Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
Телефон: | |
E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 15 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
"Бала белән песи" әвәләү 28.10.2024
Пластилин белән әвәләү вакытында баланың бармак моторикасы эшчәнлеге, кул хәрәкәтләре, уйлау һәм уйлап табу сәләте яхшыра. Бала предметның төсен, формасын, зурлыгы турында мәгълүмат ала, алынган эшен азакка кадәр җиткерү сыйфаты формалаша. Ә инде әзер эшләнмәләр, кыска вакыт эчендә кибеп, кулланылышка яраклы уенчыкка әверелә. Алар ярдәмендә вак моториканы гына түгел,
ә фантазияне дә баетырга, санарга да өйрәнергә була.
Бүген зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме "Бала һәм песи" темасына пластилиннан үз эшләрен тәкъдим иттеләр. -
Безнең кулларда әләм һәм шарлар 25.10.2024
Рәсем ясау һәрвакыт кешенең эчке халәте, хис-кичерешләре белән бәйле. Бала кулына карандаш яисә фломастер ала икән, димәк, тулысынча хыял дөньясына күчеп, үзенең эчке тойгыларын сурәтләүгә алына. Нәкъ менә шуңа күрә психологлар да балаларга рәсем ясата. Баланың нинди төсләр, формалар, буяулар сайлавы аны ныграк аңларга ярдәм итә. Бүген зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендәге балалар "Без кулларыбызга шарлар һәм әләм тотып бәйрәмгә барабыз" темасына рәсем ясадылар.
-
Уйнарга яратабыз 24.10.2024
Уеннар кешегә яшәве күңеллерәк булсын өчен кирәк. Әйе, җитез, өлгер, зирәк булып үсүе өчен төрле характердагы уеннар балалар тормышының аерылгысыз юлдашы булып тора. Яшь буын тормышның төрле җайсызлыкларына бирешмәскә, уңышсызлыкларыннан җебеп төшмәскә тиеш дибез. Ә моңа яшьтән үк балаларның төрле уеннар уйнаулары аша ирешергә мөмкин.Федераль дәүләт мәктәпкәчә белем бирү стандартларында да уен аша тәрбия һәм белем бирүгә нык игътибар бирелә.Уен технологияләре куллану балаларның иҗат мөмкинлеген ачарга, мөстәкыйллекләре арттырга,оештыру сәләтләрен үстерүгә ярдәм итә. Балалар бик яратып өстәл уеннарын уйныйлар.
-- -
Математика 22.10.2024
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә математика шөгыле утте. Балалар 1 дэн10 га кадәр унай hэм кире тәртиптә санадылар, предметларны озынлыклары буенча чагыштырдылар, геометрик фигуралар турында белемнәрен ныгыттылар. Шөгыль ахырында дәфтәрләрдә биремнәр эшләделәр.
--
-
"Праздничный хоровод" 21.10.2024
Кисеп ябыштыру дәресендә өлкәннәр һәм мәктәпкә әзерлек төркеме белән "Праздничный хоровод" темасына күмәк иҗади эш.
-
Әтиләр көне 18.10.2024
Октябрьнең өченче якшәмбесе
Әтиләр көне туган илемдә
Иң изге теләкләр юллыйм сиңа әти
Көзнең шушы матур көнендәТелим сиңа ныклы сәламәтлек
Сызламасын аяклар-куллар
Пар канатлар булып әни белән
Шатланып яшәгез күп еллар.
Яраткан әтиләребезгә үз кулларыбыз белән ясаган бүләгебез. -
Рәсем "Көз" 17.10.2024
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме белән "Көз" темасына рәсемләү.
-
Пятиминутка про "Часы науки" 16.10.2024
В связи с Годом научно-технологического развития в Республике Татарстан и Десятилетием науки и технологий в России в дошкольных образовательных организациях проходят пятиминутки про "Часы науки".Сегодня для наших воспитанников организовали беседу и просмотр фильма про космос.
-
"Көзге табигатькә экскурсия" 15.10.2024
"Көзге табигатькә экскурсия"
Балаларның туган як табигатенең матурлыгын, сезонлы үзгәрешләрен күрә белүләре, игьтибарлыкларын, күзәтүчәнлекләрен, хәтер һәм логик фикерләү сәләтен үстерү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан көзге табигатькә экскурсиягә бардык. -
"Әтәч һәм аның гаиләсе" күмәк иҗади эш. 14.10.2024
Өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркеме белән әвәләү дәресендә "Әтәч һәм аның гаиләсе" темасына күмәк иҗади эш.