Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Күренекле шагыйрь Г.Тукайның туган көне 26.04.2018

Бүген күренекле шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан “Тамчы-шоу” интеллектуаль уен үткәрелде.Уенда 8 нче сыйныфтан "Тукай оныклары" һәм "Тукай якташлары " командалары көч сынашты.Һәр ике команда шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты буенча үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Көрәш бик киеренке барды.Укучылар бирелгән сорауларга тулы җаваплары аша ныклы әзерлекле булуларын дәлилләделәр."Тукай якташлары" командасы җиңү яулады. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
26 апреля акция"ВИЧ-инфекция: правда и мифы" 26.04.2018

26 апрель көнне укытучыбыз Рузилә Рафиковна "ВИЧ-инфекция: правда и мифы" дип исемләнгән акция кысаларында 10 класс укучылары белән бугенге көн проблемасы турында тренинг-профилактика үткәрде.16 яшьтән өлкәнрәк яшьүсмерләр арасында килеп чыгарга мөмкин булган замана чире ВИЧ инфекциясе турында бик тулы, аңлаешлы ,бай материал тупланган презентацияләр белән ясалган бу чарада укучыларыбыз бик теләп катнаштылар.Үз фикерләрен әйтә белделәр.
-
Шигырь бәйрәме 26.04.2018

Бөек шагыйребез Г. Тукайның туган коне һәм "Бердәм гамәлләр көне" уңаеннан мәктәбебездә шигырь бәйрәме узды. Барлык укучылар, укытучылар милли киемнәр, чигүле калфак-түбәтәйләр , читекләр, милли орнаментлар элементларыннан иде бүгенге шигырь бәйрәмендә. Укучылар шагыйрь шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар, үзләре язган иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр.
-
Акция "Дерево Победы" 25.04.2018

Мәктәбебездә"ДоброГод" кысаларында төрледән-төрле акцияләр үткәрелеп килә. 25 апрель көнне "Җиңү агачы"("Дерево Победы") акциясе үткәрелде. Укучыларыбыз бу акцияләрдә актив катнашучылар. Тынычлык күгәрченнәре,батырларыбызның исемнәре язылган йолдызлар,өчпочмаклы фронт хатлары куелган "Җиңү агачы" мәктәпнең фоесында урын алды.Илләребез тыныч, күкләребез гел аяз булсын дигән теләктә бу акциябезне тәмамладык.
-
Доброгод акциясе 23.04.2018

Мәктәбебездә "Доброгод" акциясе кысасында үтүче чаралар дәвам итә. Бүген 5 сыйныфлар "Георгий лентасы" акциясен башлап җибәрделәр. Сыйныф җитәкчеләре Камалетдинова Р.М. аларны Георгий лентасының килеп чыгу тарихы, изге Георгий ордены кемнәргә бирелгән, бүгенге көндә бу лентаны бәйләү нәрсәне аңлатканлыгы белән таныштырды. Акция районыбызның Бөек Ватан сугышы батырлары белән танышып, Георгий лентасын бәйләргә өйрәнеп стенд янында фотога төшү белән тәмамланды.
-
"Доброгод" акциясе 21.04.2018

Бүген мәктәбебездә "Доброгод" акциясе кысаларында "Путь к Победе" исеме астында квест үтте. 8 класс укучылары Бөек Ватан сугышы елларына багышлап төрле станцияләр ("Истәлекле даталар", "Сугыш елы җырлары", "Тынычлык иле") буенча уеннар үткәрделәр.
-
Язгы өмә 21.04.2018

Бүген Шушмабаш урта мәктәбе язгы өмәдә катнашты. Мәктәбебез коллективы мәктәп яны, мәктәп бакчасы территориясендә кар тарату белән шөгыльләнде.Матур, кояшлы язны, җылы кояш нурларын без түземсезлек белән көтәбез!
-
Изгелек-дөньяны коткарыр... 20.04.2018

20 апрельдән башланып киткән республикакүләм "Доброгод" акциясенә безнең Шушмабаш урта мәктәбе укучылары да бик теләп кушылды. Башлангыч класс укучылары авылыбызның күрке булган обелискны чистартуда үз көчләрен куйдылар. Әйдәгез, сез дә кушылыгыз!
-
ВПР башланды 19.04.2018

Ниһаять, ел буе әзерләнгән тикшерү эшләре башланды. 17, 19 апрельдә 4 класс укучыларына рус теленнән эшләр килде. Беренче көнне укучылар диктант язса, икенче көнне биремнәр эшләделәр. Яхшы нәтиҗәләр көтәбез.
-
"Тамчы-шоу" интеллектуаль уены 18.04.2018

Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә күренекле шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан районкүләм “Тамчы-шоу” интеллектуаль уены үткәрелде. Уенда Ашытбаш һәм Яңа Кырлай урта мәктәбе командалары көч сынашты.”Тукай оныклары” һәм “Тукай варислары “ командалары Габдулла Тукайның тормыш юлы, биографиясе, иҗаты буенча үзләренең белемнәрен сынадылар. Киеренке көрәштә Ашытбаш урта мәктәбе укучылары җиңү яулады. Җиңүчеләрне Арча мәгариф идарәсенең милли мәгариф өчен җаваплы методисты Мустафина Энҗе Габдуллаҗановна котлады, аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
















