Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422030, Республика Татарстан, Арский район, дер. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7 |
Телефон: | 8(937)5213428 |
E-Mail: | dssashit.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Нигаматзянова Айгуль Хайдаровна |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 16 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Балалар китабы көне !!! 04.04.2017
Бүген бакчабызга тагын кунак килде.Кем ул дисезме?Китапханәче Гөлнара апабыз балалар китабы көне уңаеннан ,безгә төрле матур рәсемле китаплар күрсәтте.Китапларны саклап тотарга ,сызмаска,ертмаска,бөкләмәскә кирәклеген аңлатты.
-
Суботник!!! 31.03.2017
-
Аппликация "Тюльпан" 30.03.2017
Гордый вид и строгий стан –
Это солнечный тюльпан.
Он на клумбе поселился
И весною распустился
На любимый праздник мамин.
Как ковёр пестрит цветами
Клумба прямо под окном.
Принесу букет я в дом.
Ярко-красные тюльпаны
Очень любит моя мама.
Мама звонко рассмеётся,
Ярким солнцем улыбнётся. -
Кышның ак карында,уйнап калыйк,кил әле!!! 29.03.2017
Менә кыш айлары узып та китте. Җиргә кышның соңгы карлары ява.Ә без бу мөмкинлектән бик оста файдаландык.Епшек кардан шарлар ясадык,һәм кемнең шары ераграк очуын тикшердек.
-
Нәүрүз мөбәрәк булсын!!! 22.03.2017
Нәүрүз... Бу исем безгә ят та, таныш та. Нәүрүз - борыңгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул.
Татар халкы Яңа елны март аеның 21- ендә - көн белән төн тигезләшкән вакытта каршы алган. Бу көн Иран календаре нигезендә "Нәүрүз" дип аталган. Иранда hәм аңа курше илләрдә яңа елны хәзер дә март аенда каршы алу гадәте яшәп килә.
"Нәүрүз" сүзе фарсы-тажик телендә "Яңа көн" дигән мәгънәне аңлата. Борынгы бәйрәмне атна буе дәвам иткәннәр, hәр көннең үз гадәте, үз тәртибе, язылмаган кануннары булган: 7 көн буена гайбәт сөйләмәгәннәр, каргыш теләмәгәннәр, туган-тумачага, күрше-күләмгә миhербанлык кылганнар, ата-баба каберенә барганнар, сугышлар тукталып торган. Бу көнне яшьлэр шәкертләр, балалар, өйдән өйгә кереп, бәет, шигырь әйткәннәр, йорт хуҗасына исәнлек-саулык, иминлек-байлык, бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.
-
Су көне!!! 21.03.2017
Бүген бөтендөнья су көне.Китапханэче Гөлнара апабыз безне су һәм сулыклар ,аларны саклау,суның үзлекләре белән таныштырды.Ахырдан тылсымлы су тамчысы "Капитошка"турында бик кызыклы мультфильм курсәтте.
-
"Сөйкемле Шүрәле конкурсында катнашу" 20.03.2017
Быел да район буенча"Сөйкемле Шүрәле" конкурсы оештырылды.Бу конкурста безнең бакчадан 5 яшьлек Хасанова Ильзирә катнашты һәм менә шушындый диплом белән бүләкләнде.
-
Гөлләрем чәчәкләрем!!! 16.03.2017
Квадратны диогональ буенча урталай бөкләргә,килеп чыккан өчпочмакны бер-бер артлы урталай бөкләп,бөгү сызыгы буенча үзәккә таба дугалап кисәргә өйрәнү.Әзер чәчәкләрне "бәйләмәгә" туплап ябыштыру.
-
Кара каргаларны күзәтү!!! 14.03.2017
Кара каргаларны быел февраль ахырында үк каршыладык.Үз туган якларына кайтып урнашкач,алар оя ясау мәшәкатенә керештеләр.Аларның тырышлыгын без дә кызыксынып күзәттек
-
Мәдәният йортында чыгыш ясау 09.03.2017
Үзебез тырышып өйрәнгән җыр,бию һәм шигырьләребезне мәдәният йортында башка абый ,апа,әни,әбиләргә дә күрсәтеп,аларны да шатландырырга булдык.Һәм кичен әти-әниләребез,тәрбияче апаларыбыз белән мәдәният йортына юл тоттык.Безнең чыгышыбызны барысы да бик ошаттылар безне күп итеп алкышларга күмделәр.