Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Фән һәм без
26.03.2018
Укучыларыбыз Сагдуллин Алмаз һәм Гараева Назлыгөл "Фән һәм без" фәнни конференциясендә катнашып 2 нче дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Үз проектларында алар Л.Толстой иҗатын физика фәне белән бәйләп күрсәттеләр. (Җитәкчеләре Файзрахманова Г.И. һәм Нуриева Р.Р.) Алда да уңышлар теләп калабыз!
-
Ата-аналар җыелышы 26.03.2018

24 март көнне мәктәптә ата-аналар җылышы үткәрелде. Җыелышта 3 чиреккә йомгак ясалды, язгы каникулларда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде. Шулай ук 24 март-туберкулезга каршы көрәш көне уңаеннан әти-әниләргә информация җиткерелде. Аннан соң әти-әниләр белән әңгәмә класс җыелышларында дәвам итте.
-
Беседа: 24 - март - Туберкулезга каршы көрәш көне 24.03.2018

24 - март - Туберкулезга каршы көрәш көне.
Шушы уңайдан биология укытучылары 9-11 классларга әлеге авыру, килеп чыгу сәбәпләре, билгеләре, профилактика турында чыгыш ясадылыр. -
Туберкулез авыруы турында ата - аналар җыелышында чыгыш 24.03.2018

Тәрбия завучы һәм биология укытучысы Самигуллина Ч.М. туберкулез авыруы турында ата - аналар җыелышында чыгыш белән чыгып профилактик уку үткәрде
-
Экологик даталарны барлау дәвам итә 24.03.2018

Табигать фәннәре кысаларында экологик даталарны барлау дәвам итә
-
Кошлар турында мәгълүмат бирүче видео - тәнәфесләр 23.03.2018

Кошлар турында мәгълүмат бирүче видео - тәнәфесләр эшләнде.Укучыларга - Россиянең иң матур сайраучы кошлары турында, искитмәле очышлары турында видеотасма куелды.Тәнәфесләрдә күңелле кошлар оркестрын һәркем кызыксынып тыңлады.
-
Видео - беседа: "Туган авылым урамын - кабат - кабат урадым" 23.03.2018

Табигать фәннәре кысаларында география укытучысы Хадиева РР. - "Туган авылым урамын кабат - кабат урадым "- дип исемләнгән видео - беседа үткәрде. 8-10 класс укучылары, өчен укытучы авыл турында матур шигырь юллары белән башлап, Шушмабаш авылы урамнарын тану биреме бирде һәм һәркемнең үзенә кадерле үз авылы, үз урамы, үз йорты булуы үзе зур байлык булуын җиткерде. Укучыларга укытучының шәхси әзерләнгән Тукай урамы һәм анда яшәүче шәхесләр белән интервьюсы тәкъдим ителде
-
Класстан тыш чара: "Табигать фәннәре патшалыгында" 23.03.2018

Табигать фәннәре атналыгы кысаларында биология укытучысы Хадиева Р.Р. - 9 -11 класслар өчен "Табигать фәннәре патшалыгында " дип исемләнгән класстан тыш чара үткәрде. Чарада 6 станция эшләде. 10 класс укучылары партадаш дусты белән һәр станциядә 5 минут эчендә белемнәрен сынадылар.Ә станция җитәкчеләре 9 класслар инструкөия буенча биремнең үтәлешен күзәттеләр, ә 11 класс укучылары экспертлар булып күзәтеп йөрделәр, кирәк булса ярдәм күрсәттеләр. Һәр тукталыш биологиянең аерым бер тармагын ачты. Чарада мәсьәлә дә чишелде, тәҗрибә дә ясалды, уйлыйсы да, таныйсы да булды. Уен аша белемнәрне чарладык.
-
1- апрель - Кошлар көне: "Җылы яктан очып кайтырлар, безнең канатлы дускайлар!" 23.03.2018

1 апрель - Бөтендөнья Кошлар көне уңаеннан һәм табигать фәннәре атналыгы кысаларында мәктәптә Кошлар көне үткәрелде. Бәйрәмдә 5-7 класс укучылары катнашты. Укучылар төркемнәргә бүленеп аерым темаларга проектлар ясадылар. Кош сайраулары тыңлап, матур видеофрагментлар карый-карый проект эшләрен булдырып, аларны яклап та күрсәттеләр.Фантазияләрегез саекмасын, иҗади уңышлар сезгә, укучылар!
-
Химиядән ачык дәрес :"Кальций һәм аның кушылмалары" 9 класс Фатхрахманова Л.Ш. 22.03.2018

Табигать фәннәре кысаларында Химия укытучысы Фатхрахманова Лилия Шагимулловна 9 класста "Кальций һәм аның кушылмалары" темасына ачык дәрес үткәрде. Дәрес укучыларга белем бирүнең төрле алымнарын кулланып алып барылды. Нык эшлекле дәрестән һәркем зур белем багажы алды. Укучылар үз хезмәтләренә бәя бирделәр,фән белән тирәнтен кызыксынуларын күрсәттеләр.
















