Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Әвәләү (кечк.уртан.өлкән.мәкт.әзер.төркеме) 12.10.2026

Тема: "Гөмбәләр"
Максат: Гөмбәләргә хас билгеләрне күрергә һәм ясап күрсәтергә өйрәтү.(эшләпә читләренең өскә яки аска таба бөгелеше,батынкы яки кабарынкы булуы,нечкә яки юан төбе)Диск формасын белүләрен аңлату.
-
Математика шөгыле(мәкт.әзер.төркеме) 07.10.2026

Берәмлекләрдән 9 саны ясалу алымын өйрәнү,8 саны белән танышу,саннарны төрле урыннан башлап,төрле юнәлештә дөрес таный,атый белү күнекмәләрен ныгыту,кәгазь битендә дөрес ориентлашу,ян-якларын,почмакларын билгеләү.
-
"Көзге фантазия" 05.10.2026

Көз- табигый кызыклы материалларга: яшелчәләргә, төрле төстәге чәчәкләргә һәм яфракларга бай чор ул. Табигать-бетмәс-төкәнмәс иҗат һәм илһам чыганагы.
Балалар белән"Көзге фантазия" исемле күргәзмә оештырдык. -
1 октябрь- Халыкара өлкәннәр көне. 01.10.2026

Бу бәйрәм-еллар узган саен күңелләрендәге җылылыкны, зирәклекне һәм игелекне саклап калган олы буын вәкилләренә хөрмәт күрсәтү көне.
Кадерле өлкәннәребез! Сез - безнең таянычыбыз, үрнәгебез һәм акыл чишмәсе. Безгә биргән җылыгыз, догаларыгыз һәм киңәшләрегез өчен мең рәхмәт сезгә!
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, озын гомер һәм балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен күреп яшәвегезне телибез. Йөзләрегездән елмаю, өйләрегездән бәхет-бәрәкәт өзелмәсен! -
"Горячая линия" 30.09.2026

Во всех субъектах Российской Федерации с 21 сентября по 2 октября 2026 года начнет работу тематическая «горячая линия» по вопросам профилактики гриппа ОРВИ.
-
Әвәләү шөгыле(кеч.уртан.өлкән.мәкт.әз.төркемнәре) 28.09.2026

Тема: (кечкенәләр төркеме) "Курчак кәнфитләр"
Максат: эшләү алымын аңлату ,эшләп карау,балаларга ярдәм итү.
Тема: (уртан.өлкән.мәктәп.әз.төркеме)"Кыз туп уйный"
Максат: хәрәкәттәге кеше фигурасын ясый белү күнекмәләрен ныгыту,гәүдә төзелешенең пропорцияләрен күрсәтә алуларына ирешү.Чиста,пөхтә эшләргә өйрәтү.
-
Агачлар утырттык. 24.09.2026

Агачлар утырту – изге гамәл, дип, юкка гына әйтмиләр. Әйләнә-тирәдә күпме генә агач булмасын, яшеллек беркайчан да артык булмый. Матурлык тудыруда гына түгел, ә биосферабызның саулыгын тәэмин итүдә дә аларга тиңнәр юк. Агач күләгәсе җан ияләрен кояш радиациясеннән саклый. “Әгәр бер агач киссәң, аның урынына икене утырт“, диюләре дә юкка түгел. Агач утырту белән бәйле мондый әйтемнәрне бик күп китерергә мөмкин. Борынгы заманнардан ук алар халык авыз иҗаты җәүһәрләре булып юкка гына җыелып килмәгәннәр. Табигатьне саклау, аның үсешенә кулдан килгәнчә ярдәм итү – үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау, дигән сүз.
-
Кисеп-ябыштыру (күмәк эшчәнлек) 21.09.2026

Уртанчылар,өлкәннәр,мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә кисеп-ябыштыру шөгыле.
Тема :"Зур һәм кечкенә туплар","Салфетка бизәү","Көзге яфраклар"
-
Грипптан сакланыгыз! 17.09.2026

Көзнең явымлы, салкынча көннәре башлану белән тын юллары авырулары,төчкерү-йөткерүчеләр саны арта,грипп баш калкыта.Гриипп йогышлы авырулар арасында беренче урында тора.Шуңа күрә дә соңгы елларда гриппка каршы вакцинация үткәрүгә зур игътибар бирелэ.Безнең балалар бакчасына йөрүче балаларга һәм бакча хезмәткәрләренә вакцинация ясалды.
-
Котлыйбыз! 14.09.2026

Республикабызда яңа күркәм традициягә нигез салынды-ТР Рәисе Рөстәм Миннеханов инициативасы белән Татарстан Республикасының Электрон Мактау тактасы ачылды.Әлеге исемлеккә безнең балалар бакчасыннан бакча мөдире Әскәрова Лилия Гайнулла кызы кертелде.Аңа күпъеллык намуслы хезмәте өчен электрон мактау тактасына кертелү турында таныклык тапшырдылар.







