Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
«Без Тукайны укыйбыз» исемле әдәби марафон. 14.04.2025

«Без Тукайны укыйбыз» исемле әдәби марафон, социаль челтәрләрдә Габдулла Тукайның иҗатына багышланган айлык уңаеннан игълан ителгән иде. Бу марафонга безнең Шекә балалар бакчасына йөрүче балалар, әти-әниләре, бакча хезмәткәрләре кушылды.
Бүген тәрбияче Каюмова Гүзәл Габдулла Тукайның "Кызыклы шәкерт" шигырен укыды. -
12 апрель-Космонавтика көне! 12.04.2025

Ел саен 12 апрельдә Россиядә Космонавтика көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә 1961 елның шул көнендә Җир орбитасына беренче тапкыр кеше булган космик корабль-спутник чыгарыла. Шушы көн уңаеннан Шекә балалар бакчасында “Балаларга космос һәм Юрий Гагарин турында” дип исемләнгән чара үткәрелде.Чара барышында балалар иң героик вакыйгаларның берсе белән таныштылар. 1961 елның 12 апрелендә дөньяда беренче тапкыр Восток космик корабында планетаның беренче космонавты Юрий Алексеевич Гагарин оча. Минем сөйләвемнән балалар беренче очучы-космонавт Ю.А. Гагаринның очышы, кеше өчен Космоска юл салган хайваннар тормышы, корабтан беренче булып ачык космоска чыккан очучы–космонавт А. Леонов, беренче хатын-кыз-космонавт Валентина Терешкова турында белделәр.
-
Марафон # ЭКОВЕСНА .Мастер -класс! Изготовление свечей из вторсырья. 10.04.2025

2 неделя - "Мы за раздельный сбор".Номинация "Экопомощник". В рамках второй недели республиканского конкурса #ЭКОВЕСНА, воспитательница Гюзель Наиловна провела мастер - класс по изготовлению свечей из вторсырья.
-
Марафон #ЭКОВЕСНА.Сбор макулатуры. 10.04.2025

В рамках республиканского конкурса ЭКОВЕСНА в нашем детском саду проходит акция «Мы за раздельный сбор» Экологическая акция по раздельному сбору мусора для воспитанников – это формирование не только экологического воспитания и традиций, но и важный шаг для нашего будущего.
Так, в группах старшего дошкольного возраста прошли экологические занятия, где педагоги рассказали детям о том, что отходы из наших домов загромождают свалки и мусорные полигоны, а это является источником экологической опасности.
Дети узнали о том, что если отходы в быту правильно сортировать и отдельно собирать бумагу и картон, стекло и пластмассы то многое можно использовать вторично, на пользу людям, а не во вред экологии.
Также дети узнали о том, как правильно собирать и сдавать сырьё. Родители и дети присоединились к этой акции по сбору макулатуры.
Эти акция– маленькая ступенька на пути воспитания бережного отношения к окружающему миру. -
Математика 09.04.2025

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә математик күзаллау.Максат: үзлекләреннән кушу, алуга арифметик мәсъәләләр төзергә, чишәргә өйрәтү эшен дәвам итү; шакмаклы дәфтәр битендә дөрес ориентлашу күнекмәсен камилләштерү; пространствода дөрес ориентлашу күнекмәләрен камилләштерү; логик фикерләү сәләтләрен, хәтерләрен яхшырту.
-
Гуманитар ярдәм. 08.04.2025

СВО да катнашучы солдат егетләребезгә гуманитар ярдәм акциясендә безнең балалар бакчасына йөруче нәни дусларыбызның әти-әниләре, бакча коллективы актив катнаштылар. Елларыбыз тынычлансын иде.
-
Өмәгә чыктык. 04.04.2025

4 апрель көнне, санитар чисталык икеайлыгы кысаларында балалар бакчасы территориясен һәм аның янәшәсендәге территорияне җыештыру буенча өмә үткәрелде.Өмәдә Шекә балалар бакчасы хезмәткәрләре катнашты. Коелган яфраклардан, кипкән үләннәрдән газоннар чистартылды, уен мәйданчыклары тырмаланды.
-
"Чишмә башы" №5 03.04.2025

Балалар бакчасы эшчәнлеген яктыртып баручы "Чишмә башы" газетасының 5 саны чыгарылды.Тулы версиясен түбәндәге ссылка белән кереп карый аласыз.https://vk.com/wall-216833644_641
-
2 апрель — "Халыкара балалар китабы көне" 02.04.2025

Китап — безнең тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, ярдәмче дәуйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Китап — ул кеше уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе, халкыбызның күңел байлыгы, рухи хәзинәсе. Аларда халыкның ерак гасырлардан килгән тарихы, җыр-моңнары, акыллы киңәш-фикерләре сакланган һәм буыннан-буынга, чордан-чорга күчеп безнең көннәргә килеп җиткән. 2 апрель — Халыкара балалар китабы көне. Бөтендөнья балалары яратып укый торган әкиятләрнең авторы Ганс Христиан Андерсен 1805 елның 2 апрелендәтуган. 1967 елдан бәйрәм ителүче Халыкара балалар китабы көне нәкъ менә бөек әкиятченең туган көнендә билгеләнә дә инде. Бүген без нәни дусларыбыз белән балалар өчен иҗат ителгән бик матур китаплар белән таныштык. Шигырьләр,әкиятләр укыдык.Китапларны ертмаска,саклап тотарга кирәклеген төшендердек.
-
1 апрель- "Кошлар көне" 01.04.2025

“Кошлар көне”- ел саен үткәрелә торган экологик бәйрәм. Ул 1 нче апрельгә туры килә, чөнки нәкъ шушы вакытта кошлар туган якларына кайта. Беренче булып кара каргалар очып килә, алардан соң сыерчыклар күренә башлый. Соңрак тургайлар, күкеләр, сандугачлар, карлыгачлар очып кайталар. Кошлар килгәч, табигать тагын да матурлана. Шул уңайдан 1 апрель көнне бакчабызда нәни дусларыбыз өчен “Кошлар- безнең дусларыбыз” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде. Безнең төп максатыбыз булып - кошларның кеше өчен әһәмиятен күрсәтү, балаларда табигатькә сакчыл караш һәм табигатьтәге җан ияләренә шәфкатьлелек тәрбияләү, тышкы билгеләренә карап кошларны танырга өйрәтү тора.







