Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Григорьева Лена Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 121 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 199 ( 200 ) >>
-
Атналык дәвам итә.... 27.10.2015

Бүген атналык кысаларында 5-7 нче сыйныфларда, "Болгар дәүләтенә виртуаль сәяхәт" исеме астында класс сәгате үтте. Тарих укытучысы Сагдуллина Р.Р. укучыларга борынгы Болгар дәүләтенең барлыкка килүе, андагы халыкның яшәеше, күренекле шәхесләре турында сөйләде. Шулай ук укучылар Болгарның истәлекле урыннары турында видеофильм карадылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.
-
"Уйла,эзлә,таны,бел" 27.10.2015

Дәресләрдән соң, 5-8 нче сыйныфлар арасында үткәрелгән,"Уйла,эзлә,таны,бел" дип аталган кичәдә укучылар үзләренең белемнәрен сынадылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гобәйдуллина Э.А. балаларны кызыклы сораулар, зирәк табышмаклар , матур җырлар дөньясына алып кереп китте. Укучылар ике командага бүленеп көч сынашты,аз гына өстенлек белән "Дуслык"командасы җиңүче булды. Чыннан да, дуслык җиңде. Барыбыз да бу чарадан матур тойгылар белән таралыштык. Афәрин!
-
Котлыйбыз!!! 26.10.2015

"Район Мәһдиев укулары"ның М.Мәһдиев иҗатында туган як темасы юнәлешендә 1 урын алган 10 класс укучысы Зарипова А. һәм аның фәнни җитәкчесе Муртазина Ф.С. ны зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!!!
-
Татар теле һәм тарих атналыгы 26.10.2015

Бүген татар теле атналыгы кысаларында Гариф Ахуновның 90 еллыгы уңаеннан класстан тыш чара үткәрелде. Укытучы Сабитова Т.Ә. Гариф Ахуновның тормыш юлы,иҗаты турында сөйләде.Укучылар язучы иҗатын искә төшерделәр,кызыклы мәгълүматлар алдылар. Икенче өлештә язучы турында видеофильм карадылар, әсәрләре буенча фикер алыштылар.
-
Татар теле һәм тарих атналыгы башланды 26.10.2015

Бүген мәктәбебездә татар теле һәм тарих атналыгы башланды. Иртән атналыкны ачу булды. Укучылар туган телебез турында матур шигырьләр, җырлар тыңладылар. Көн дәвамында укучылар якташ язучыларыбыз иҗатына багышланган күргәзмә материаллары белән таныштылар.
-
ЕДИНЫЙ УРОК ПО БЕЗОПАСНОСТИ В СЕТИ 2015 23.10.2015

ЕДИНЫЙ УРОК ПО БЕЗОПАСНОСТИ В СЕТИ 2015
-
ГТО
23.10.2015
22 октябрь көнне Арчада ГТО нормаларын тапшыру фестивале булып узды.Укучыларыбыз уңышлы гына катнашып кайттылар
-
Шекә башлангыч мәктәбендә укучыларга мәдәни көндәлек тапшырылды. 21.10.2015

-
РОДИТЕЛЯМ!
21.10.2015
Федеральная служба по надзору в сфере образования и науки (Рособрнадзор) 22 октября 2015 года проводит встречу с родителями по вопросам оценки качества школьного образования в режиме видеоконференцсвязи с участием руководителя Рособрнадзора С.С.Кравцова.
Онлайн-трансляция мероприятия будет осуществляться по ссылке: -
Безнең яраткан укытучыларыбыз! 21.10.2015

Мәктәбебездә ветеран укытучыларыбыз тарафыннан мастер-класслар уздырыла башлады. 19 октябрь көнне хөрмәтле ветеран укытучыбыз Фатхрахманова Резеда Мансуровна математикадан дәрес үткәрде. Аңлаешлы матур сөйләме, ягымлы күз карашы , авыр мисалларны җайлы итеп чишү юлларын күрсәтүе белән укучыларның күңелен тиз яулады Резеда Мансуровна. Укучылар дәрес тәмамланганннан соң укытучыга рәхмәт хисләрен җиткерделәр.
















