Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422030, Республика Татарстан, Арский район, дер. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7 |
Телефон: | 8(937)5213428 |
E-Mail: | dssashit.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Нигаматзянова Айгуль Хайдаровна |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 16 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
Туган көн!!! 13.01.2017
Бүген бездә бәйрәм Камильнең туган көне.Камильгә бүген 6 яшь тулды.Без аны бәйрәме белән котлыйбыз,аңа бәхетле балачак телибез.
-
Юл билгеләрен белү һәркемгә кирәк!!! 10.01.2017
Балаларны кече яшьтән юл билгеләре белән таныштыру мөһим бурычларның берсе булып тора.Һәр атнаның бер көнендә без бу мәсьәләгә тукталабыз һәм нинди дә булса ситуацияне тасвирлаган уен оештырып уйныйбыз.
-
Бездә бүген яңа ел бәйрәме!!! 29.12.2016
Ерактан суык яклардан
Боз чанага утырып
Бәйрәмгә килде кыш бабай.
Күчтәнәчләр тутырып.Кулларында боз таягы
Сакалы җиргә тигән.
Ә янында сылу бер кыз,
Энҗе кардан киенгән.Сылу кызын, энҗе кызын,
Ул синең куанычың.
Бергә йөри, синнән калмый
Бәләкәй юанычың.Балаларга, Яңа елда
Күчтәнәчләр тарата.
Биеп, жырлап. көлдерә дә.
Куандырып калдыра. -
Яңа ел конкурсы!!! 21.12.2016
Иске ел тәмамланырга санаулы көннәр калды.Шул уңайдан әти-әниләр арасында кул эшләренә конкурс игьлан ителгән иде.Ә алар һәрвакыттагыча активлык күрсәтеп,төрледән-төрле кул эшләнмәләре ясап алып килеп,безне дә,сабыйларыбызны да шатландырдылар.Без аларның барысына да рәхмәт белдерәбез.
-
Безгә яңа малай килде !!! 16.12.2016
Безнең саныбыз тагын бергә артты.Бакчабызга Рияз исемле малай килде. Безнең янда Риязга бик ошый.
-
Яңа елга әзерлек!!! 13.12.2016
Тиздән яңа ел.Без аңа көннән көн якыная барабыз,шул ук вакытта аңа көн дә әзерләнәбез.Бүген без бакчабызның эчке ягын матур итеп бизәдек.Кыш бабабыз килешкә бүлмәбез дә үзебез кебек матур булсын дидек.
-
"Голосок" конкурсында. 08.12.2016
Ел саен үткәрелә торган "Голосок" район конкурсында катнашу бу елны Ильвинага насыйп булды. Ул "Чәй эчәбез бергәләп"исемле җырны башкарып матур күрсәткечкә иреште.Без балалар бакчасы коллективы исеменнән Ильвинаны бу җиңүе белән котлыйбыз ,киләчәктә дә безне матур җырлары белән сөендерүен көтеп калабыз!
-
Кар сыннары!!! 07.12.2016
Елдагы традициябезгә тугры калып,без быел да кышны кар сыннары ясап каршы алдык.Кыш бит үзе дә безне шушы эшне эшләргә өндәгән кебек беренче көннәрендә үк мул итеп епшек кар яудырды.Бу безнең өчен файдалы булды.
-
Менә ничаклы шарлар!!! 28.11.2016
Бүген без саф һавага чыккач епшек кардан шарлар тәгәрәтеп куйдык. Шушы көннәрдә без алардан төрле матур кар сыннары ясарбыз.Кыш бабабыз Яңа ел якынлашканда безне беренче бүләге белән сөендерергә өлгерде.Ул килешкә бакчабыз каршын төрле кар сыннары бизәр.
-
Бәйрәм бүләге!!! 25.11.2016
Тиздән әниләр көне җитә.Аларга нинди генә матур теләкләр теләсәк тә ,аз булыр кебек.Ә әниләребез шатлансын өчен күп кирәкми-балалары исән-сау булып,уңышлары белән куандырсалар,алар бик бәхетле.Озын гомер,нык сәламәтлек,шатлык- куанычлар телибез,сезгә,кадерле кешеләребез! Ә менә бу курчаклар безнең әниләребезгә бүләкләребез.