Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
"Балалар күзлегеннән - Җиңү" 20.02.2019

Хәрби-патриотик айлык кысаларында башлангыч сыйныфларда "Балалар күзлегеннән - Җиңү" рәсем конкурсы игълан ителгән иде. Укучыларның барысы да бу конкурста актив катнаштылар. Бүген конкурска нәтиҗәләр ясалды. 4 класс укучысы Кутдусов Р.Р. - 1 урын, 3 нче класс укучысы Гайнетдинов И.Р. - 2 урын, 1 нче класс укучысы Усманов Ислам - 3 урын.
-
Котлыйбыз! 20.02.2019

Бүген, 20 нче февраль көнне, Арча шәһәрендә "Мәгариф идарәсе" оештырган "Туган телеңне өйрән һәм ярат" шигырь бәйгесендә безнең мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Кутдусова Г.М. 3 урын алды һәм диплом белән бүләкләнде. Хезмәттәшебезне котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез!
-
Нәниләр рәсем ясый 19.02.2019

Кечкенәләр төркемендә рәсем эшчәнлеге.
Бездә бар буяулар:
Ак, кызыл, ал, зәңгәр,
Сарылар, яшелләр…
Ясыйбыз дәфтәргә
Бик матур рәсемнәр.
-
Әфганчы Васыйл Әһлиуллин истәлегенә 15.02.2019

15 нче февраль – совет гаскәрләре Әфган җиреннән чыгарылуга 30 ел тулган көн. Пешәнгер башлангыч мәктәп-балалар бакчасы укучылары һәм укытучылары авылдашыбыз Васыйл Әһлиуллинның каберенә чәчәкләр салдылар.
-
Әфганчылар белән очрашу кичәсе 15.02.2019

15 нче февраль көнне Пешәнгер башлангыч мәктәп-балалар бакчасында очрашу кичәсе үтте. Очрашуыбыз ерак Әфганстан җирендә гомере өзелеп һәлак булган солдатлар һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәргә багышланды. Авылдашыбыз әфганчы Васыйл Әһлиуллинның тормыш юлы, батырлыгы турында сөйләштек. Әфган җирендә башын салганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдык.
Кичәдә сугыш кичергән, ул мәхшәрне үз күзләре белән күргән әфганчылар Сабиров Равил һәм Каюмов Газинур абыйлар катнашты. Алар үзләре турында сөйләделәр, укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Әңгәмәбез чакырылган кунаклар хөрмәтенә багышланган музыкаль номерлар белән үрелеп барды.
-
Балалар язучысының туган көнен билгеләп үттек 13.02.2019

Балалар язучысы Роза Хафизовага 6 нчы февраль көнне 90 яшь тулу уңаеннан, Пешәнгер авылы китапханәсе хезмәткәре Сабирзянова Р.Н. балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән очрашты. Ул нәниләргә язучы турында сөйләде, аларга язучының әкиятләрен укыды, әкиятләренә карата иллюстрацияләр күрсәтте. Балалар китапханәчене бик теләп тыңладылар.
-
"Уттан сак булыйк!" 12.02.2019

Укучылар белән "Уттан сак булыйк" темасына тәрбия сәгате үткәрелде. Максаты: янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белүне ныгыту, утның җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел, саксыз эш иткән очракта күп бәла-казаларга сәбәпче булуын төшендерү, ут һәм көнкүреш приборлары белән сак, дөрес эш итәргә, янгын вакытында үзеңне дөрес тотарга өйрәтүдән гыйбарәт иде.
-
Әкиятләр сәхнәләштерәбез 11.02.2019

Балаларның сөйләм телен үстерү балалар бакчасында төп юнәлеш булып тора. Бу өлкәдә тәрбиячеләребез әкиятләрне сәхнәләштерү алымын бик оста файдаланалар. Бүген дә шундый шөгыльләрнең берсе үтте.
-
Яшь геройлар истәлегенә 08.02.2019

8 февраль көнне мәктәптә Яшь герой-антифашист көненә багышланган чара үткәрелде. Балаларга электрон презентация күрсәтелде, әлеге көн турында тарихи мәгълүмат бирелде һәм Бөек Ватан сугышы чоры балаларының батырлыгы турында сөйләнде.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез! 07.02.2019

Мәктәптә эшләп килүче "Юл әлифбасы"түгәрәгенең һәр шөгыле укучыларның иминлеген саклау, юл йөрү куркынычсызлыгы турындагы белемнәрен тирәнәйтү максатыннан үткәрелә. Бүген дә чираттагы шөгыльләрнең берсе узды. Укучылар әлеге түгәрәккә бик теләп йөриләр.









