МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 41 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
"Ягез әле, егетләр!" бәйгесе 22.02.2025

22 февраль көнне мәктәптә “Ягез әле, егетләр!” кичәсе булып узды. Бәйрәмдә 5 - 9 сыйныф егетләре катнашты. Укучылар үзләренең осталыкларын юмор аша да, , нәфис сүз остасы, тапкыр табышмакчы, оста балык тотучы, шагыйрь, спортсмен буларак та күрсәттеләр. Уен турлары концерт номерлары белән үрелеп алып барылды. Ахырдан укучыларны истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр. Кичә күңелле үтте.
-
"Ватанны саклаучылар коне белән котлыйбыз. 22.02.2025

22 февраль конне башлангыч класс укучылары да Ватанны саклаучылар конен билгелэп уттелэр. Ватанны саклаучылар коне, ул - туземлелек, мэрхэмэтлелек hэм туган жиренэ карата мэхэббэт бэйрэме. Укучылар төрле күңелле уеннар уйнадылар, табышмакларга ңавап бирделәр, әтиләргә бүләк ясадылар. Бу кичә күңелле һәм файдалы булды.
-
"Тел - күңел көзгесе" райокүләм шигырь конкурсы 21.02.2025

"Тел - күңел көзгесе" райокүләм шигырь конкурсында катнашып, 6 класс укучысы Гайсин Гыйззәтулла 3 урын алды, ә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хасанова Ләйсән Мәхмүтовна "Җиңүче" грамотасы белән бүләкләнде.
-
Халыкара туган тел көненә багышланган "Акыл-батл" уены 21.02.2025

Бүген Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә "Акыл-батл" исеме астында туган телебезгә багышланган интерактив уен уйнатылды. укучылар 2 командага бүленеп, үзләренең белемнәрен сынадылар. Туган тел турында шигырьләр сөйләделәр. ТТуган телебезне саклау өчен, иң мөһиме, туган телдә сөйләшергә кирәк икәнлегенә төшенделәр.
-
21 февраль - халыкара туган тел көне 21.02.2025

«ЮНЕСКО" һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан 21 февраль Халыкара туган тел көне итеп билгеләнгән. Татарстанның Мәдәният министрлыгы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Халыкара туган тел көне уңаеннан чаралар уздыру планын раслады. Безнен мәктәптә дә туган телләр айлыгы планы төзелде,чаралар башланып китте.
Мәктәбебездә уңышлы гына театр түгәрәге эшләп килә. Аны Хасанова Ләйсән Мәхмүт кызы җитәкли. Туган телләр айлыгын 7 - 9 сыйныф укучылары башлап җибәрделәр. Алар үзләре әзерләгән спектакльне тәгъдим иттеләр. -
Милли уеннарны искә төшерәбез 20.02.2025

Халыкара туган тел көне уңаеннан, мәктәбебездә күп кенә эшләр башкарылды. Класс җитәкчеләре укучыларга төрле милли уеннар уйнаттылар, укучыларда халкыбызның милли гореф гадәтләренә көзыксыну, хөрмәт уяттылар. Укучыларга бу кичә бик ошады.
-
Арча районы мәгариф учрежденияләренең профсоюз оешмалары арасында чаңгы ярышы 19.02.2025

-
Әфганчылар белән очрашу 19.02.2025

Ел саен февраль аенда мәктәбебездә Әфган җирендә үзләренең хәрби бурычларын үтәгән авылдашларыбыз белән очрашу уздырабыз. Быел бу очрашуга шушы төбәктә туып-үскән, шуннан хезмәткә чакырылган, афган сугышына катнашкан Сабиров Данаил Рамазан улы чакырылды.
Мәктәп директоры Хәйсәр Равилевич үз чыгышында егет кешенең армия сафларында хезмәт итүе ныклыкка сынауны үтү икәнлеген әйтте. Укучы егетләребезне дә батыр авылдашлары үрнәгендә тәрбияләнеп, авырлыклар алдында бирешмәүче, үз алларына максат куеп, дөрес юлдан бара белүче ир-егетләр булырга чакырды.
Кичә җыр, бию белән үрелеп барды.Данаил абый солдат хатирәләре белән уртаклашты, армиягә киткән көннәрен, бергә хезмәт иткән иптәшләрен искә төшерде. аның чыгышында солдат тормышыннан зарлану, сукрану сүзләре ишетелмәде. Киресенчә, ул безне һәр туган көнгә сөенеп, авылыбыз, мәктәбебез белән горурланып яшәргә чакырды.
Патриотик тәрбия бирү максатыннан уздырылган чара укучылар өчен чын Батырлык дәресе булды -
2025 ел - Ватанны саклаучылар елын ачу тантанасы 19.02.2025

.18 февраль көнне Иске Кырлай мәктәбендә Ватанны саклаучылар елын ачу тантанасы оештырылды. Елны ачу тантанасы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкарудан башланды. Пролог сыйфатында тамашачыларга патриотик характердагы әдәби-бию композициясе тәкъдим ителде. нМәктәптә Ватанны саклаучылар елын ачу - ул чара гына түгел, ә ватаныбыз тарихын искә алу, хөрмәт итү һәм патриотик тәрбия символы. Яклаучыларның батырлыгын истә тотачакбыз һәм бөек ил гражданнары булуыбыз белән горурланачакбыз! Хәтеребез исән чакта без көчле һәм җиңелмәс!
-
Фәнил Гарафиев истәлегенә традицион чаңгы ярышлары 18.02.2025

18 нче февраль көнне, менә инде 14 нче тапкыр, Иске Кырлай мәктәбендә Фәнил Гарафиев истәлегенә традицион чаңгы ярышлары булып узды.Бу ярышның иганәчеләре – “Металл” ширкәте, “Кырлай” агрофирмасы. Ярышларда мәктәп укучылары 4 төрле яшь категориясенә бүленеп узыштылар. Ярышларны ачу тантанасында Фәнил Гарафиевның улы Фәнис Фәнилевич, Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Лотфуллин Фәнил Фәнәвилович, “Арча” спорт мәктәбе директоры Хидиятуллин Фәнил Фәнисович катнашты.Ярышларда Арча районы мәктәпләреннән 89 укучы булды
Төп гомуми белем мәктәп командалары арасында 1 нче урында Иске Кырлай мәктәбе, 2 нче урында Урта Курса мәктәбе, 3 нче урында Хәсәншәех мәктәбе командасы.
Урта гомуми белем мәктәпләре арасында 1 нче урында Арчаның 5 нче номерлы гимназиясе, 2 нче урында Шушмабаш мәктәбе, 3 нче урында Курса-Почмак мәктәбе командасы.
Барлык җиңүчеләр дә медаль, грамота белән, командалар диплом һәм кубок белән бүләкләнделәр. Барлык катнашучылар да кайнар ризык белән тукландылар.


















