Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
Лагерьда “ Сулыклар-табигать байлыгы” дигән көн 21.06.2018

Лагерьда “ Сулыклар-табигать байлыгы” дигән көн игълан ителде.
“Оста балыкчы” конкурсы үткәрү өчен Шушма елгасына бардык. Көн бик җилле булу сәбәпле балык бары тик бик оста балыкчыларга гына эләкте. Иң оста балыкчы Шаяхметов Назил булды. Ул барлыгы 3 балык каптырды. Көннең икенче яртысында табигать темасына шигырьләр, җырлар конкурсы үткәрелде. Соңыннан балаларыбыз бик рәхәтләнеп биеделәр.
-
Финанс грамоталылыгы буенча әңгәмә 20.06.2018

Бүген лагерьда Финанс грамоталылыгы көне үтте. Әлеге көн кысаларында тәрбиячеләр икътисад терминнарына аңлатма бирде. Укучылары Саклык банкның авылыбыздагы өстәмә офисларына экскурсиягә барды. Укучылар банкларның эшчәнлеге белән танышты, үзләре өчен мәгълүмат алды.
-
"Күбәләкләр" лагерьында 17 көн 20.06.2018

-
Мәктәп музеена экскурсия
19.06.2018
Безнең тормыш бүген генә барлыкка килмәгән. Аның үткәне, борынгысы, тарихы бар. Газета битләрендә язып, ә телевидение экраннарында еш кына кеше күрмәгән җирләрнең гүзәллеге турында берсеннән-берсе кызыклы тапшырулар күрсәтеп торалар. Безнең Татарстан җирлегендә андый урыннар байтак. Без аларны күреп, тиешенчә бәяләп кенә бетермибез. Тарих битләренә күз салсак, халкыбыз тарихи чыганакларын, милли йолаларыбызны саклап, буыннан-буынга тапшырып килгәнлеген күрербез. Әлбәттә, аларны киләчәк буыннарга тапшыруда музейлар зур роль алып торалар.Һәр мәктәптә дә музей почмаклары бар. Ә менә безнең музейдагы кадәр экспонат юктыр. Кайсы гына әйберне кулга алмыйк, анда тарих чагыла, бизәнү әйбереме ул, сугыш чоры хатларымы, элеккеге йорт җиһазымы...Музеебыз көннән-көн үсә, матурая, тарихи экспонатларга байый. Авыл халкы, укучылар бүген дә музейны истәлекле әйберләр белән тулыландырып торалар.Әле күптән түгел генә якташыбызның сугышта булган шәхси эйберләрен тапшырдылар.
-
“Күңелле ял итәбез!” 19.06.2018

“Күңелле ял итәбез!” Әйе чыннан да “Күбәләкләр” лагерында бик күңелле итеп үзебезнең вакытыбызны үткәрәбез.ял итәбез,көч туплыйбыз. Көнебез сизелми дә үтеп китә.Сәяхәтләргә йөрү безне бик күп без белмәгән туган авылыбызның урыннары белән танышырга ярдәм итте. Көннең икенче яртысында авыл китапханәсендә булдык.
-
“ Табигатьне яратабыз” 18.06.2018

-
Бөек Ватан сугышына багышланган фильм
18.06.2018
Балаларга Ленинград камалышы турында фильм күрсәтелде. Балалар белән башта Ленинград камалышы, Сталинград сугышы турында әңгәмә үткәрелде. Әлеге хәлиткеч бәрелешләрдә байтак райондашларыбыз да кан койганлыгы әйтелде.Аннары Ю.Герман повесте буенча эшләнгән "Садись рядом, Мишка!" фильмыннан өзекләрне да балалар зур игътибар белән карадылар.
-
Баскетбол буенча ярыш
17.06.2018
Балалар белән ике командага бүленеп баскетбол ярышы уздырдык. Ике команданың очколары тигез булды дуслык җиңде.
-
Татар халкының милли бәйрәме Сабантуйлар гөрләде 17.06.2018

Кичә,бүген барлык авылларда, районыбызда татар халкының милли бәйрәме Сабантуйлар гөрләде. Лагерьга йөрүче балаларыбыз әти-әниләре белән Сабантуй бәйрәмнәрендә катнаштылар.
-
Авыл тирәсен тәртипкә китерү 16.06.2018

Таш,су һава, урманнарны
Табигать дип атыйбыз.
Табигатьсез яшәп булмый
Нигә соң сакламыйбыз.
Елгаларны пычратабыз,
Урманнарны кисәбез.
Чишмәләрне чистартмыйбыз,
Матурлыкны бозабыз.
Бу шигырь юлларын кире кагып без балалар белән авылыбыз чишмәләрен чистартып,тәртипкә китердек.
















