Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Григорьева Лена Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 121 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 ( 207 ) 208 209 210 >>
-
Сау бул,лагерь! 21.06.2015

Бүген лагерьның соңгы көне. Урамда кояш,көн матур. Шуңа да карамастан балаларга күңелсез. Алар яратып йөргән лагерьлары белән саубуллаша.
Көнебезне иртзнге линейка һәм зарядкадан башладык. Иртәнге ашны ашап алгач, мәктәпнең спортплощадкасында балалар сабантуе үткәрдек. Балалар чүлмәк ваттылар,йомырка кабып йөгерделәр,күзне бәйләп әйбер кистеләр,аркан тартыштылар,биеделәр,җырладылар. Соңыннан "Сукыр самовар" уены уйнап барыбызга да кечкенә генә истәлек бүләкләре тапшырып сабантуйны төгәлләдек. Җәй көне үтәргә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп, өйләргә таралыштылар.
-
"Сәламәтлек - зур байлык" 20.06.2015

Бүген безнең лагерьда " Сәламәтлек-зур байлык " дип аталган сәламәтлек көне узды. Иртәнге аштан соң, гигиена буенча профилактик әңгәмә түгәрәк өстәл артында үтте. Аннары саф һавада спорт уеннары уйнадык.
"Яшел аптека" операциясендә катнашып, бик күп дару үләнннәре җыйдык һәм аларны кибәргә куйдык.
-
"Күбәләкләр" 19.06.2015

"Гиннес рекорлары" көне. Дөньяда үзенчәлекле бер китап бар. Ул Гиннеслар рекордлары китабы дип атала. Бу китапка дөньяда иң кызыклы ,иң үзенчәлекле вакыйгалар теркәлә. Без дә бүген шундый үзенчәлекле вакыйгалар оештырырга тырыштык. Бу китапка һәр бала үзенең үзенчәлекле ягы белән теркәлде.
-
"Күбәләкләр" 18.06.2015

Бүген лагерьда "малайлар көне" үткәрелде.Малайлар төрле бәйгеләрдә катнашты,үзләренең осталыкларын күрсәтте. Соңыннан малайлар төрле уеннар уйнатты,үзләренең җыр-биюгә осталыкларын да күрсәтте. Иң оста малайларга бүләкләр тапшырылды.
-
"Күбәләкләр" 17.06.2015

Тышты салкынча,иртәдән үк яңгыр сибәләп тора. Балалар көннәрен файдалы һәм кызыклы итеп үткәрделәр. Спортзалда төрле ярышлар уздырдылар,сорауларга җавап бирделәр. Җиңүчеләр дә,җиңелүчеләр дә булмады. Дуслык җиңде.
-
"Күбәләкләр" 16.06.2015

Бүген лагерьның 16 көне. Урамда бик эссе. Балалар Шушма елгасы буена сәяхәткә бардылар. Ялан аяк суда йөрделәр.Тау итәгеннән каен җиләге ашадылар.
-
"Күбәләкләр" 15.06.2015

Балалар бүген Арчага экскурсиягә бардылар. Бик ошады. Башта боз сараенда рәхәтләнеп шудылар. Көн бик эссе иде,ә боз сараенда чын кыш.Туңсалар да боздан чыгасылары килмәде. Аннан соң "Казан арты" музеена кердек. Музейда белемнәрен баетып,бик күп мәгълүмат алып чыктылар. Бик күп сораулар бирделәр,кызыксындылар. Кафега кереп тамак ялгап алгач, стадионда төрле уеннар уйнадылар. Көннәре файдалы һәм кызыклы булды.Бик канәгать калдылар.
-
"Күбәләкләр" 14.06.2015

Бүген көн шундый матур.Балалар да лагерны бик ошатып йөриләр. Лагерда бүген "Яш спортчы " көне. Көне буе төрле спорт уеннары уйнадык. Барлык балалар да спортны яраталар,уеннарда бик актив катнаштылар.
-
"Күбәләкләр" 13.06.2015

Бүген лагерның унөченче көне. Иртә белән җыелгач, балалар зарядка ясадылар. Иртәнге тәмле ашны ашап алгач, " Светофорда кунакта" дигән кичә үткәрдек. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәндек. Викторина сорауларына җавап бирделәр. көннең икенче яртысы да балалар өчен файдалы үтте. Күмәк иҗади эш эшләделәр. Соңыннан нәтиҗәләр ясалды.Укучыларга мактау сүзләре әйтелде.
-
"Күбәләкләр"
12.06.2015
Шушма елгасы буйлап сәяхәткә бардык. Барыбыз да кармаклар алып килгән идек, рәхәтләнеп балык тоттык. Ахырдан "кем күбрәк балык тотучы"; " кем иң зур балык" тоткан, шуларны билгеләдек. Елга буеннан арып кайтканнан соң, тәмле итеп төшке ашны ашап алдык.Өстәл уеннары: шахмат,шашка , теннис уеннары уйнадылар, кул көрәше дә оештырдык.Балаларга бүгенге көн бик ошады..
















