Муниципальное бюджетное дошкольное образоватьельное учреждение "Среднекорсинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча районы"Урта Курса балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреңдениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422024, Республика Татарстан, Арский район, дер. Средняя Корса, ул.Молодежная, д.11 |
Телефон: | |
E-Mail: | dssredkorsa.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Среднекорсинский детский сад"/МБМББУ "Урта Курса балалар бакчасы" |
Руководитель: | Хамзина Альфира Фаилевна |
Год основания учреждения: | 2007 |
У нас учатся: | 23 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образоватьельное учреждение "Среднекорсинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча районы"Урта Курса балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреңдениесе - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
21.02.2024
21 февраль-Халыкара Туган тел көне.Халыкара Туган тел көне белән котлыйбыз сезне.
Бүген мәктәпкә өйрәнү төркеме балалары белән"туган телем-иркә гөлем"дигән табышмаклар кичәсе үткәрдек.Ә кечкенәләр һәм уртанчылар төркемендә"халкымнын күнел бизәкләре "дигән әңгәмә булды.
Туган тел-дөньяны анлауда кирәкле ачкыч ул.Һәр сабыйның теле Туган теле аша ачыла.Телебез безнен горурлыгыбыз булсын иде.
Туган тел-ин татлы тел,
Туган тел-ин тәмле тел.
Тәмле дип телен йотма-
Туган телне онытма! -
20.02.2024
Туган тел сагында"акциясе кысаларында әтиләргә багышланган шигырьләр белән танышу.Әтиләргә карата хөрмәт,горурлану хисе тәрбияләү.
-
15.02.2024
Бүген герой шагыйрь Муса Җәлилнен туган көне.Шул уңайдан аның иҗатына багышланган күргәзмә оештырдык.Балалар белән Муса Җәлилнен шигырьләрен сөйләдек, укыдык.
Тыңлаган шигырьләре буенча пластилиннан әтәч,маэмай,ромашка чәчәкләрен ясадык. -
14.02.2024
Татарча мультфильм карау.Балаларнын "Шүрәле "әкиятен аңлап кабул итүләренә ирешү,сүз байлыгын киңәйтү һәм активлаштыру.
-
09.02.2024
"Табигатьне саклыйк "дигән темага әңгәмә.Балалар табигать нәрсә ул һәм аны ничек сакларга ?дигән сорауларга җавап таптылар.Агачларга,кошларга,чишмәләргә гомумән,тирә-юнебезгә сакчыл булырга кирәклегенә төшенделәр.
-
07.02.2024
Балалар белән кошлар кыш көне ничек яшиләр ?дигән сорауга җавап эзләдек.Алар бертавыштан "кыш көне аларга ашарга бирергә кирәк.Җимлекләр ясап куярга кирәк " диделәр.Һәм алар үзләренең уйларын пластилин белән кәгазьгә ясап күрсәттеләр.Бик матур эшләр килеп чыкты.
-
05.02.2024
Бакчабызда китапханәче Лилия Вахитова кунакта булып китте.Балалар Лилия апайлары белән китаплар белән таныштылар,шигырьләр тынладылар,рәсемнәр буядылар,китаплардагы рәсемнәрне карадылар.Күнелле очрашу булды.
-
30.01.2024
Өстәл уеннары белән танышу һәм уйнау.Өстәл уеннары балаларда игътибарлылыкны арттыра,хәтерләрен ,зирәклекләрен,фикерләү сәләтләрен үстерә.
-
26.01.2024
Туган тел сагында"акциясе кысаларында сюжетлы картиналар буенча җөмләләр төзү.Балаларнын җөмләләрне дөрес төзеп,үзләренең уй-фикерләрен тиешле эзлеклелектә һәм бәйләнешле итеп сөйли белүләренә ирешү,туган телнен матурлыгын һәм аһәңен тоя белергә өйрәтүне дәвам итү.
-
22.01.2024
Өмәдә катнашу.Балалар бакчасы янын кардан чистарту.