Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Интерактив тәнәфес 26.11.2018

Инглиз теле атналыгы кысаларында, башлангыч сыйныф укучылары өчен интерактив тәнәфес уздырылды. Укучылар кызыклы биремнәр эшләделәр
-
“Бәйрәм белән-Кадерле Әнием!” 24.11.2018

Безгә тормыш бүләк иткән газиз әниләребезнең җылы карашын, нурлы йөзләрен күрү, ягымлы сүзләрен ишетү, бернинди бизмәннәр белән дә үлчәп булмый торган кайгыртучанлыгын тою дөнья йөзендә иң зур бәхет ул. Халыкара әниләр көне уңаеннан мәктәптә бәйрәм үтте. Зәвык белән бизәлгән зал, матур костюмнар, җырлы-биюле тамаша әни-әбиләребезнең күңеленә бик хуш килде.”Әниемнең кулларыннан гөлләр тама” дип исемләнгән кул эшләреннән күргәзмә,”Әниемә” дип исемләнгән стенгазеталар ,башлангыч сыйныф укучылары ясаган рәсемнәрне карадылар.
-
“Боз матур,ләкин куркыныч” 23.11.2018

2,4 класслар өчен Ахметзянова Д.Г. “Боз матур, ләкин куркыныч” дигән темага тәрбияви әңгәмә үткәрде. Әңгәмәдә көзге бозда куркынычсызлык кагыйдәләренә басым ясалды.
-
"Дус класс серләре" конкурсы 17.11.2018

17 нче ноябрь көнне Яңа Кишет төп мәктәбендә "Дус класс серләре" әти-әниләр комитеты бәйгесенең зона ярышлары үтте. Бәйгедә мәктәбебез командасы уңышлы чыгыш ясап финалга үтте.19 ноябрь көнне Арчаның №6 урта мәктәбендә ,9 команда арасында 3 урынны яуладылар. Катнашкан әти-әниләргә, укытучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Тестирование 16.11.2018

Учащиеся 10 класса прошли тестирование по русскому языку и математике.
-
"Великий мастер слова" 13.11.2018

9 ноября в школе прошло интересное мероприятие, посвященное 200 летию со дня рождения И.С.Тургенева "Великий мастер слова".
-
Белем җәүһәрләре-2018 29.10.2018

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын ашыру, берлектә туган телгә һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү, интернет-технологияләр ярдәмендә татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү, прогрессив белемле укытучылар, укучылар һәм гаиләләрне барлау максатында «Белем җәүһәрләре» дип исемләнгән IX Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесен үткәрде.
Бәйгедә Шушмабаш урта мәктәбенең физика укытучысы Нуриева Рәмлә Равиловна җиңү яулады. Аны зур җиңүе белән ихлас котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
-
Көзге бал 26.10.2018

Ни арада җәй үтте
Матур көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Укучылар күптән көтте.
Бүген бездә матур бәйрәм
Бүген бездә Көзге бал.
25 октябрьдә 5-8 сыйныф укучылары өчен, "Көз патшалыгында" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә көз темасына җырлар, биюләр дә әзерләгәннәр. Көз сылуларын егетләр матур итеп киендереп сәхнәгә алып чыктылар. Көз сылулары төрле яктан сыналып арасыннан җиңүчене билгеләп куйдык.8 класстан Хадиева Рамилә “Көз -2018” булды. Бәйрәм күңелле үтте.
-
Күргәзмә 26.10.2018
“Көзге матурлык” композицияләр конкурсы уздырдык. Укучылар бик матурһәм оригиналь эшләнмәләр ясаганнар. -
Уңыш бәйрәме 25.10.2018

Бүген мәктәбебезнең башлангыч класс укучылары яхшы кәеф белән, бәйрәмчә киенеп Уңыш бәйрәменә ашыкты.
Бәйрәмдә көзгә багышланган җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде, уеннар уйналды. Укучылар рәхәтләнеп ял итте.
















