Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
Телефон: | |
E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 14 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Гуманитар ярдәм. 08.04.2025
СВО да катнашучы солдат егетләребезгә гуманитар ярдәм акциясендә безнең балалар бакчасына йөруче нәни дусларыбызның әти-әниләре, бакча коллективы актив катнаштылар. Елларыбыз тынычлансын иде.
-
Өмәгә чыктык. 04.04.2025
4 апрель көнне, санитар чисталык икеайлыгы кысаларында балалар бакчасы территориясен һәм аның янәшәсендәге территорияне җыештыру буенча өмә үткәрелде.Өмәдә Шекә балалар бакчасы хезмәткәрләре катнашты. Коелган яфраклардан, кипкән үләннәрдән газоннар чистартылды, уен мәйданчыклары тырмаланды.
-
"Чишмә башы" №5 03.04.2025
Балалар бакчасы эшчәнлеген яктыртып баручы "Чишмә башы" газетасының 5 саны чыгарылды.Тулы версиясен түбәндәге ссылка белән кереп карый аласыз.https://vk.com/wall-216833644_641
-
2 апрель — "Халыкара балалар китабы көне" 02.04.2025
Китап — безнең тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, ярдәмче дәуйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Китап — ул кеше уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе, халкыбызның күңел байлыгы, рухи хәзинәсе. Аларда халыкның ерак гасырлардан килгән тарихы, җыр-моңнары, акыллы киңәш-фикерләре сакланган һәм буыннан-буынга, чордан-чорга күчеп безнең көннәргә килеп җиткән. 2 апрель — Халыкара балалар китабы көне. Бөтендөнья балалары яратып укый торган әкиятләрнең авторы Ганс Христиан Андерсен 1805 елның 2 апрелендәтуган. 1967 елдан бәйрәм ителүче Халыкара балалар китабы көне нәкъ менә бөек әкиятченең туган көнендә билгеләнә дә инде. Бүген без нәни дусларыбыз белән балалар өчен иҗат ителгән бик матур китаплар белән таныштык. Шигырьләр,әкиятләр укыдык.Китапларны ертмаска,саклап тотарга кирәклеген төшендердек.
-
1 апрель- "Кошлар көне" 01.04.2025
“Кошлар көне”- ел саен үткәрелә торган экологик бәйрәм. Ул 1 нче апрельгә туры килә, чөнки нәкъ шушы вакытта кошлар туган якларына кайта. Беренче булып кара каргалар очып килә, алардан соң сыерчыклар күренә башлый. Соңрак тургайлар, күкеләр, сандугачлар, карлыгачлар очып кайталар. Кошлар килгәч, табигать тагын да матурлана. Шул уңайдан 1 апрель көнне бакчабызда нәни дусларыбыз өчен “Кошлар- безнең дусларыбыз” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде. Безнең төп максатыбыз булып - кошларның кеше өчен әһәмиятен күрсәтү, балаларда табигатькә сакчыл караш һәм табигатьтәге җан ияләренә шәфкатьлелек тәрбияләү, тышкы билгеләренә карап кошларны танырга өйрәтү тора.
-
"ЭКОяз-2025"республикакүләм бәйге. 31.03.2025
1 апрельдән-25 майга кадәр Татарстанда традицион «Экояз»республика бәйгесе старт алды. Узган елдагы кебек үк, бәйге экологик квест формасында уздырыла, аның биремнәре атна саен үзгәрәчәк. Быел " ЭКОяз " Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган.
-
Математика 26.03.2025
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә математика шөгыле.Максат: үзлекләреннән кушу, алуга арифметик мәсъәләләр төзергә, чишәргә өйрәтү эшен дәвам итү; шакмаклы дәфтәр битендә дөрес ориентлашу күнекмәсен камилләштерү; шартлы үлчәү ярдәмендә предметларның озынлыгын үлчәү алымын камилләштерү; логик фикерләү сәләтләрен, хәтерләрен яхшырту.
-
«Сыерчык оясы» ясау конкурсы 24.03.2025
Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе тарафыннан «Сыерчык оясы» ясау конкурсы узды. Конкурсның максаты: балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү. Бу конкурста бакчабызда тәрбияләнүче балаларыбыз әтиләре белән бергәлектә бик матур оялар ясадылар. Кош оялары төрле формада һәм зурлыкта килеп чыкты, иң мөһиме сыерчыклар өчен уңайлы булуы шарт булып тора. Агачларга сыерчык оялары кую-борынгы халык традициясе. Янәшәдә яшәүче кошлар табигатькә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтеп кенә калмый, ә безне, туган авылыбыз халкын, үз җырлары белән сөендерә дә.
-
НӘҮРҮЗ-МӨБӘРӘКБАД! 21.03.2025
Бүген бакчабызда тәрбияләнүче балалар һәм башлангыч мәктәп балалары берлектә татар халкының милли бәйрәме - "Нәүрүз бәйрәмендә" катнаштылар. Нәүрүз - халыкның кышны озатуы, язны каршылау бәйрәме. Бу бәйрәм борынгыдан ук килгән. Нәүрүз бәйрәме көнне балалар йорттан йортка кереп, Нәүрүз такмагын әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләгәннәр. Хуҗалар ботка өчен ярма, йомырка, май биргән.
Бу бәйрәмне ел саен билгеләп үтәбез. Балалар бәйрәмчә матур киенеп, өйләргә йөреп уеннарга бүләкләр җыйдылар, такмаклар әйттеләр.Бәйрәмнең икенче өлеше саф һавада, урамда үтте. Балалар көн белән төн тигезләшкәндә үткәрелә торган әлеге бәйрәмне бик күңелле билгеләп уздылар. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә “көч сынаштылар”: аркан тартыштылар, табышмаклар әйттеләр, биеделәр, кашыкка йомырка салып йөгерделәр. Әмма яз кызының көче күбрәк иде - ул җиңде. Кыш бабай биреште, тик үпкәләмәде. Фольклор бәйрәмнәрен уздыру балаларыбызда телебезгә карата мәхәббәт хисләре, әхлак тәрбисе уятырга ярдәм итә, борынгы гореф-гадәтләрне онытмаска өйрәтә. -
Собрание первичной профсоюзной организации
17.03.2025
17 марта МБОУ"Шушмабашская СОШ" прошло собрание первичной профсоюзной организации по принятию изменений и дополнений в коллективный договор между администрацией и профсоюзным комитетом на 2026 год.