән түгәрәк өстәл уздырылды.Эшлекле әңгәмәне класс җитәкчесе Рүзилә Рафиковна һәм ,,Атлас новых профессии,, исемле түгәрәк җитәкчесе Фирая Салиховна бик матур оештырдылар. Очрашу һәркемне уйландырыр, балаларга карата файдага булыр дигэн өметтә калдык. Җылы аралашу, күркәм атмосфера хөкем сөрде. Тәрбия һәм белем алуда бердәм таләпләр белән генә уңышлы нәтижәләргә бирү мөмкинлеген анлатырга тырышты укытучылар.
-
Бездә бүген көзге бал! 25.10.2019

















