Муниципальное бюджетное дошкольное образоватьельное учреждение "Среднекорсинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча районы"Урта Курса балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреңдениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, Республика Татарстан, Арский район, дер. Средняя Корса, ул.Молодежная, д.11 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssredkorsa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Среднекорсинский детский сад"/МБМББУ "Урта Курса балалар бакчасы" |
| Руководитель: | Хамзина Альфира Фаилевна |
| Год основания учреждения: | 2007 |
| У нас учатся: | 23 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образоватьельное учреждение "Среднекорсинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча районы"Урта Курса балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреңдениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
26.02.2025

Китапларга, "Сабантуй" журналына күзәтү. Балалар рәсемнәр буенча сөйләделәр. Балаларга бигрәк тә " Сабантуй " журналы ошады.
-
24.02.2025

Бәйрәм белән кадерле әтиләр!
-
21.02.2025

Туган тел коненә татар халык уены"Түбәтәй"уенын уйнадык.
Балалар бу уенны бик яратып уйныйлар.
Түбәтәеңне кигәнсен,
Бик ераклардан килгәнсең.
Матур түбәтәең белән
Шаккатырыйм дигәнсең. -
20.02.2025

Халыкара туган тел көне уңаеннан милли киемнәребез , уеннарыбыз турында әңгәмә.
максат: татар халкының көнкүреше турында белемнәрне ныгыту, татар телебез белән горурлану хисләре тәрбияләү,
-
19.02.2025

"Математика дөньясында " эшчәнлеге.
Тема: Санау таякчыклары.
Максат: балаларны санау таякчыклары белән эшләргә өйрәтү, иптәшләреңә ярдәм итү, коллективта эшләү осталыгы тәрбияләү.
-
13.02.2025

13 нче февраль- Бөтендөнья радио көне.Без дә үзебезнең балалар бакчасында балалар белән радио көнен искә алып , радио турында мәгълүматлар тупладык. Кисеп ябыштыру шөгылендә балалар радио сүрәтен ясадылар.
-
11.02.2025

Курса МТСы һәм Урта Курса җирле үзидарәнең отчет җыелышында , махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә гуманитар ярдәм җыюда актив катнашкан өчен безнең "Ләйсән " балалар бакчасына да Рәхмәт хаты һәм бүләк бирелде. Бу бакчабыз хезмәткәрләре һәм әти-әниләрнең бердәм хезмәт нәтиҗәсе. Бу эштә катнашкан һәр кемгә дә рәхмәт әйтеп, егетләребезнең исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз.
-
07.02.2025

7 нче февраль -Татарстан гербы көне .Бакчабызда " Дәүләтебез символлары" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Чарада балаларга герб, флаг һәм гимн турында сөйләнде. Мондый чаралар уздыру балаларда дәүләт символларына ихтирам, туган илгә һәм туган телгә мәхәббәт уята.
-
05.02.2025

5 февраля - День пирамидки- одной из самых первых, ранних игрушек ребенка. Сегодня наши дети собирали и разбирали разноцветные пирамидки. Играя с разноцветными пирамидками, дети усвоили понятия " выше- ниже", "больше- меньше" научились группировать предметы по цвету и величине.
-
31.01.2025

31 нче гыйнвар Халыкара Зебра көне дип билгеләнә.Без дә балалар белән Африкада яшәүче зебра турында әңгәмә үткәрдек. Аклы -каралы сызыклар бик үзенчәлекле, бер -берләренә охшамаган. Әңгәмә ахырында балалар төсле карандашлар белән зебра рәсемен ясадылар..Хайваннарга карата сакчыл булырга кирәклеген исләренә төшерделәр.








