Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Григорьева Лена Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 121 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 ( 209 ) 210 >>
-
"Күбәләкләр" 05.06.2015

Лагерыбызның бишенче көне. Иртә белән килүгә безгә сөенечле хәбәр җиткерделәр: без автобус белән экскурсиягә барачакбыз. Бик сөенештек. Иртәнге ашны ашап алгач,автобуска чыгып утырыштык. Куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшердек. Хәсәншәех авылының ясалма күленә экскурсиягә бардык. Анда,табигать кочагында, шундый матур!!! Рәхәтләнеп ял иттек,уйнадык.... Бу көнебезнең узганын да сизми калганбыз.
-
Фәрит Фәтхиевич бездә кунакта "Азимут" 04.06.2015

Бүген бездә Спорт мастеры,Россиянең физкультура отличнигы Фәрит Фәтхиевич кунакка килде.Ул безгә үзенең осталыкларын күрсәтте һәм шулай ук безнең балаларга да осталыкларын өйрәтте.Укучылар Фәрит Фәтхиевич өйрәткән төеннәрне бик теләп өйрәнделәр,аның янында көне буе бөтөрелеп йөрделәр.
Кич буе Фәрит Фәтхиевич үзенең шигырьләрен, кайларда ярышларда булуын шулай ук нинди маҗараларга юлыгуын сөйләп балаларны таң калдырды.Көннең үткәне сизелмидә калды.
-
"Күбәләкләр" 04.06.2015

Менә лагерыбызның дүртенче көне дә үтеп китте.Бүген безгә шәхси гигиена кагыйдәләрен искә төшереп,белмәгәннәрен өйрәнү өчен тәрбияче апаларыбыз бик күңелле кичә үткәрделәр.Ул "Юындырда кунакта " дип атала иде. Анда без сорауларга җаваплар бирдек,кирәкле мәгълүматлар алдык. Тәмле итеп тамак ялгап алгач, " Шушма" елгасы буена сәяхәт кылдык.Бүгенге көнебездән бик риза булып өйләребезгә таралыштык.
-
Табигаттә ориентлашырга өйрәнәбез "Азимут" 03.06.2015

Төшке аштан соң, балалар белән табигать кочагына чыгып андагы агачлар, кырмыска оялары,мүкләр буенча ориентлашырга өйрәндек.Укучылар бик теләп,кызыксынып өйрәнделәр.Үзләренә кызыклы һәм файдалы мәгълүматларны җыйдылар.
Кич белән спорт мәйданчыгында төрле спорт уеннары(волейбол,баскетбол) уйнадылар.Көн бик файдалы үтте.
-
"Күбәләкләр" 03.06.2015

Мәктәп яны ял һәм сәламәтлек лагерыбызның өченче көне дә бик күңелле узды. Укучылар җыелып беткәннән соң, зарядка ясап алдылар,бүгенге көнебеә турында һәм куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылып линейка уздырылды. Ашханәдә бик тәмле итеп ашап алгач,"Азимут" һәм " Күбәләкләр " лагерларын ачу тантанасы үтте. Анда төрле кызыклы уеннар белән концерт номерлары чиратлашып барды. Көндезге аштан соң, "шушма" елгасы буйлап сәяхәткә барып кайттылар. Укучыларыбызга бүгенге көн бик ошады.
-
"Азимут" ачылу тантанасы
03.06.2015
Бүген Лагерыбыз да бик матур лагерь ачылу тантанасы булып узды.Бәйрәмдә балалар туристларга кирәкле әйберләрне җыеп лагерьга барулары турынада үзләренең чыгышларын ясадылар.Шулай ук мәктәбебездә "Күбәләкләр" мәктәп яны лагеры да ячылды.балаларның чыгышларыннан соң "Робинзон утравында" дип исемләнгән күңелле спорт ярышлары булып узды.Бәйрәмебездә мәгариф идәрәсеннән Миләүшә Ниязовна һәм шулай ук Арча ТВ дан кунаклар бар иде.аларга да бәйрәмебез ошагандыр дип уйлыйбыз.
-
Саф һавада уеннар
02.06.2015
Саф һавада төрле-төрле хәрәкәтле уеннар оештырылды
-
"Азимут"та 2 көнебез 02.06.2015

Бүгенге көнебез иртәнге линейкадан башланып китте.Балалар көн тәртибе белән танышып эшкә керештеләр.Обедка кадәр авыл тирәсендә җәяүле экскурсиягә чыктылар,ашап алгач, ял итееп алгач күрше авылга велосипед беләнбарып кайттылар.Кичке якта "На необетаемом острове" дип исемләнгән күңелле уен программасы үткәрелде.Кичке ашка кадәр балалар төрле спорт уеннары,өстәл уеннары белән мәшгүль булдылар.Кичке аштан соң Көнне ничек үткәрдем дигәнгә газета чыгардылар.Көн бик күңелле узды.
-
"Күбәләкләр" 02.06.2015

Көнебез күңелле үтә
-
"Күбәләкләр" 01.06.2015

Шушмабаш урта мәктәбендә " Күбәләкләр" мәктәп яны сәламәтләндерү лагеры ачылды
















