Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Мәктәпкүләм эвакуация 20.09.2018

Бүген "Иминлек" айлыгы кысаларында һәм укучыларның куркынычсызлыгын саклау максатында мәктәп күләмендә эвакуация үткәрелде.Укучылар, укытучылар, техперсонал, тиешле таләпләргә туры китереп, мәктәп бинасыннан вакытында чыгып урнашты.
-
Бердәм тәрбия сәгате 10.09.2018

2018 ел Татарстанда Л.Н.Толстой елы уңаеннан һәм бөек язучының туган конен искә алып буген мәктәптә Л.Н.Толстойның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган бердәм класс сәгатьләре булды. Тәрбия сәгатьләрендә данлыклы язучының гомер юлы,. аның әсәрләре, иҗаты белән танышып, укучылар видеоязма , презентация материаллары белән таныштылар.
-
Янгыннан сак булыйк! 06.09.2018

Бүген мәктәбебездә Арча янгын сүндерү бүлегеннән килүчеләр белән очрашу булып үтте.Укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре аңлатылды.Очрашу файдалы булды.
-
1 сентябрь-Белем бәйрәме! 01.09.2018

Бүген мәктәпләрдә көмеш кыңгырау чыңы укучыларны яңа 2018-2019 уку елына чакырып чыңлады. Шушмабаш урта мәктәбендә дә кешелекнең иң гүзәл, иң кадерле, күңелләргә шатлык өстәүче, биеклекләргә алып менүче булган Белем бәйрәме гөрләде. Тантанада “Таттелеком” оешмасы җитәкчесе урынбасары Гомәров Рөстәм Кәлимуллович, Арча АТП җитәкчесе Гараев Рүзәл Баязитович , “Арча мәгариф идарәсе”нең әйдәп баручы белгече Хәбибуллин Ильшат Альфредович катнашты. Кунаклар мәктәпкә һәм укучыларга зур бүләкләрен тапшырды. Шулай ук “Сервис- агро” оешмасы җитәкчесе, авылдашыбыз Каримов Габделхай Йосыпович 1 класска керүче нәни укучыларга елдагыча мәктәп кирәк-яраклары тутырылган рюкзак бүләк итте. Бәйрәмнән сон авылдашыбыз Рөстәм Кәлимуллович укучылар белән патриотик юнәлештә “Россия дәресе” үткәрде. Шулай ук 9, 11 класс укучыларын Кишет авылында урнашкан Гани Сафиуллин музеена алып барып мавыктыргыч экскурсия тәкъдим итте. Хәерле сәгатьтә, дуслар!
-
Прием в первый класс на 2018-2019 учебный год 31.08.2018

Вниманию родителей будущих первоклассников!
Прием заявлений в первый класс для граждан,проживающих на закрепленной территории,начинается с 1 февраля и завершается не позднее 30 июня текущего года.
Для детей , не проживающих на закрепленной территории , прием заявлений в первый класс начинается с 1 июля текущего года до момента заполнения свободных мест ,но не позднее 5 сентября текущего года.Порядок приема по ссылке : https://edu.tatar.ru/arsk/shushmabash/sch/page1712795.htm
Более подробно по ссылке : https://edu.tatar.ru/arsk/shushmabash/sch/page1712787.htm -
Мәктәпкә җыенырга булыш 13.08.2018

Бүген Ашытбаш мәктәбендә "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе узды. Мәктәбебезнең булачак беренче класс укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган укучы сумкалары тапшырылды. "Бердәм Россия" партиясенең Арча җирле бүлекчәсе җитәкчесе Җәләлетдинов Тәлгать Таһир улына әти-әниләр һәм балалар исеменнән рәхмәтебезне җиткерәбез. Укучыларыбызга зур уңышлар телибез!
-
"Cәләтле киләчәк" лагерь сменасы сагындырачак 13.07.2018

6 класс укучылары Айгөл һәм Мәрьям «Сәләтле киләчәк» лагерь сменасында бик ошатып, яңа дуслар табып, проектлар эшләп һәм яклап, һәм тагын әллә ниләргә өйрәнеп, кайтасы килми генә өйләренә кайталар. Молодцы кызлар! Сез һәрвакыттагыча актив, эзләнүчән һәм тырыш әйдәманнарым минем, диеп куана үз кызларыдай якын күргән класс җитәкчеләре Рузилә Рафиковна.
-
Табигатебез чисталыгы сагында 13.07.2018

Мәктәбебез коллективының ир –ат укытучылары һәм техперсоналлары бүген дамба кырларын чүпләрдән чистартып чабып, җыясын җыеп ялт итеп эшләп кайттылар. Молодцы дуслар!
-
Бакчаның һәр почмагы зур тырышлык сорый 13.07.2018

Әйе, бакчаның һәр почмагы зур тырышлык, һәр яшелчә даими үзенә игътибар сорый. Бүген укучылар нык тырышып чөгендер сирәкләделәр, суган төпләрен йомшарттылар, чүпләр утадылар.
Шөкер дымны җылы яңгыр китереп тора. Кечкенә һәм зур дуслары тырышып тәрбияләгән үсемлекләргә үсәсе дә үсәсе генә кала. Булган уңышыбыз матур үссен иде, көтелмәгән җил –давыллар, бозлар булмасын иде - дигән теләктә калабыз.
Бу атнада тырышып, чын күңелдән бакчада хезмәт куйган укучыларыма рәхмәтемне белдерәм, матур, тыныч яллар телим.
-
Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш дәвам итә... 12.07.2018

График буенча килгән укучылар атна дәвамында бик тырышып эшлиләр. 4 класс укучылары кыска көн эшләсә, урта класслар ял итә - итә сәгать 12 гә кадәр эшлиләр. Кояшның саранрак каравы, көннең болытлы торуы, җирнең азмы - күпме дымы булу эшләргә бераз булса да җиңеллек китерде. Укучылар сүз тыңлап,җаваплылык тоеп тырышып эшлиләр. Имин хезмәт, тыныч, матур каникуллар булсын алга таба да.
















