МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 41 учащихся |
У нас учат: | 12 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2021
Кадерле укытучыларыбыз! Сезнең турында күпме матур шигырьләр язылган, моңлы җырлар җырланган. Әйтер өчен яңа сүзләр, матур теләкләр инде калмагандыр да сыман, тик гел яңа сәнгать әсәрләре, җылы теләкләр туа тора. Чөнки укытучы һөнәре гади һөнәр генә түгел, һәм укытучы – гади кеше генә түгел. Укытучы һәр кешенең тормышында иң мөһим роль уйнаучыларның берсе. Сез һәр кешенең тормышына үз сулышыгызны, үз карашыгызны кертәсез. Еллар буе йөзләгән-меңләгән балага җан җылыгызны, энергия, көчегезне эчкерсез рәвештә өләшкәннән соң да, шундый мөлаем булып кала алуыгыз, ихласлылыгызны югалтмагыз безне сокландыра. Бездәге, ягъни бала күңелендәге ата-аналар күрми калган кайбер дулкынлану-үзгәрешләрне дә сез вакытында тоеп, иң кирәкле һәм мөһим сүзләр әйтә беләсез. Югалып калган, икеләнүләргә чумган баланың тынгысыз җанын тынычландырырдай, уйларын тәртипкә салырдай киңәшләр табасыз. Бала күңеле – бәллүр савыт сыман. Ә сез шул бәллүр белән эшләүче ювелирлар сыман. Киләчәктә кешенең ниндидер кыен хәлдә калгач, үз-үзен кулга алып, дөрес карар кабул итә алуы да, кайчандыр укытучысының: "Син булдырасың. Синең барысы да килеп чыгачак. Мин сиңа ышанам" – дигән сүзләренең тылсымлы кайтавазыдыр. Чөнки Сез – гади генә кешеләр түгел, сез чын тылсымчылар!
-
Ярминкә 02.10.2021
Буген район үзәгендә авыл җирлекләренең ярминкәләре гөрләде. Бу ярминкәдә безнең мәктәп тә актив катнашты.
-
Профсоз ярышында
30.09.2021
Арча шәһәрендә мәгариф хезмәткәрләренең көзге кросс ярышлары булды. Мәктәп профсоюз оешмасыннан укытучылар ярышта актив катнаштылар. Молодцы!
-
29.09.2021
Мәктәптә укучылар ГТО нормалары тапшыра башладылар.
-
Профсоюз атналыгы 27.09.2021
Мәктәбебездә Профсоюз атналыгы уз эшен дәвам итә. Буген югары сыйныф укучылары Иске Кырлай башлангыч профсоюз оешмасы эшчәнлеге белән таныштылар.
-
Олимпиадалар башланды... 23.09.2021
22 нче сентябрьдән Бөтенроссия укучылар олимпиадасының мәктәп турлары башланып китте. Укучылар төрле фәннәр буенча үзләренең белемнәрен сынап карый алачак. Җиңүчеләр, Укучылар олимпиадасының муниципаль этабында катнашып, белемнәрен сыный алачак.
-
22.09.2021
Мәктәбебез ашханэсендә укучыларны тукландыру тиешле дәрәҗәдә оештырыла. Балалар кайнар, тәмле ризыклар белән тукланалар. Укучыларның туклануы белән ата- аналар комитеты да кызыксынып тора. Бүген комитет рәисе Файзрахманова Г. мәктәпкә килде. Балаларның ашавын оештырудан бик канәгать булып китте.
-
Чишмәгә сәяхәт
21.09.2021
Башлангыч класс укучылары изгеләр чишмәсенә барып, аның торышы, чисталыгы белән танышып кайттылар. Тәмле суыннан авыз иттеләр.
-
Бакчада эш
20.09.2021
Бакчада көзге уңышны җыеп алганнан сон киләсе ел өчен сарымсак утырту эше башкарылды.
-
18.09.2021
Мәктәп яны тәҗрибә участогыннан соңгы уңышны да җыеп алдык