Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Математика шөгыле.(өлкәннәр,мәктәпкә әз.төркеме) 24.03.2026

Максат: үзлекләреннән кушу ,алуга арифметик мәсьәләләр төзергә, чишәргә өйрәтү эшен дәвам итү;шакмаклы дәфтәр битенә дөрес ориентлашу күнекмәсен камилләштерү;атна көннәренең эзлеклелеген әйтә алу күнекмәсен ныгыту;әйләнә-тирә предметлар арасыннан таныш геометрик фигураларны таба белү күнекмәсен камилләштерү.
-
Чәчәк орлыклары чәчтек. 24.03.2026

Бакчабызда җәйге бакча эшләренә әзерлек башланды.Мартның беренче көннәрендә үк балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр,тәрбияче апалары белән чәчәк орлыклары чәчтеләр.Тәрбияче Каюмова Гүзәл балаларны кайбер кагыйдәләр белән таныштырды.Хәзер балалар орлыкларны кайсы вакытта,нинди тирәнлектә утыртырга кирәклеген беләләр.Март- бүлмә голләрен күчереп утырту өчен иң кулай вакыт.Матур чәчәкләребез балалар бакчасы янын бизәр дип өметләнәбез.
-
Нәүрүз бәйрәме үткәрдек. 23.03.2026

Бүген бакчабызда тәрбияләнүче балалар һәм башлангыч мәктәп балалары белән берлектә ,татар халкының милли бәйрәме -"Нәүрүз бәйрәме"үткәрдек.Нәүрүз -халыкның кышны озатуы,язны каршылау бәйрәме.Бу бәйрәм борынгыдан ук килгән .Нәүрүз бәйрәме көнне балалар йорттан йортка кереп,Нәүрүз такмагын әйтеп,хуҗаларга бәхет,уңышлар теләгәннәр.Хуҗалар ботка өчен ярма,йомырка ,май биргән.Бу бәйрәмне ел саен билгеләп үтәбез.Балалар бәйрәмчә матур киенеп,өйләргә йөреп уеннарга бүләкләр җыйдылар,такмаклар әйттеләр.Бәйрәмнең икенче өлеше саф һавада урамда үтте.Балалар көн белән төн тигезләшкәндә үткәрелә торган әлеге бәйрәмне бик күңелле билгеләп уздылар.Кыш бабай белән Нәүрүзбикә "көч сынаштылар",аркан тартыштылар,табышмаклар әйттеләр,биеделәр,кашыкка йомырка салып йөгерделәр.Әмма яз кызының көче күбрәк иде-ул җиңде.Кыш бабай биреште,тик үпкәләмәде.Фольклор бәйрәмнәрен үткәрү балаларыбызда телебезгә карата мәхәббәт хисләре,әхлак тәрбиясе уятырга ярдәм итә,борынгы гореф-гадәтләрне онытмаска өйрәтә.
-
Рәсем шөгыле(зурлар,мәктәпкә әз.төрк.) 19.03.2026

Тема: Эт рәсеме.
Максат: Этнең башын цилиндр формасында ясарга,хайванны ясаганда төсләрне дөрес кулланырга өйрәтү.Гуашь куллана белүләрен ныгыту.
-
Грамотага өйрәтү(зурлар һәм мәкт.әз.төркеме) 18.03.2026

Тема: А.а хәрефе һәм аның хәрефләр кассасындагы урыны,язылышы.
Максат:1.Балаларда иптәшләренең җаваплары белән килешү яки килешмәүне дусларча әйтеп бирә белү күнекмәләрен формалаштыру.
2.Әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итү күнекмәләрен үстерү..
3.А,а хәрефе үзенчәлекләрен һәм аның хәрефләр кассасындагы урынын үзләштерү.А,а хәрефен язуда күрсәтү күнекмәсен формалаштыру.Шигырь уку.Сүзләргә аваз анализы ясау.
-
Әвәләү шөгыле (катнаш төркем) 17.03.2026

-
Математика шөгыле.(өлкәннәр,мәктәпкә әз.төркеме) 17.03.2026

Максат: кушу.алуга арифметик мәсьәләләр төзергә,чишәргә өйрәтү эшен дәвам итү,шакмаклы дәфтәр битендә дөрес ориентлашу күнекмәсен камилләштерү;атна көннәренең эзлеклелеген әйтә алу күнекмәсен ныгыту;әйләнә-тирә предметлар арасыннан таныш геометрик фигураларны таба белү күнекмәсен камилләштерү.
-
Стена кырыендагы карларны көрәдек. 16.03.2026

-
Грамотага өйрәтү(зурлар һәм мәкт.әз.төркеме) 11.03.2026

Тема: Модельдә сузык авазларны,калын һәм нечкә әйтелешле тартык авазларны аерып күрсәтеп,сүзләргә аваз анализы ясау.
Максат: 1.Эш барышында башкарылган гамәлләрне эзлекле һәм тәфсилләп сөйләү күнекмәләрен ныгыту.
2.Аваз сүз башында яки уртада килгән очракта аның урынын билгели белү күнекмәләрен ныгыту.
3.Сүзнең моделен тикшерү һәм үзгәртү буенча кунегүләр эшләү.Юрган сүзенә анализ ясау."Тере модельләр "уены."Сүзләр уйлап әйт" уены уйналды.
-
Чишмә башы газетасы чыгарылды. 10.03.2026

Февраль аена бакчабызның яңалыкларын яктыртучы "Чишмә башы"газетасы чыгарылды.







