Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Григорьева Лена Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 121 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 ( 208 ) 209 210 >>
-
"Күбәләкләр"
11.06.2015
Бүген бездә поход. Биләнгәр елгасы буена походка бардык. Юлга кузгалганчы тагын бер кат куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды,куллар куелды.Аннан соң, юлга кузгалдык. Балалар бер-берсенә комачауламыйча тезелеп кенә бардылар. Өлкәннәр казан асып пылау пешергәндә балалар төрле уеннар уйнадылар. Безнең малайлар бигрәк тә футбол яраталар,рәхәтләнеп туп типтеләр. Ранис абыйлары аларга спорт төрләренең бар кагыйдәләрен дә өйрәтә. Бик тәмле пылаудан сыйланып алгач, өйләренә таралыштылар.
-
"Күбәләкләр"
10.06.2015
Иртәдән үк көн матур тышта, ләкин бераз салкынрак. Без бүген урамда асфальтка рәсемнәр ясадык. Төрле-төрле темаларга бик матур рәсемнәр килеп чыкты. Балалар бар тырышлыкларын куеп эшләделәр.Җиңүчеләрне котлап, кечкенә генә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Спортплощадкада станцияләр буйлап уеннар уйнап алдык. Балалар бик канәгать булып,өйләренә таралыштылар.
-
"Күбәләкләр"
09.06.2015
Бүген лагерда "нептун көне" булды. Сулыклар,диңгез-елгаларга багышланган кичә үткәрдек.Конкурслар , викториналар оештырдык. Төшке аштан соң, рәсем конкурсы үзды.Балалар рәсемнәр ясады,үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
-
"Күбәләкләр" 08.06.2015

Лагерьның сигезенче көне.Тәмле итеп иртәнге ашны ашап алгач,балалар " Алтын куллар" шәһәренә сәяхәт иттеләр. Үзләренең осталыкларын да күрсәттеләр,төрле-төрле әйберләр ясарга да өйрәнделәр. Презентацияләр карадылар. Төшке аштан соң, җырлы-биюле уеннар оештырылды.
-
"Күбәләкләр" 07.06.2015

Бүген балаларга лагерьда "Рыцарьлар турниры"- ярыш үткәрелде. Балалар рәхәтләнеп ярыштылар.Бер-берсенә көч биреп тордылар. Төшке аштан соң, классларда төрле эшләр белән шөгылләнделәр. Кемдер шигырь язды,кемдер хикәя,кемдер әкият иҗат итте. Кемнәрдер рәсем ясады. Соңыннан үзләренең иҗат җимешләрен иптәшләренә сөйләделәр.
-
Саубул лагерь 07.06.2015

Бүген лагерыбызның соңгы көне.Барлык балалар да бераз моңсуланып йөрде,чөнки бүген алар үзләренең дуслары белән аерылыша.Ләкин аңада карамастан балалар рәхәтләнеп саф һавада уеннар уйнадылар.Төшке аштан соң балалар су буена учак янына уеннар уйнарга тәгәрәткән бәрәңге ашарга төштеләр.Анда төрле хәрәкәтле уеннар уйнап күңел ачтылар.Соңыннан балалар үзләренең истә калган көннәрен,лагерьда булган кичерешләрен дәфтәр битләренә язып калдырдылар.
Балалар тәрбиячеләргә, пешекчеләргә рәхмәтләрен әйтеп өйләренә таралыштылар.
-
"Күбәләкләр" 06.06.2015

Бүген тышта һава торышы үзгәрде: бераз суытып җибәрде. Яңгырлар ява башлады. Балалар көненнәрен классларда гына үткәрде. Алай булса да, көнебез күңелле узды. Әкияттә кунакта - әкият көне үткәрдек. Төрле әкиятләр карадык,үзебез дә әкиятләр куйдык. Рәсемнәр ясап рәсем конкурсы оештырдык.
-
"Яшәү өчен көрәш мәктәбе" "Азимут" 06.06.2015

Бүген, иртәнге ашны ашаганнан соң балалар "Яшәү өчен көрәш мәктәбе" дип исемләнгән уенда медицина буенча шулай ук дару үләннәре һәм карта укырга өйрәнделәр. Медицина бүлегендә балалар беренче ярдәм күрсәттеләр, ясалма сулышлар ясап карадылар.
Дару үләннәренең нинди төрләре барлыгын белделәр һәм шул үләннәрне табигатьтән җыеп кайттылар.
-
"Хәзинәләр утравы" "Азимут" 06.06.2015

Төшке аштан соң бераз ял итеп алгач балалар бирелгән карталары буенча хәзинә эзләргә чыктылар.
Кич белән пародий конкурсы,аннан дискотека үткәрелде.
-
Туристик ярыш 05.06.2015

Фәрит Фәтхиевич үзе өйрәткәннәрен балалардан ярыш формасында үткәртеп алды.Укучылар сазлыктан күчләр аша һәм басма ясап чыктылар, төеннәрне дөрес итеп бәйләделәр.Ярыш бик күңелле үтте.
Көннең икенче яртысында Хәсәншаих күленә ял итәргә төштеләр.
















