Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422030, Республика Татарстан, Арский район, дер. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7 |
Телефон: | 8(937)5213428 |
E-Mail: | dssashit.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Нигаматзянова Айгуль Хайдаровна |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 16 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Әнием мине ярата!!! 24.11.2016
Әнием белән бергә,
Һәр көн күңелле үтә.
Иркәләп ул уята,
Чәчләремне тарата,
Тәмле итеп ашата,
Әнием мине ярата!
Әнием белән бергә
Һәр көн файдалы үтә.
Бакчага ул озата,
Әнием мине ярата!
-
"Менә шундый курчаклар" 23.11.2016
Тиздән бәйрәм ителәчәк әниләр көненә без менә шундый матур курчаклар ясадык.Бәйрәм булачак көнне без аларны әниләребезгә бүләк итәрбез һәм әниләребезне шатландырырбыз.
-
Бүлмә гөлләре үстерәбез!!! 22.11.2016
Бакчабызда төрле матур бүлмә гөлләре үстерәбез.Алар бакчабызга ямь биреп утырсыннар өчен гөлләргә игътибар кирәк.Без аларга су сибеп, корыган яфраклаарын җыйнап гөлләрне даими тәрбияләп торабыз.
-
Тиздән әниләр көне!!!
21.11.2016
Тиздән әниләр көне.Шул уңайдан без бүген әңгәмәбездә әниләр турында сөйләштек.Һәркем үз әнисе турында матур итеп сөйләде.Без әниләребезне беркайчан да борчымаска,аларны матур эшләребез белән сөендереп торырга кирәк дигән теләк белән әнгәмәбезгә йомгак ясадык.
-
С/р уен "Хастаханә" 18.11.2016
Иҗади уеннарны балалар яратып уйныйлар.Чөнки әлеге уеннарда бернинди кагыйдәләргә буйсынырга кирәкми.Бала үзен табиб,укытучы,шофер,сатучы хәтта космонавт итеп тә күзаллый ала.
-
"Кечкенә чыршыны күзәтү"!!! 17.11.2016
Саф һавага уйнарга чыккач без бүген нәни чыршыны да күзәттек. Аның хәлен сораштык.Чыршыбызга бер дә күңелсез түгел бугай,чөнки Кыш бабай аңа йомшак кар яудырган ә куяннар килеп янында әйлән-бәйлән уйнаган.Без аны яңа елга кунакка чакырдык.
-
Кар малае әкиятен карадык!!! 15.11.2016
Без бүген кар малае әкиятен карадык .Әкият бик тә ошады.
-
Бүген бездә туган көн!!! 14.11.2016
Бүген бакчабызда Фидариснең туган көнен бәйрәм иттек.Фидарис бакчага беренче елын гына йөрүгә карамастан,бик актив,хәрәкәтчән,шаян малай.Без аны туган көне белән котлыйбыз.
-
11.11.2016
И таял ЛЕД,
И загоралось ПЛАМЯ!...
...
И если мой огонь погас,
Жалейте не меня,
А тех, сидевших столько раз
У моего огня.
Расул Гамзатов -
Безгә кунаклар килде!!! 10.11.2016
Без башлангыч сыйныф укучылары белән кунакка йөрешергә яратабыз.Кичә алар безгә бәйрәм карарга керделәр,ә бүген 2 нче сыйныф укучылары безгә "Шалкан " рус халык әкиятен күрсәтергә махсус керделәр.Чын артислар диярсең үзләрен-шундый матур,оста итеп уйнадылар.Безгә тагын шундый" күчтәнәч" алып керүләрен көтеп калабыз,рәхмәт үзләренә!