Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422030, Республика Татарстан, Арский район, дер. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7 |
Телефон: | 8(937)5213428 |
E-Mail: | dssashit.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Нигаматзянова Айгуль Хайдаровна |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 16 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Бүген бездә көзге бал!!! 09.11.2016
Бүген бездә матур бәйрәм
Бүген бездә көзге бал!
Бүген көзге байлык белән
Бизәлгән безнең зал!
-
Бүген бездә көзге бал!!! 09.11.2016
-
Ашларыгыз тәмле булсын!!! 08.11.2016
Тәртипне беләбез
Кул юып керәбез
Әйбәтләп кенә без,
ашыйбыз эчәбез
Түкмибез чәчмибез
Берсүздә дәшмибез.
Апа бик рәхмәт дип
Урыннан торабыз
Авызны чайкыйбыз
Кулларны юабыз
Урындыкларны урынына куябыз!
-
Сюжетлы рольле уен "Гаилә" 07.11.2016
Баланың күпчелек вакытын уеннар алып тора.Ә иң мавыгып ,бала үзенчә бернинди кагыйдәләргә буйсынмыйча уйный торган сюжетлы рольле уеннарны балалар аеруча үз итә.Сюжетлы рольле уеннарда балалар өлкәннәрне кабатларга яраталар.Шуңа күрә андый уеннар баланың киләчәк тормышына беренче әзерлек булып тора.
-
Кисеп ябыштыру эшчәнлеге!!! 03.11.2016
Бу куяннар нинди транспортка утырып кая баралар икән?-дип аптырамагыз.Трамвайга утырып шәһәр белән танышып йөрүче куяннар бит алар.Без аларны төсле кәгазьләрдән кисеп шулай матур итеп ябыштырып куйдык.
-
Cпорт бәйрәме!!! 02.11.2016
Бакчабызда "Хәрәкәттә бәрәкәт" дип исемләнгән спорт бәйрәме үткәрдек.Без әле уку елы башындагы беренче спорт бәйрәме генә булса да,әлеге чарада зур балалар да,бакчага беренче елларын гына йөри башлаучы нәниләребез дә бик теләп катнашты.Балаларыбызның хәрәкәтчән,актив ә иң мөһиме сәламәт булулары без бакча хезмәткәрләре өчен сөенеч!
-
Кто выращивает хлеб!!! 31.10.2016
Задачи: Обогащение активного словарного запаса новыми существительными,ознокомление с профессиями.Закрепление изменений и навыков пользования предлогами в,под,на,за.Воспитание бережного отношения к хлебу.
-
Котлыйбыз!!! 28.10.2016
Пешекчебез Валиева Гөлназны туган көне белән котлыйбыз.Аңа бәхет ,шатлык,сәламәтлек,гаилә бәхете телибез.
-
Лего конструкторыннан төзү!!! 27.10.2016
Лего конструкторыннан төрле корылмалар ясау баланың һәрьяклы үсешен камилләштерүдән тыш фантазиясен баетырга да ярдәм итә.Киләчәктә бүгенге бакча балалары танылган конструкторлар,инженерлар булырлар һәм замана техникасы үсешенә үзләреннән өлеш кертерләр.
-
Көзге агачны күзәтү!!!! 26.10.2016
Саф һавага чыккач без эшләп ,хәрәкәтле уеннар гына уйнап калмыйбыз,табигатьтәге сезонлы үзгәрешләрне дә күзәтеп барабыз.Бүген без табигатькә чыккач сирень куагын күзәттек.Әле кайчан гына яшел төстә булган агачта бүген саргылт төс өстенлек итә,күпчелек агачлар бөтенләй ялангач калган.Шулай итеп көз көннән көн безнең табигатебезгә ныграк тәэсир итә бара.