Муниципальное бюджетное дошкольное образоватьельное учреждение "Среднекорсинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча районы"Урта Курса балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреңдениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, Республика Татарстан, Арский район, дер. Средняя Корса, ул.Молодежная, д.11 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssredkorsa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Среднекорсинский детский сад"/МБМББУ "Урта Курса балалар бакчасы" |
| Руководитель: | Хамзина Альфира Фаилевна |
| Год основания учреждения: | 2007 |
| У нас учатся: | 23 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образоватьельное учреждение "Среднекорсинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча районы"Урта Курса балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреңдениесе - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
27.03.2025

Бүген 27 март — Халыкара театр көне!
Театр мәктәпкәчә яшьтәге балаларга иң якты, төсле һәм аңлаешлы сәнгать өлкәләренең берсе булып тора. Балалар рәхәтләнеп театральләштереп яраткан әкиятләрдән өзекләр сәхнәләштерделәр. Артистлар булу һәркемгә ошады! Чөнки иң мөһиме-өйрәнергә һәм роль уйнарга гына түгел, ә башкаларга шатлык китерү – зур рәхәтлек! Бу иҗат, импровизация, балалардан хезмәт һәм фантазия, ә өлкәннәрдән костюмнарда һәм декорацияләрдә уйлап чыгарылган һәм уйлап табучанлык таләп итә. Кинәт кенә терелгән геройлар белән Әкияттә булу- нинди могҗиза. -
26.03.2025

Нәүрүз – татар халкының иң матур йола бәйрәмнәреннән берсе. Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата, икенче төрле язгы Яңа ел, дип тә әйтәләр. Бәйрәм хуҗасы – Нәүрүзбикә.
Безнең балалар бакчасында да балалар әлеге бәйрәмне бик күңелле билгеләп уздылар. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә “көч сынаштылар”: аркан тартыштылар, табышмаклар әйттеләр, биеделәр,җырладылар. -
24.03.2025

Тәрәз төбендәге “бакча”.
Балаларның табигатьтә үз-үзеңне дөрес тота белергә өйрәтүдә тәрәзә төбендә “бакча” үстерү зур әһәмияткә ия.
Ул балаларда кызыксынучанлык һәм күзәтүчәнлек үсешенә ярдәм итә.
Балалар да үсемлекләр утыртуда һәм аларны тәрбияләүдә актив катнашалар. Алар үсемлекләргә су сибәләр, үсешен күзәтәләр.
Бигрәк тә яшел суган аеруча кызыксыну уята, чөнки ул витамин буларак, балалар аны рәхәтләнеп ашый да ала. -
19.03.2025

19 март - Су асты диңгезчеләре көне.
Ел саен 19 мартта Россия Федерациясендә Су асты көймәсе диңгезчеләре һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм 1996 елда Россия ВМФның Баш комитеты тарафыннан билгеләнә.
Су асты флотында хезмәт итү бик дәрәҗәле һәм шул ук вакытта сәламәтлек өчен зыянлы икән.
Без дә балалар белән бу көнгә карата диңгез,су асты кораблары төшкән төрле рәсемнәр карадык һәм төсле карандашлар белән рәсемнәр буядык/ -
17.03.2025

Суган утырту буенча тәҗрибә үткәрү.
-
11.03.2025

Бергәләп уйнау.
максат:Балаларны иптәшләре белән дус уйнарга өйрәтү, татарча сөйләшергә өйрәнү.
-
07.03.2025

Бүген бездә 8 нче март бәйрәме булып узды. Бәйрәмдә яз һәм әниләр турында матур җырлар яңгырады. Барлык әниләрне, әбиләрне, хатын-кызларны бәйрәм белән котлыйбыз.
-
05.03.2025

-
04.03.2025

Сегодня мы проводили тематический день гражданской обороны в детском саду.
В нашем детском саду сегодня прошло мероприятие по гражданской обороны. Дети познакомились с важными задачами гражданской обороны и научились правильно действовать в различных чрезвычайных ситуациях. Знание основных правил безопасности и умение ориентироваться в экстренных ситуациях — это важные навыки, которые помогают сохранить здоровье и жизнь.
На занятиях ребята узнали:
О сигналах гражданской обороны и действиях по ним.
О правилах поведения в случае возникновения различных угроз.
О необходимости соблюдения мер безопасности.
-
28.02.2025

28 нче февраль - Татар халкының милли ашлары көне. Татар халык ашлары турында төшенчә бирү , милли ризыклар турында белемнәрне киңәйтү максатыннан , без балалар бакчасында милли ризыклар турында әңгәмә үткәрдек.








