Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Халыкара хатын-кызлар көне белән! 08.03.2025

Кадерле хатын-кызлар, Халыкара хатын-кызлар көне белән! Яз урамда гына түгел, күңелләрегездә дә чәчәк атсын, ә матурлыгыгыз тирә-юньдәгеләрне сөендерсен. Сезгә бәхет, иминлек һәм уңышлар юлдаш булсын. Сезнең барлык көннәрегез дә кояшлы, якты һәм истә калырлык булсын, гаиләләрдә татулык хөкем сөрсен, тормышларыгыз матур булсын. 8 Март белән тәбрик итәбез!
-
Бүген бездә 8 март бәйрәме! 07.03.2025

Бүген бакчабызда 8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм иртәсе булды. Кунак булып балаларыбызның яраткан, кадерле әниләре, әбиләре, дәү әниләре килгән иде. Бәйрәм балаларыбызның матур шигырьләре, җырлары, биюләре белән үрелеп барды. Үзләренең нәни куллары белән ясаган бүләкләрен әниләренә тапшырдылар. Бәйрәм бик матур булды.
-
Туган көн 06.03.2025

Балалар бакчасында нәни дусларыбызның туган көннәрен матур итеп билгеләп үтәбез. Бүген Айзиләбезгә 5 яшь тулды. Аны котларга Куян кызы килгән иде. Ул балаларны биетеп, тәмле күчтәнәчләре белән сыйлады. Рәхмәт.
-
БПЛА: важное напоминание! 04.03.2025

Ссылка для перехода на сайт «Радар.НФ»: https://onf.ru/radar?ysclid=m64ljs4ned938745118
“Радар.НФ” сайтына күчү өчен сылтама: https://onf.ru/radar?ysclid=m64ljs4ned938745118
-
1 март - Бөтендөнья Гражданнар оборонасы көне. 03.03.2025

1 март - Бөтендөнья Гражданнар оборонасы көне.
Бүген бакчабызда Гражданнар оборонасы турында белемнәрен киңәйтү, ныгыту, белемнәрен киңәйтү,ныгыту һәм тирәнәйтү максатыннан әңгәмәләр узды.
Әңгәмәләр барышында балалар тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч хәлләр турында презентация карадылар, алардан ничек котылырга кирәклеге турында сөйләштеләр, иминлек хезмәтләре номерларын кабатладылар. Уен формасында тәрбияләнүчеләр гадәттән тыш хәлләр һәм килеп чыгу һәм булдырмау очрагында үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар һәм киңәйттеләр. -
"Чишмә башы" газетасы №4 сан 01.03.2025

Балалар бакчасында чыгып килүче "Чишмә башы" газетасының №4 саны дөнья күрде.
-
Саф һавада 28.02.2025

Саф һавада хәрәкәтләнү уеннары балалар организмына уңай тәэсир итә, респиратор авыруларга тотрыклылыгын арттыра, балаларның хәрәкәт активлыгын арттыра, хәрәкәт күнекмәләрен тагын да ныгытырга һәм физик сыйфатларны үстерергә ярдәм итә.
Һәм кыш - саф һавада йөрмәү өчен сәбәп түгел! Хәтта начар һава шартларында кыска 15-20 минутлык йөрүләр дә балаларга эмоциональ һәм физик зарядка бирә. Ә салкынлык файда китерсен һәм балаларга ләззәт алырга комачауламасын өчен, алар кызыклы эш белән шөгыльләнергә тиеш.
Бу яктан хәрәкәтчән уеннар аерым урын алып тора - алар физик үсешнең универсаль һәм алыштыргысыз чарасы булып санала. Нәкъ менә хәрәкәтчән уен балага, дусларына, үз-үзен кызыклы эшчәнлектә күрсәтергә ярдәм итә. Ачык һавада хәрәкәтчән уеннар үткәрү вакытында балалар зур активлык, мөстәкыйльлек һәм гамәлләрдә инициатива күрсәтү мөмкинлеге ала.
-
Бездә бүген әтиләр кунакта. 27.02.2025

Буген безнең бакчабызда
Шундый рәхәт куңелле
Чөнки кунак булып безгә
Әтиләребез килде. -
Без әкиятләр яратабыз. 26.02.2025

Балалар әти-әниләр белән берлектә рус һәм татар халык әкиятләренә рәсемнәр ясап алып килделәр.
-
Арифметик мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез. 25.02.2025

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә математика шөгыле.Максат: үзлекләреннән кушу, алуга арифметик мәсъәләләр төзергә, чишәргә өйрәтү эшен дәвам итү; икешәрләп (парлап) санау алымын ныгыту; геометрик фигуралар турында күзаллауларын, кәгазь битенә ясау күнекмәләрен үстерү эшен дәвам итү; логик фикерләү сәләтен үстерү.
БПЛА: важно







