Муниципальное бюджетное дошкольное образоватьельное учреждение "Среднекорсинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча районы"Урта Курса балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреңдениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, Республика Татарстан, Арский район, дер. Средняя Корса, ул.Молодежная, д.11 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssredkorsa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Среднекорсинский детский сад"/МБМББУ "Урта Курса балалар бакчасы" |
| Руководитель: | Хамзина Альфира Фаилевна |
| Год основания учреждения: | 2007 |
| У нас учатся: | 23 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образоватьельное учреждение "Среднекорсинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча районы"Урта Курса балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреңдениесе - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
25.04.2025

Экояз-2025
Безнең балалар бакчасында бүген 25 апрель көнне, ”День эколят»көне уңаеннан Арча районыннан бездә кунакта Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты “Ашыт”дәүләт табигый тыюлыгы белгечләре Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы һәм
Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы булды. Алар безгә табигатькә сакчыл караш тәрбияләү , чисталык турында сөйләде.Табигатьне саклау - безнең изге бурыч” дигән темага чара үтте. Чара барышында балалар табигатьне чүпләргә ярамый,чүп-чардан табигатьне арындыр дигән хәрәкәтле уен уйнадылар. Табышмакларга җаваплар таптылар. Бу чара балаларга бик кызыклы һәм файдалы булды.
#Экояз2025
#Арчарайоныуртакурсабалаларбакчасы
#эковесна#экояз -
22.04.2025

Бакчабызда 22 апрель – Җир көнен билгеләп үттек. Балалар бакчасында безнең төп бурычларның берсе - балаларны кеше һәм табигать мөнәсәбәтләре турында уйланырга, планетабызны саклый алуларын тоярга өйрәтү. Җир көне-чиста су, Җир һәм Һава бәйрәме. Җир рәсемнәре төшкән иллюстрацияләрне карадык, глобус белән таныштык????
Ахырдан рәсемнәр буядылар һәм рәсемнәрен тотып фотога тоштеләр???? -
18.04.2025
-
ДРОН ЭТО СЕРЬЁЗНАЯ УГРОЗА ЖИЗНИ.
Что делать, если ты увидел (услышал) беспилотник?
01. Не паникуй и не наводи панику на других!
02. Прячься под густыми деревьями, потому что они являются лучшим прикрытием от беспилотников.
04. Избегай скопления людей на открытых площадках.
05. Беги в безопасное место «в змеевидном порядке». Не стоит бежать по одной траектории!
06. Лучшее место для безопасности - это подвалы и укрытие!
07. Если находишься в доме перейди в подвальное помещение.
09. Откажись от использования сотового телефона.
- ИГЪТИБАР!18.04.2025
ДРОН - ТОРМЫШ ӨЧЕН ЖИТДИ КУРКЫНЫЧ
Әгәр син пилотсыз очкыч күргәнсен (ишеткәнсең) икән, нишләргә?
Сезнен куркынычсызлык кагыйдәләре:
01. Паникага бирелмә, башкаларны паникага салма!
02. Куе агачлар астында качарга, чөнки алар пилотсыз очкычлардан ин яхшы ышык урын булып тора.
03. Транспорт чараларыннан төшеп, алардан ераграк тор.
04. Кешеләр күп жыелган ачык мәйданчыклардан читләш
05. Куркынычсыз урынга "елан сыман" йөгер. Бер траектория буенча йөгерергә кирәкми!
06. Куркынычсызлык өчен иң яхшы урыннар - подваллар һәм ышыклану урыннары!
07. Әгәр өйдә булсаң, подвалга чык
-
-
15.04.2025

ЭКОяз-2025» Республика конкурсының 3 нче атнасы бара — «Җиргә бакча бүләк ит». Бергәләп яңа бакча бүләк итик - агачлар, куаклар һәм башка яшеллекләр утыртыйк.
#ЭКОВЕСНА-2025#
#АрчарайоныЭКОяз# -
10.04.2025

Без балалар белән «Чүпләрне аеру " дидактик уены уйнадык. Уенның максаты: «чүп-чарны төрләргә аеру», «икенчел эшкәртү» кебек төшенчәләр белән таныштыру һәм балаларның экологик культураларын үстерү.
"Чүпне дөрес итеп аерабыз-табигатьне саклыйбыз!" дигән темага шөгыль уздырдык.
#Арчарайоны
#эковесна
#Экояз
#Эковесна2025 -
08.04.2025

Әти- әниләр һәм шулай ук бакчабызның коллективы белән берлектә, махсус хәрби операциясендә хезмәт итүчеләргә гуманитар ярдәм җыю оештырылды. Һәркем үз өлешен кертергә тырышты.
Балаларның батырларга ясаган рәсемнәре туган як сәламе булып барып җитсә иде дигән теләктә калабыз.
Бу акциядә катнашучыларга бик зур рәхмәт әйтәбез. -
07.04.2025

7нче апрель -Бөтендөнья сәламәтлек көне. Сәламәтлек -иң зур байлык! Шуңа күрә дә яшьтән үк сәламәтлекне сакларга кирәк. Безнең балалар бакчасында да даими рәвештә иртәнге гимнастика,физкультура шөгылләре үткәрелә. "Сәламәт булу -бик әйбәт " исемле хәрәкәтле уеннар уйныйбыз.
-
04.04.2025

Рәсем шөгыле. Краска белән дулкыннар ясау.
-
01.04.2025

1 апрель “Халыкара кошлар көне” уңаеннан бакчабызда кошлар турында әңгәмә үткәрелде. “Кошлар- безнең дуслар” дип исемләнгән кызыклы, мәгълүмати шөгыльләр булып узды. Балалар кайтучы, кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен ныгыттылар, уеннар ярдәмендә кошларның тавышларын аера белергә, аларның нәрсә белән туклануын, яшәү рәвешләрен искә төшерделэр. Кызыклы әңгәмәләр белән балаларның күптөрле сорауларына җаваплар табылды.
-
27.03.2025

Бүген 27 март — Халыкара театр көне!
Театр мәктәпкәчә яшьтәге балаларга иң якты, төсле һәм аңлаешлы сәнгать өлкәләренең берсе булып тора. Балалар рәхәтләнеп театральләштереп яраткан әкиятләрдән өзекләр сәхнәләштерделәр. Артистлар булу һәркемгә ошады! Чөнки иң мөһиме-өйрәнергә һәм роль уйнарга гына түгел, ә башкаларга шатлык китерү – зур рәхәтлек! Бу иҗат, импровизация, балалардан хезмәт һәм фантазия, ә өлкәннәрдән костюмнарда һәм декорацияләрдә уйлап чыгарылган һәм уйлап табучанлык таләп итә. Кинәт кенә терелгән геройлар белән Әкияттә булу- нинди могҗиза.








